Балаларда юлда йөрү өчен куркынычсызлык күнекмәләре формалаштыру
Рушания СИБГАТОВА,
Балык Бистәсе районының
Олы Елга авылы
«Умырзая» балалар бакчасы тәрбиячесе
Юлларда автомобильләр саны күбәюе, аларның хәрәкәт тизлекләре артуы – юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуның беренче сәбәбе. Күпчелек очракта юл-транспорт хәвефендә балалар гаепле була. Моның сәбәпләре: балалар транспорт юлына якын урында уйныйлар, транспорт юлының тиеш булмаган урыныннан аркылы чыгалар, җәмәгать транспортына дөрес кермиләр һәм дөрес чыкмыйлар. Бу – мәктәпкәчә яшьтәге балалар психологиясендә юлдагы ыгы-зыгылы хәрәкәткә карата саклану реакциясе булмау белән аңлатыла. Белемгә омтылу, тирә-юнь белән кызыксыну баланы урамда төрле реаль куркынычлар астына куя. Шуңа да юл-транспорт травматизмы җәмгыятьнең җитди проблемасы булып санала һәм аны чишүгә иң эффектив ысуллар кулланып эшләргә кирәк. Юл йөрү кагыйдәләре һәркем өчен дә бертөрле, алар зурлар теле белән язылган. Балачакта алган белем, күнекмәләр гомерлеккә хәтердә кала. Шуңа күрә иң нәни вакыттан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү мөһим. Бу эштә әти-әниләр, балалар бакчасы катнашырга тиеш, аннары мәктәп һәм башка белем бирү учреждениеләре һәм баланың әйләнә-тирәсендәге һәркем әһәмиятле. Иң югары нәтиҗәне, балалар бакчасында юл-транспорт травматизмы профилактикасы эше бирә. Илебездәге балалар катнашындагы юл-транспорт хәвефе очраклары педагогларны яңа ысуллар кулланып эшләргә мәҗбүр итә. Безнең балалар бакчасы коллективы белән бу өлкәдә укыту-тәрбия планы төзелде, юл йөрү кагыйдәләре системасы булдырылды.
Төркемнәрдә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча предметлы үстерешле тирәлек өчен түбәндәге күрсәтмәләрне үтәргә кирәклегенә инандык. Төркемдәге күп функцияләргә ия булган уенчыклар транспортларның төрләрен өйрәнү максатыннан, балаларда күзәтүчәнлек, игътибарлылык үсеше өчен әһәмиятле. Алардан коляскалар, агач конструкторлар, төрле төсле предметлар балаларга сенсор тәрбия бирү буенча белемнәрен үстерүгә кулланылды. Нәни балалар аеруча төймәләп уйный торган почмакларда кызыксынып уйнап, аларда вак моторика үсешен камилләштерүгә ирешелде. Балаларга “Минем таныш автобусым”, “Юл өй эче түгел, сак булыгыз, балалар”, “Минем өем” исемле оешкан белем бирү эшчәнлекләрендә пространствода ориентлаша белергә (ас, өс, якын, ерак), тизлек турында, чана шуу тәртипләре, транспорт йөртүчеләр һөнәрләре хакында белемнәр ныгытыла. “Шәһәргә сәяхәт”, “Светофорда кунакта”, “Сак булыгыз –юл”дигән күңел ачу иртәләре аша балаларның светофор турында күзаллаулары үстерелә, тар юл, киң юл төшенчәсен өйрәнәләр.
Тәрбиячеләр тарафыннан балаларның төсләрне аеру буенча төрле дидактик уеннар (“Аерып куй”, “Дөрес сайла”,”Бу нинди?) кулланыла, аларның игътибарлылыгы үстерелә. Саф һавада вакытта балаларның күзаллаулар өчен һәрдаим шартлар тудырылып тора. (Олы юлда транспорт чаралары хәрәкәтен күзәтү, үзләре утырып килгән машина турында сыйфатлау хикәяләре төзү…) Түбәндәге әңгәмәләр:”Киң һәм тар юл”, “Автомобиль юллары”, “Юлда нинди ситуация?” даими уза. Боларны күздә тотып, кичә Балык Бистәсе районы Олы Елга авылының “Умырзая” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Кызыл, сары, яшел” дигән спорт бәйрәме булып үтте. Бәйрәмдә командаларга бүленеп, балалар самокатта узышты, автоузыш, светофор төсләрен җыю, паровозлар ярышлары булып, балаларның күңеле күтәрелде. Физкультура укытучысы Миләүшә Насыйбуллина балаларга юл ситуацияләре буенча кызыклы сораулар да бирде. Балалар өчен бәйрәмнең иң кызыгы, автокреслоларда утырып, сәяхәт итүне күзаллаулары булды.
