Балаларда Идел буе халыклары тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту

№ 181

Ләйсән ХӘБИБУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Һәр халык үзенең тарихы һәм мәдәнияте, үзенең кабатланмаслыгы белән бөек. Гомумкешелек кыйммәтләре абстракт рәвештә түгел, ә үз халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, күп гасырлык мәдәниятен белү аша үзләштерелә. Якын-тирә мохит, социаль мохит башлангыч дөньяви тәрбия формалаштыруга, балаларның дөньяга карашына хәлиткеч йогынты ясый. Бала рус, мари, татар яки мордва булып тумый, әмма ул билгеле бер этник мохиттә яши һәм тәрбияләнә.

Бала белән иң беренче аралашучы Кеше – ул әни. Ул аның сүзен, телен ишетә, ана аша гаиләнең башка әгъзалары, әйләнә-тирә дөнья белән таныша. Бала әкренләп үз гаиләсенең, ә аннары үз халкының гореф-гадәтләрен белә. Ул билгеле бер тәртип нормаларын үзләштерә, әйләнә-тирә дөньяга һәм үзенә бәя бирә белергә өйрәнә. Милли гореф-гадәтләрне, халкыбызның күп гасырлык мәдәниятен яхшы белеп кенә кеше башка халыкларның мәдәниятен аңлый, бәяли һәм хөрмәт итә ала.

Актуальлек. Белем бирү процессын планлаштырганда федераль дәүләт белем бирү стандартлары, балалар үсешенең этномәдәни ситуациясенә зур игътибар бирә. Россия һәрвакыт күпмилләтле дәүләт булып саналды, ә Идел буе төбәген гасырлар дәвамында төрле тел төркемнәре һәм гореф-гадәтләр яшәгән, мәдәниятләр үзара бәйләнеше аша шәхесне үстерү юлларын эзләү буенча уникаль лаборатория дип санарга мөмкин. Хәзерге вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларда этник үзаң, милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә карата кызыксыну формалаштыру тәрбиянең актуаль юнәлеше булып тора. Этнокультура компетентлыгы – ул башка милләтләрнең һәм халыкларның тарихы һәм мәдәнияте турында күзаллау гына түгел, ә этнокультура төрлелеген тану да.

Мәктәпкәчә балачак – мәктәпкәчә яшьтәге балалар шәхесенең барлыкка килүе һәм үсешендә, аның вакыйгалар һәм әйләнә-тирә тормыш хис-тойгылары белән баетылган чоры. Социаль дөнья белән якынаю туган як мәдәниятенә һәм тарихына җәлеп итү фонында бара.

Эшебезнең максаты – интеллектуаль карта технологиясе аша Россиянең тарихи һәм мәдәни мирасына сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән дәүләт мәгариф сәясәтен эзлекле гамәлгә ашыруны тәэмин итү.

Максатны тормышка ашыруның мөһим бурычы – балалар һәм ата-аналар шәхесен төрле яклап үстерү өчен традицион халык иҗаты үзенчәлекләренә, гомумән, ил мәдәниятенә таянган шартлар тудырырлык тормыш эшчәнлеге системасын төзү.

Бурычлар:

– Россиянең халык мәдәнияте, аның тарихы, туган як мәдәнияте, үз гаиләсенең мәдәни-тарихы, ил киңлегендә тоткан урыны турында системалы күзаллаулар булдыру;

– Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үткәндәге тарихи һәм мәдәни вакыйгалары, тормыш-көнкүреше, аларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән таныштыру;

– Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче рус, мордва, татар, мари, удмурт, чуваш, башкорт халыкларының гаилә традицияләрен ачу;

– балаларның туган тел, фольклор, халык иҗаты өлкәсендә белемнәрен киңәйтү;

– эстетик зәвыкны үстерү һәм халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрендә гүзәллек хисен тәрбияләү;

– этник үзаңны, патриотизмны, башка милләт кешеләренә толерант мөнәсәбәтне ныгытуга ярдәм итү.

Педагогик практикада мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән җитәрлек күләмдә технологияләр һәм методикалар кулланыла. Без сезне «интеллек-карта» планлаштыру методы белән таныштырырга телибез. Интеллект-карта методикасы белән без 2018 елда урта яшьтәге балалар төркеме белән эшли башладык.

Максаты – фикерләү процессын визуальләштерү. Алым кешенең радиант фикерләү теориясенә нигезләнә. Әлеге теория буенча, баш миенә килүче мәгълүматның һәр мизгеле, һәр тоемлау, фикер (сүз, сан, хис һ.б.), меңәрләгән “хәтер төене”н тирә-якка таратучы үзәк сферик объект рәвешендә күз алдына китерелә ала.

Алымның өстенлекле яклары:

  • · өйрәнелүче объектны модельләштерү балаларның үзаллы фикерләвендә һәм мәгълүматны нәтиҗәле эшкәртә белүендә килеп туган бик күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә;
  • · проблемадан чыгу юлын табарга өйрәтә;
  • · танып белү эшчәнлеген тизләтә.

Бу алымның авторы психология укыту һәм Интеллектны үстерү өлкәсендә танылган британия эшлеклесе Тони Бьюзен.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү өчен интеллект-карта методы педагогика фәннәре кандидаты, Ставрополь дәүләт педагогика институтының махсус педагогика һәм фән методикалары кафедрасы доценты Валентина Михайловна Акименко җайлаштыра. Ул аны балалар сөйләмен үстерү өчен файдаланырга тәкъдим итә.

Интеллект картаны төзү методикасы:

1. Кәгазь бите горизонталь рәвештә урнаштырыла.

2. Үзәктә төп фикер (максат, предмет, яңа теманың исеме) языла (иллюстрацияләнә).

3. Төп фикердән төрле төсләр ярдәмендә линияләр (ботаклар) чыгарыла, аларның һәркайсы карала торган теманың билгеле бер фрагментына туры килә.

4. Үзәк фикерне анлату өчен сурәтләр, рәсемнәр кулланырга мөмкин. Һәр төп тармакның үз төсе бар.

5. Төп тармаклар үзәк фикер белән кушыла, ә икенче, өченче һәм башка тәртип тармаклары төп тармаклар белән тоташа.

6. Ботаклар детальләштерелә, символлар, иллюстрацияләр өстәлә. Үскән ботаклар күрше ботаклар белән катнашмасын өчен контурга алырга мөмкин.

7. Интеллект карталар төзүдә төсле карандашлар, фломастерлар, маркерлар кулланыла. Төп сүзләр басма хәрефләр белән языла.

Балалар белән эш берничә этапта уза:

планлаштыру этабы үз эченә мотивация, сораулар аша идеяләрне эшкәртү, мәгълүматны бүлү эшен ала;

төп этап – алдан планлаштырылган мәсьәләләр буенча интеллектуаль карта төзү;

соңгы этап – рефлексия. Килеп чыккан картаның эчтәлеген карау, анализлау һәм гомумиләштерү. Балаларга фикерләргә мөмкинлек бирү: нәрсәсе кызыклы, нәрсәләр белдек? Без нәрсә сөйли алабыз?

Безнең балалар бакчасында төрле милләт балалары тәрбияләнә, әмма күбесе – рус һәм татар балалары. Безнең бөтен эш системасы этаплап, эзлекле рәвештә баланы халык мәдәнияте традицияләрендә тәрбияләү һәм үстерүне үз эченә ала. Бу – балаларның танып-белү сәләтен үстерүгә, югары әхлак формалаштыруга ярдәм итә, Ватанга мәхәббәт, ата-бабаларга хөрмәт тәрбияли, Идел буе халыкларының үзенчәлекле мәдәниятенә кызыксыну уята.

Бу язмамда балаларның Идел буе халыклары мәдәнияте турындагы белемнәрен тулыландыруда «интеллект-карта» технологиясен куллану тәҗрибәсен тәкъдим итәргә телим. Безнең төп тема, фикер – «Интеллект-карта технологиясе аша Идел буе халыклары тарихын өйрәнүгә балаларда кызыксыну уяту». Төп фикердән төрле төсләр ярдәмендә төп сүзләр – линияләр чыгарыла:

1 нче төп юнәлеш – халык авыз иҗаты. Халык авыз иҗаты әсәрләре әхлакый кыйммәтләр, игелек, матурлык, гаделлек, батырлык, хезмәт сөючәнлек, тугрылык турында күзаллаулар сакланып калган. Әкият аша балалар Идел буе халыкларының тарихи үткәне, көнкүреше, гореф-гадәтләре, эшчәнлек үзенчәлекләре белән танышалар.

Балаларны мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр белән таныштырып, без аларны әхлакый гомумкешелек кыйммәтләренә тартабыз. Балаларга адресланган мәзәкләр, тизәйткечләр, санамышлар барысы да киләчәк иминлеге өчен кайгыртуны, назны, ышанычны күрсәтеп ягымлы сүз кебек яңгырый.

2 нче юнәлеш халык һәм дидактик уеннар. Аларда ата-бабаларыбызның көндәлек тормышы-аларның көнкүреше, хезмәте, дөньяга карашы турында мәгълүмат тупланган. Уеннар һәрвакыт халык йола бәйрәмнәренең алыштыргысыз элементы булды. Аларда эш итү теләге канәгатьләнә, хыял итү үсә, уңышсызлыкларны җиңеп чыга белү, үз-үзең һәм гаделлек өчен көрәшә белүче шәхес тәрбияләнә. Без балалар белән урамда һәм ирекле эшчәнлекләр барышында халыкыбызның күп гасырлык тәҗрибәсе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре булган хәрәкәтчән уеннар кулланабыз. Мәсәлән, «Яулык салыш», «Раю-раю», «Түбәтәй», «Чума үрдәк-чума каз», «Сукыр тәкә» һ.б.

Дидактик уеннар балаларның Идел буенда яшәүче халыклар турындагы белемнәрен баетырга һәм ныгытырга, тарих һәм заманның охшашлыгын, сөйләм запасын баетырга, туган телнең матурлыгын күрсәтергә ярдәм итә.

3 нче төп сүз – музыкаль халык иҗаты. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның этномәдәни компетенциясен формалаштыру музыка дәресләре аша да алып барыла. Практика музыканың хисләргә йогынты ясау көченә ия булуын раслады, ә эмоциональ кәеф балаларда милли мәдәнияткә карата кызыксыну уята. Безнең балалар бакчасында бәйрәм сценарийларына халык җырларын кертү традициягә әйләнде. Балалар җырлар, такмаклар җырлыйлар, табышмаклар чишәләр, әйлән-бәйлән, һ.б. халык уеннары уйныйлар. Уеннарда халык иҗатының яраткан әсәрләрен куллану балаларның сүзлеген шактый баета, аларның сүзләрен эмоциональ яктан гәүдәләндерә.

4 нче юнәлеш – халык бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре. Халык иҗатының төрле жанрларын берләштерүче үзенчәлекле чара – халык бәйрәме: «Карга боткасы», Сабантуй, Нәүрүз, Масленница, «Сөмбелә» һ.б бәйрәмнәр. Бәйрәмнәр һәм күңел ачулар – мәктәпкәчә яшьтәге балалар тормышында якты һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Сәнгатьнең төрле төрләрен берләштереп, алар балаларның хисләренә һәм аңына зур йогынты ясыйлар, аларның күзаллауларын киңәйтә, хәтер, сүз, хыял итүне үстерә, акыл үсешенә ярдәм итә.

5 нче юнәлеш – декоратив-гамәли иҗат. Баланы халык иҗаты материалына нигезләнгән сәнгать эшчәнлегенең төрле төрләренә тарту, кызыксыну уяту балаларга эстетик тәрбия бирү һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен төп шартларның берсе булып тора. Безнең балалар бакчасында балаларны декоратив-гамәли иҗат белән таныштыру буенча эш алып барыла: филимон һәм дымков уенчыгы, хохлома, гжель бизәкләре һәм башка миләтләрнең милли бизәк үрнәкләре белән таныштырабыз. Төрле уен ситуацияләре, сораулар, тәрбияче сөйләве мәктәпкәчә яшьтәге балаларга халык сәнгатен аңларга һәм яратырга ярдәм итә. Шулай ук балаларны халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итеп, халык костюмнары белән таныштырабыз.

6 нчы төп сүзхалык уенчыгы һәм милли курчак. Халык уен курчагы тәрбия процессының кирәкле традицион элементы булып тора. Курчак белән уен аша бала дөньяны таный, җәмгыятьтә аның социализациясе бара. Курчак балага матди дөнья турында белемнәрне тапшыру өчен үзенчәлекле кулланма булып хезмәт итә. Курчак уеннарында балалар ирекле рәвештә тегәргә, чигәргә, эрләргә өйрәнә, традицион киенү сәнгатенә төшенә.

7 нче юнәлеш – туган якны өйрәнү материалы белән танышу. Балаларны туган як тарихи мирасына җәлеп итү, шәһәребезнең җәмәгать урыннарына экскурсияләр һәм виртуаль экскурсияләр оештыру эше аша башкарыла: республика туган якны өйрәнү музее, шәһәр китапханәләре, бистәбезнең урамнары белән таныштыру. Еш кына экскурсияне үткәрү һава торышы шартларына яки күзәтү объектларының урнашу мөмкинлегенә бәйле рәвештә кыен. Шуңа бәйле рәвештә, беренче планга яңа төр экскурсия – виртуаль экскурсияләрне куллану тәкъдим ителә. Виртуаль экскурсияләр ярдәмендә белем бирү процессы төрлеләнә, кызыклы, нәтиҗәле була.

8 нче төп сүз – ата-аналар белән эш. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның этномәдәни компетентлыгын формалаштыруның мөһим педагогик шартларыннан берсе-ата-аналарны әлеге эшчәнлеккә актив җәлеп итү, гаилә потенциалын куллану юлы белән башкарыла:

– ата-аналарны этномәдәни тематикалы барлык күргәзмәләрдә, бәйрәмнәрдә һәм күңел ачу чараларында катнашырга җәлеп итү. Әти-әниләр – ярдәм итүчеләр генә түгел, ә тигез хокуклы катнашучылар да;

– ата-аналар тарафыннан балалар бакчасында тематик күргәзмәләрдә күрсәтү өчен гаиләдә саклана торган фоторәсемнәр, көнкүреш һәм сәнгать әйберләре белән альбомнар төзү.

Ата-аналар, балаларны кечкенәдән милли мәдәнияткә җәлеп итү кирәклеген аңлый башлагач, балалар бакчасының барлык башлангычларында да актив катнаша башлыйлар: көнкүреш әйберләре эзләүгә ярдәм итәләр, курчакларга милли киемнәр тегәләр һ.б. Мондый уртак катнашу гаиләне берләштерергә һәм аның ялын яңа эчтәлек белән тулыландырырга ярдәм итә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: безнең бакчада башкарылган барлык чаралар да балаларда Идел буе халыкларының бай мәдәнияте турында күзаллауларны формалаштыруга, Идел буе төбәгендә яшәүче халыкларның этнографиясе һәм фольклоры белән таныштыруга юнәлтелгән.

Башкарган эшләребез балага үзен бөек бер халкның, үз иленең бер өлеше итеп тоярга, аларны хөрмәт итәргә, үткәннәрне һәм хәзергесен кадерләргә, киләчәк турында кайгыртырга һәм борчылырга ярдәм итәр, дип ышанам.