Балаларны татар теленә өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану
№ 132
Руфия АЛИАКБЕРОВА,
Казан шәһәренең 130 нчы балалар бакчасы югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Безнең хәзерге җәмгыять фән һәм техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати коммуникатив технологияләр (МКТ) кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән. Бер генә белгечлекне дә, профессияне дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Тәрбияче һөнәре дә төрле эшчәнлекләрдә мәгълүмати коммуникатив технологияләрен максатчан һәм нәтиҗәле куллануны күздә тота. Мәктәпләрдә инде компьютерлар бүгенге көндә ниндидер яңалык булып кабул ителмиләр, ә балалар бакчасында тәрбияченең яхшы үзләштерелгән коралы булып алар соңрак кулланыла башлады. Шуңа күрә, тәрбия һәм белем бирүче буларак, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы да читтә кала алмый
Тәрбия һәм белем бирүне заман таләпләренә җавап бирә торган компьютерлар белән тәэмин итү – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Тәрбия – укыту эшендә мәгълүмати технологияләрне максатчан файдалану өчен тәрбияченең фәнни-методик яктан югары әзерлекле булуы белән беррәттән белем бирүне компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.
Туганда ук инде баланы өйдә, балалар бакчасында электрон дөнья әйләндереп алган. Яңа мәгълүматлар, рекламалар, электрон уенчыклар – болар барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча тәэсир итә. Безгә дә элеккеге традицион методларны яңа алымнарга алыштыру бурычы куела. Хәзерге үсеш процессында бер урында таптанып тору мөмкин түгел. Шуңа күрә, заман яңа мәгълүмати коммуникатив технологияләр куллануны таләп итә.
Ике телдә аралашырга өйрәтү мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү эшчәнлегенең мөһим өлеше булып тора. Бу чорда балаларның тел өйрәнүгә сәләте югары була, моннан тыш кече яшьтә алынган белемнәр хәтергә ныграк сеңеп кала. Эшчәнлек вакытында үзләштерелгән тел материалы көндәлек аралашуда гына түгел, уеннар үткәрү, диалоглар төзү, әдәби әсәрләр сәхнәләштерү аша ныгытыла.
Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр – ул компьютер, интернет, телевизор, видео, DVD, CD, мультимедиалар куллану. Сүлпән тыңлаучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү, белем бирү эшчәнлеген тагын да күрсәтмәле һәм киеренке итү, балаларның танып-белү кызыксынучанлыкларын көчәйтү, фикерләү процессын активлаштыру, анализлау, чагыштыру өчен мәгълүмати технологияләр ярдәмгә килә.
Без, тәрбиячеләр, үзгәрешләр белән бергә барып, балаларга яңа технологияләр иленә юл күрсәтергә тиешбез. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларга татар телен өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кертү һәм куллану мөһим.
Балаларны татар теленә өйрәткәндә тәрбияче түбәндәге – мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллана ала:
- Компьютер
- Мультимедиалы проектор
- Принтер
- Видеомагнитофон, DVD плейер
- Телевизор
- Магнитофон
- Фотоаппарат
- Видеокамера
- Электрон такталар
Шул исәптән, интерактив материалларның төрләрен билгеләргә мөмкин:
- Фотографиялар
- Видеороликлар
- Видеофрагментлар (әкиятләр, мультфильмнар)
- Презентациялар (электрон китаплар, электрон күргәзмәләр)
- Мультимедиа дидактик уеннар
- Фотографиялар һәм мультфильмнар коллекциясе
Балалар бакчасында балаларга татар телен өйрәтүдә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кертү бик күп өстенлекләр бирә. Шуларның берничәсенә тукталырга телим:
- традицион чараларны куллануга караганда, электрон белем бирү киң кулланыла, чөнки алар мәгълүматны тиз, аңлаешлы һәм бик кызыклы җиткерәләр;
- иллюстрацияләр күбрәк кулланылган саен, балалар материалны тирәнрәк үзләштерәләр;
- мәктәпкәчә яшьтәге балаларның материалны кабул итү һәм истә калдыруын тәэмин итә;
- компьютер ярдәмендә, көндәлек тормышта күреп булмый торган, тормышчан ситуацияләрне күрсәтергә мөмкин;
- мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланылган шөгыльләр балаларны танып-белү һәм эзләнүле эшчәнлекләргә этәрә;
- эшчәнлекнең югары динамикасы материалның яхшы үзләштерелүенә, хәтер үсешенә булыша.
УМК (укыту-методик комплекты «Татарча сөйләшәбез» — «Говорим по-татарски» авторы З.М.Зарипова) кулланып, балаларга татар телен өйрәтүдә боларның барысы да кирәк. Балаларга татар телен өйрәтүдә мин алдагы мәгълүмати – коммуникатив технологияләрне актив кулланам:
- Компьютер
- Мультимедиалы проектор, интерактив такта
- Видеофрагментлар
- Анимацияләр
- Телевизион тапшырулар
- Төсле рәсемнәр
- Үстерешле уеннар
- Презентациялар
УМК программасы буенча компьютер һәм мультимедиалы проекторлар аудиодискларны тыңлар өчен кирәк. Балалар аудиодисклардан җырлар, диалоглар тыңлыйлар, кабатлыйлар һәм шул рәвешле сүзләрне истә калдыралар. Яңа материалны үзләштергәндә, дидактик һәм җырлы-биюле уеннар уйнаганда, пиктограммалар өйрәнгәндә, татар телендә мультфильмнар караганда компьютер һәм мультимедиялы проекторлар кулланам.
Интерактив такта балаларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр балага җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә. Төрле темага күрсәтмә материаллар һәм тел өйрәтү ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат – кабат кулланырга мөмкинлек бирә.
Компьютер һәм мультимедиалы проекторлар кулланып, эшчәнлекләрнең ничек үткәрелүен күрсеннәр һәм белсеннәр өчен балаларны татар теленә өйрәтү эшчәнлекләренә ата-аналарны да чакырам.
Мәсәлән, балалар эш дәфтәрләрендәге биремнәрне дөрес үтәсеннәр өчен, эшләр алдыннан экранда эшләнәсе биремне аңлатам. Балалар бакчасында бербөтен белем бирү эшчәнлегендә мәгълүмати -коммуникатив технологияләрне куллану мөһим.
Татар теле эшчәнлекләре бик күп үзенчәлекләргә ия. Эшчәнлекләр эмоциональ булырга, бик күп информацияле материал кулланып, аудио һәм видеоязмалар кулланып үткәрелергә тиеш. Боларның барысын да УМК программасы үз эченә алган. Компьютерлы техника мультимедиалы мөмкинлекләре белән безне тәэмин итеп тора. Эшчәнлекләр вакытында мәгълүмати — коммуникатив технологияләр тәрбиячене тулыландыра гына алалар, ә аны алмаштыра алмыйлар. Мәгълүмати — коммуникатив технологияләрне куллану татар теленә өйрәтү эшчәнлекләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Компьютерлы техника эшчәнлекләрдә күрсәтмәлелек кулланып эшләргә ярдәм итә. Компьютер — балаларның интеллектуаль үсеше өчен иң көчле чара. Шуны истә тотарга кирәк, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, балаларны телгә өйрәтү максатында мәгълүмати — коммуникатив технологияләрне куллану ныклы оешканлыкны таләп итә.
Беренче чиратта татар теле кабинетларында балаларның сәламәтлеге өчен шартлар тудырылган булырга тиеш.
1.Татар теле эшчәнлекләре татар теле кабинетында үткәрелә.
2.Күз күреме киеренкелеге булмасын өчен, экрандагы сурәтләр чиста булырга тиеш. Якында урнашкан предметлар экранда чагылырга тиеш түгел. Ә яктылыкны каплау өчен җиңелчә пәрдәләр кулланырга мөмкин.
3. Эшчәнлек башланыр алдыннан һәм эшчәнлек үткәрелгәч, татар теле кабинетлары җилләтелә һәм җыештырыла.
4. Балаларның яшьләренә карап, мультимедиалы технологияләр эшчәнлек дәвамында 5-10 минут каралырга тиеш. Эш барышында балалар экраннан 5 метрдан күбрәк аралыкта, 2 метрдан якын аралыкта утыртылырга тиеш түгел.
5. Һәрбер эшчәнлектә дә мультимедиалы технологияләр кулланылмый. МКТ кулланып белем бирү көненә бер тапкыр, атнасына 2-3 тапкыр булырга мөмкин. Эшкә сәләтлелекне арттыру өчен, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрергә була. Бу эшчәнлек барышында физминутка ясарга, ә ахырдан күзләрне ял иттерергә кирәк.
Шулай итеп, мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне дөрес һәм җитәрлек дәрәҗәдә генә кулланырга кирәк. Шул очракта гына МКТ куллану балаларны татар теленә өйрәтүдә нәтиҗәле, уңайлы ысул булачак. Бу ысулны балаларның сәламәтлегенә зыян китермичә мин үзем практикада киң кулланып эшлим. Татар телен өйрәнгәндә МКТ куллануның нәтиҗәле булуын мин берсүзсез тоям.
Тел өйрәнү процессында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фикер йөртү сәләте үсә, дөньяны танып-белүе формалаша. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк, толерант һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булып үсеннәр иде.