Балаларга дәүләт телләрен өйрәткәндә «ситуация» технологиясен куллану

Раушания САЛАХОВА,

Чаллыдагы 86 нчы балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе

Балага белем бирү, аны телгә өйрәтү – бик катлаулы процесс. Әйләнә-тирәбездә булган хәлләр, вакыйгалар  балалар тәрбияләүдә дә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Без киләчәк буынны, заман таләпләренә туры китереп тәрбияләргә тырышабыз. Алар белемле, кыю, сәламәт булу белән беррәттән, килеп туган хәлләрдән үзләренең белемнәренә таянып чыгу юлларын да таба белергә тиешләр. Шуны күз алдында тотып, мин мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән  татар теле эшчәнлекләрендә “ситуация” технологиясен кулланам. Балалар алдына төрле көтелмәгән ситуацияләр китереп чыгарам, балалар үзләре дә сизмәстән, әлеге хәлдән чыгу юлларын эзли башлыйлар.“Син шулай эшлә, болай эшләмә, яисә “син болай әйт, алай әйтмә” – дип әйтеп кенә, телгә өйрәтеп булмый.Чөнки кече яшьтәге балаларны кызыксындыру, җәлеп итү, аның белем күнекмәләрен үзләштерүен булдыру өчен бик күп тырышлык кирәк. Мәктәп яшендәге балаларга, яхшы билге алу кызыксындыру чарасы булса, балалар бакчасында бу алымны кулланып булмый. Чөнки бу яшьтәге балалар “мин моны белергә тиеш, эшләргә тиеш, аңларга тиеш” дигән төшенчәдән ерак торалар. Шушы урында бер кыйссаны искә төшереп үтү бик урынлы булыр. Елга буена бер кеше балык тотарга килгән. Ул җайлы гына итеп балык тотмакчы булган, ләкин бер балык та эләкми икән. Шул вакыт аның янына бүтән балыкчы килә. Балык тота алмыйча утыручы балыкчының бик ачыкканын күреп, аңа балык биреп китә. Елга буенда утыручы ачыккан балыкчыга балык биреп китәргә түгел, ә бәлки әлеге балыкчыны балык тотарга өйрәтү нәтиҗәлерәк  булыр иде. Без дә балаларга “әзер тотылган балыкны биреп түгел, ә шул балыкны үзләренә тотарга” өйрәтсәк, балалар алган белем ныклы һәм ышанычлы булачак. Әлеге технологияне төгәл мисалларда карап китик.

“Ситуация” технологиясендә тәрбияче ике эш башкара: беренчесе оештыручы буларак, икенчесе – ярдәмче буларак. Оештыручы буларак ул балаларны кызыксындырырга, аларда алга таба эшчәнлеккә теләк уятырга тиеш. Ярдәмче буларак, ул шул эшчәнлектә дус һәм тату мөгамәлә урнаштырырга, балаларның һәр соравын игътибар белән тыңлап җавап бирергә, аларның уңышларын билгеләп утәргә һәм балаларның үзләренә ышанычларын арттырырга тиеш. “Ситуация” технологиясе нәкь шушы принципларга таянып кулланыла. Әлеге технология ныграк аңлашылсын өчен этапларга бүлеп карыйк.

 Беренче этапта, без балаларны шул ситуациягә алып керәбез. Ә сез телисезме, булдыра алырсызмы? кебек кызыксындыру сораулары белән балалар үзләре дә сизмәстән шул эшкә алыналар. Аларга сайлау иреге бирелә. Арада кем дә булса “Юк, мин теләмим” дисә, ул баланы ачуланырга, мәҗбүриләргә кирәк түгел. Бу “теләмим” дигән сүзе аның кыска гына вакытка сузылачак. Ул үзе дә сизмәстән, башка балаларга кызыгып карап торып, уенга кушылачак, аларга иярәчәк. Мәсәлән без балалардан сорыйбыз : “Бүген бездә зур бәйрәм – Андрейнын туган көне. Туган көнгә барасыгыз киләме?”Балалар үзләренең җавапларын бирәләр.

Икенче этап: бу ситуациядә килеп чыккан авырлык. Иң кызык һәм төп өлешләрнең берсе шушы этапта була. Балалар туган көнгә барырга риза, ләкин бүләксез барып булмый, ә бүләк юк. Нишләргә? Балалар каршында авырлык килеп туа. Нишләргә? Балалар чыгу юлларын эзлиләр, тәрбияче ярдәмче буларак кына катнаша. Димәк, бүләк алабыз. Аның өчен кибеткә барырга кирәк. Кибеттән бүләк алу өчен, сатучы кирәк, диалогны дөрес куллана белергә кирәк. Балалар бик сөенеп бу этапны үтәләр, туган көнгә барырга бүләк әзерлиләр.

Өченче этапта, шул диалог вакытында яңа сүзне кертеп җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, ул яңа сүз ниндидер бер бүләкнең исеме булырга мөмкин. Балалар үзләре дә сизмәстән яңа сүзне сөйләмнәренә алалар. Алган бүләкне тапшыралар, ягымлы сүзләр әйтәләр, сыйлыйлар. Кыскасы, дусларын туган көн белән котлыйлар.

Дүртенче этап — нәтиҗәләр ясау этабы. “Без нишләдек, кая бардык? Кемгә ярдәм иттек, кемне котладык? Без теләгебезгә ирештекме? Ирешмәсәк, ни өчен ирешмәдек?” кебек сорауларга балалар үзләре үк җавап табалар. Балалар бер-берсенең хатасын икенче юлы кабатламаска өйрәнәләр. Дуслары ясаган кимчелекләр аларга аеруча тәэсир итә. Шул ук вакытта бер-береңә карата хөрмәт, игътибар кебек бик мөһим сыйфатлар шушы этапта тәрбияләнә. Чөнки балалар бакчасына йөрүче балалар үзләренең гадел булулары белән аерылып торалар. Тәрбияче ахырда эшчәнлекне йомгаклап, гомуми нәтиҗә ясап куя.

“Ситуация” технологиясенең бик мөһим шарты булып, балаларның эшләгән эшләреннән шатлык хисләре кичерүләре тора, балалар яхшы эшләгән эшләреннән канәгатьләнү хисе алырга тиешләр.

Әлеге эш алымы балаларга бик ошый, уеннардан читтә калган балалар күзәтелми. Чөнки алар бүтәннәргә карап, кызыгып, узләре дә уйнарга омтыла. Зур кызыксыну һәм шатлык хисләре белән башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә яхшы була.