Балаларда су чыганакларына сакчыл караш тәрбиялик

№45

Илһам ДӘҮЛӘТШИН,

Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең  югары квалификация категорияле физика укытучысы

Тәрбия эшләрен уңышлы алып бару өчен, җирле халыкларның яшьләрне тәрбияләүдә кулланыла торган традицияләренә таяну, аларның гореф-гадәтләренә игътибар бирү зур әһәмияткә ия. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү халык традицияләре, гореф-гадәтләре, халык  авыз иҗатына таянып алып барылганда, аеруча отышлы булуына шигем юк.

Безнең әби-бабайлар табигатькә тере җан иясе итеп караган. Аның байлыкларыннан һәм җимешләреннән бик сак файдаланганнар. Беркайчан да үз ихтыяҗларыннан артык җәнлек ауламаганнар, балык тотмаганнар. Яшь киекләрне,  кечкенә балыкларны тотканнан соң кире җибәргәннәр, өлгермәгән агачларны кисмәгәннәр. Гомумән, терек һәм терек булмаган табигатьне  хөрмәт иткәнәр, аны үзләре белән тиң күргәннәр.

Табигать белән шундый акыллы мөнәсәбәт ике як өчен да отышлы булган. Табигать үзенең байлыклары белән кешене туендырып, киендереп килгән, шул ук вакытта үзенең беренчел сафлыгын, гүзәллеген, чисталыгын, төрлелеген  югалтмаган.

Күп еллар дәвамында халыкның аңына сеңгән, аның яшәешенең үзәген тәшкил иткән табигатькә сакчыл караш, буыннан-буынга күчеп килгән.  Үз балаларын табигатьне саклаучы, яклаучы, хөрмәт итүче кеше итеп тәрбияләү һәрбер әти-әнинең, әби-бабайның изге бурычы саналган. Мондый тәрбия төрле йолалар, риваятьләр, җырлар, бәетләр аша бирелгән. Табигатькә зарар салу, аны хөрмәт итмәү, мыскыл итәргә маташу иң зур гөнаһ саналган. Андый кеше үзенең авылдашлары, ватандашлары алдында бөтенләй ихтирамсыз калган. Шулай ук бөтен кардәш-ыру алдында  хур итәрлек кушаматларны халык аларга кызганмыйча әйткән. Аларның кайберләрен халык телендә әле хәзер дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, безнең авылда иң мыскыллы тиргәү  булып, «Суны нәҗесләгән  тиле», «Утка төкергән дивана» һ. б.  санала. Беренче тиргәү аша халык сулыкларны чиста тотуның  әһәмиятенә, аны нәҗесләүнең  ни дәрәҗәдә яман эш икәненә, икенчесе аша табигатьне хөрмәтләмәү ни дәрәҗәдә акылсызлык булуына бик төгәл ишарә иткән.

Яшьтән үк табигатьне хөрмәт итсенннәр, аны пычратудан  тыелсыннар өчен балаларга төрле сынамышлар, әйтемнәр өйрәткәннәр:  «Утка төкермә – авызың кутырлар», «Утка төкерсәң – кыямәт көнне утлы таба ялатырлар», «Карга баласын үтерсәң, туган энең яки сеңлең үләр», «Сәбәпсез сындырылган агачның күз яше төшәр» һ. б..

Татарстан    су ресурслары буенча иң уңай җирлекләрнең берсе булып тора. Безнең республикада Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел кебек зур елгалар һәм гомуми озынлыклары 19600 км дан узып киткән 4098 елга, инешләр ага яки агып уза. Шуңа өстәп, йөзләгән күлләр республикабыз халкын су белән тәэмин итүче чыганаклар  булып тора. Туган авылым Иске Ибрай да суларга бик бай. Авылыбыз аша уртача зурлыктагы Сөлчә елгасы, аның кушылдыклары: Аккош күле чишмәсе, Бабил, Сабил, Чавал, Тимрәй кебек матур һәм серле  яңгырашлы елгачыклар ага. Авылыбыз чикләрендә өч күл бар, берничә чишмә челтерәп агып тора.

Агымдагы ел Татарстанда  сулыкларны саклау елы дип игълан ителде.   Татарстан сәламәтлек  саклау министры Гадел Вафин белдергәнчә, республикабызда яшәүче һәр 43 нче кеше яман шеш белән авырый икән. Бу авыру барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – әлбәттә, суның чиста булмавы.  Нәтиҗә: сулыкларны саклау буенча булган барлык тәрбияви мөмкинлекләрне, шул исәптән халык тәрбиясен искә төшереп, гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, югары һәм һөнәри уку йортларында  җитди  эш алып бару өчен вакыт җиткән!

Төрле халыкларның суга сакчыл карашның мөһимлеген аңлаткан берничә  мәкаль китереп үтәм:

• Төкермә коега, суын эчәрсең.  (Татар халык мәкале)

• Суның кадере чишмә корыгач беленә.  (Татар халык мәкале)

• Суга төкерү – әниеңнең күзенә төкерү. (Рус халык мәкале)

• Кул пычранса – су белән юарсың, су пычранса – нишләрсең? (Удмурт халык мәкале)

• Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр. (Татар халык мәкале)

Уйлавымча, әлеге сынамышларга, мәкальләргә салынган тирән мәгънәне   балаларга өйрәтү хәзерге көндә дә актульлеген югалтмаган. Табигатьне хөрмәт итүче, буыннар арасында бәйләнешләрне югалтмаган гаиләләрдә халык тәрбиясен хәзер дә уңышлы кулланалар.

Суның кешеләр тормышында әһәмияте, сулыкларны  пычратудан саклау турында сөйләгәндә, чишмәләр турында аерым сөйләмичә мөмкин түгел. Халык чишмәләрне ачучы, аларны чистартып торучыларны элекке заманнардан ук аеруча хөрмәт иткән, чишмәләргә аларның исемнәрен биргән. Мәсәлән, авылыбызда «Вахит бабай чишмәсе»,  «Исмәгыйль чишмәсе»,  «Рәхимҗан чишмәсе» һ.б. бар. Чишмәләргә багышлап, җырлар чыгарган, яшь кызларга чишмә юлында беренче тапкыр егетләр сүз кушкан. Чишмәгә бәйләп, бик күп юрамышлар юралган:

• Каршында сандугач чишмәгә  төшсә, шул чишмәнең суын эчсәң – бәхетле мәхәббәткә.

 • Чишмә янында ял иткәндә  сөйгәнең  күз алдына килсә – кавышуга.

Һәр төбәкнең, һәр авылның диярлек үзенең яраткан чишмәсе  изге чишмәсе булган. Халык һәр чишмәгә  назлы, ягымлы исемнәр биргән: «Яр чишмәсе», «Карамалы чишмәсе», «Сандугач чишмәсе», «Җаныкай чишмәсе» һ. б..

Озак еллар сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә  су чыганакларына сакчыл караш тәрбияләүдә мәктәп һәм әти-әниләр белән бергәләп эш алып баруның мөһимлегенә, тәрбия эшләрен балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганда нәтиҗәле булуына кабат ышандым. Шул юнәлештәге эш тәҗрибәсеннән бер мисал китереп үтәм. Урта яшьтәге балалар белән  җәй көннәрендә чишмә  буйларына дәрес-экскурсия, чишмә буйларын чүп-чардан арындыру эшләре оештыру отышлы була дип уйлыйм.

Дәрес-экскурсия оештырыр алдыннан укучыларга чишмә турында шигырьләр, җырлар, табышмаклар өйрәнергә әйтәм. Алар бик күп һәм татар халык авыз иҗатының  асыл җәүһәрләре булып тора. Укытучы чишмәләр турында, гомумән, алар бара торган чишмә ту­рында аерым мәгьлүматлар җыя, риваятьләр туплый. Сыйныф укучылары белән алдан киңәшеп, үзебез белән сәяхәткә әти-әниләр, әби-бабайлар арасыннан халык нык хөрмәт иткән, чишмәләрне карап чистартып торучы бер авылдашны чакырабыз. Укытучы һәм хөрмәтле авылдаш тарафыннан тәэсирле итеп сөйләнгән хикәят һәм чишмә тирәсен чистарту баланың күңел түрендә мәңгегә урнашып кала. Ул чишмә турында ишеткәннәрен үскәч тә онытмас,  шулай ук чишмә, елгалар тирәсен нәҗесләмәс, чүп-чар ташламас, чишмәләрне чистартып, тазартып торыр.  Чөнки чишмә чистарту безнең  халыкта элек-электән иң изге гамәлләрдән саналган. Шулай ук «Минем яраткан чишмәм», «Безнең авылның күлләре», «Авылым елгалары», «Татарстаныбызның су ресурслары» һ.б. темаларга үткәрелгән сыйныф сәгатьләре, елга, күл буйларын чистарту эшләре (өлкән сыйныф укучылары белән) укучы балаларның аңында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүдә уңышлы чаралар булып тора.

Урман-суларга, җәнлек-киекләргә, һавада очкан кошларга, суда йөзгән балыкларга мәрхәмәтле була алган, суны кадерли белгән кешенең генә эчке дөньясы бай, рухи кәүсәсе нык була. Андый кеше әти-әнисен дә, туганнарын да, барлык кешеләрне, шул исәптән үзен дә ихтирам итә алыр – шәхес булыр. Ә шәхес булган кеше нинди генә авыр шартларда да, табитатьне саклаучы булыр, рухи һәм гамәли бозыклык баткагына төшмәс.