Балаларны төзүче һөнәрләре белән таныштыру

№ 131

Әлфия ХӘЙБУЛЛИНА,

Казандагы 8 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– төзүче һөнәрләрен тирәнерәк өйрәнү;

– балаларга эшнең физик яктан авыр булуы, эшнең бертөрлелеге (күп очракта түземлелек, пөхтәлек соравын) өйрәтү.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә.

Балалар. Исәнмесез. Сезгә дә хәерле көннәр.

Тәрбияче. Сез нинди һөнәрләр беләсез? Сезнең әти-әниләрегез кем булып эшли? Кайсыгыз сөйләп китә?

Балалар. Пешекче, механизатор, табиб һ. б.

(Саналмыш уйнап, арадан бер баланы сайлап алалар. Ул үзенең әти-әнисенең һөнәре турында сөйләп китә.)

Тәрбияче. Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм тыңлап карагыз әле.

Ул шәһәрләр төзи

Илемдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.

Кем бу ?

Балалар. Төзүче.

Тәрбияче. Төзүче нишли?

(Балаларның җавабын тыңлау.)

Тәрбияче. Әйе, берсеннән-берсе матур, мәһабәт йортларны, аның дивар, тәрәзә-ишекләрен, баскычларын төзүче кешеләр, дөрес, болар – төзүчеләр. Ә сез нинди төзүче һөнәрләрен беләсез?

(Балаларның җавабын тыңлау.)

Тәрбияче. Төзүче –җәмгыятьтә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Төзүчеләр дип төрле юнәлешләрдә эшләүчеләрне атыйлар. Әйдәгез, күбрәк төзүчеләр турында мәгълүматыбызны арттыру өчен картиналар карап үтик.

(Картиналар караганнан соң, тәрбияче чәчәк ала.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, без сезнең белән төзүчеләр булып карыйбыз. Менә минем кулымда – чәчәк. Таҗлары төрле төстә. Һәрбер таҗда төзүче һөнәре яшеренгән. Чиратлашып алабыз һәм нинди һөнәр икәнен әйтәбез. Ләкин чәчәкнең таҗлары җиде генә. Шуңа күрә берәү ала һәм үзенә төркем җыя.

87654121

(Балалар, таҗларны алып, үзенә төркем җыя: бетончы, архитектор, проектлаучы, маляр, ташчы, түбә ябучы, һөнәрләре.)

1. Проект ясаучылар – төзеләсе йортның сызымын сызучылар.

7777777                   74441414

2. Архитекторлар – бирган сызымнан проект ясаучылар (өйнең макетын төзиләр)

87687687   8676

3. Бетончылар йортны төзү өчен цементлы, стеналар өчен известьле катнашмалар ясыйлар, бизәү өчен стенаны тигезлилр.

34345                       427457

4. Маляр стеналарны матур итеп буйый.

42757                                               

5. Ташчылар йортның стеналарын төзиләр.

543434

6. Йортны кулланылышка тапшырыр алдыннан кунакларны каршы алучылар.

Нәтиҗә ясау

Тәрбияче. Балалар, бүгенге дәресебез сезгә ошадымы?  Сез бүген нинди һөнәрләр турында белдегез? (Балалар җавабын тыңлау.)

Тәрбияче. Әйе, балалар, әби-бабаларыбыз: «Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс», – дип юкка гына әйтмәгән.

Без бүген төзүчеләр булып карадык. Хәзер эш урыннарыбызны җыештырып куйыйк. Чөнки чисталык – сәламәтлек билгесе.