Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш!
Балалар юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш!
(Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә Квест-уен)
Гөлфия ХӨСАЕНОВА,
Зөлфия ГИЛЬМУЛЛИНА,
Раилә ИСРАФИЛОВА,
Балтач районы
Бөрбаш балалар бакчасы
тәрбиячеләр
Максат: Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм юлда үзеңне хәвефсез тоту нигезләрен ныгыту.
Квест-уенның барышы
Тәрбияче. Дусларым, бүгенге көн гади көн түгел. Безгә бүген кунаклар килде. Алар белән исәнләшеп алыйк әле.
Балалар. Исәнмесез, хәерле көн.
Тәрбияче. Хәерле көн кунаклар. Сезне үзебезнең балалар бакчасында күрүебезгә без бик шат (Ишектә шакылдау. Яшел кызыл, сары шарларга бәйләнгән хат килә).
Кемнән икән бу хат, дусларым? Хәзер без аны табышмакка җавап табып белә алырбыз.
Кызыл борын, бөдрә чәч,
Цирктан килгән кунак.
Барчабызны көлдерә,
Үзе ул бик тә тыйнак. (Клоун)
Ул безгә нәрсә яза икән? Укып карыйк әле.
«Исәнмесез, минем кадерле малайларым, кызларым. Сезгә кунакка килмәкче идем. Сезгә дип сюрприз да әзерләп, аны серле сандыкка салып ачкыч белән бикләп тә куйдым. Ләкин сезгә килгәндә бик күп автомобильләргә, тавыш-гаугага очрадым. Мин югалып калдым. Светофор төсләрен белмәү аркасында әздән генә автомобиль астына эләкмичә калдым. Дөресен генә әйткәндә, сезгә ничек килеп җитәргә юлны таба алмадым. Минем нинди сюрприз әзерләгәнемне беләсегез килсә, минем сандыкны табыгыз. Аны ачар өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак. Һәр биремне дөрес үтәгән саен сезгә бер ачкыч. Алар арасында берсе генә кирәкле ачкыч булачак. Сездән бик нык тырышлык сорала.. Биремнәрне табар өчен сезгә ярдәмлекләр булышыр. Күрешкәнчегә кадәр сау булыгыз. Сезне яратып Клоун Шут.
Тәрбияче. Дусларым, сезгә Клоун Шутның нәрсә әзерләгәне кызыкмы? Сакдыкны табып ачып карыйсыгыз киләме? Сезнең әзерлекне беләсем килә. Сезгә бердәм эшләргә туры киләчәк.
Түгәрәк ясап басыгыз. Мин сезгә берәмләп сораулар бирәм, сез җавап биреп жезлны иптәшегезгә тапшырырсыз.
Ни өчен юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк?
Юлдан баручыны кем дип атыйлар? (җәяүле)
Автомобильне кем йөртә? (автомобиль йөртүче)
Светофорның ничә сигналы бар? (өч)
Без автобусны кайда көтәбез? (автобус тукталышында)
Әгәрдә сез автобуста, автомобильдә барасыз икән сез кем буласыз? (пассажир)
Автомобиль йөрсенгә аңа нинди ягулык салалар? (бензин, сорлярка)
Җәяүлеләр йөри торган сукмакны ничек атыйлар? (тротуар)
Юлны светофорның кызыл төсенә йөгереп чыгарга ярыймы?
Җәяүлеләр юлны кайсы җирдән аркылы чыгарга тиешләр? (җәяүлеләр өчен кичү тамгасы куелган җирдән)
Тәрбияче. Афәрин, дусларым. Мин инде сезнең әзер икәнегезгә инандым. Сез ачкычларны эзләргә әзер. Хәзер безгә бирем язылган беренче конвертны табарга кирәк.
- Беренче табышмакны тыңлыйк.
Дүрт туган бер түбә астында яшиләр. (өстәл)
(Өстәл өстеннән беренче конверт табыла )
Конверт эчендә кызыл өчпочмак эчендәге тыючы «Пешеходный переход», «Балалар», «Дорожные работы», «Кыргый хайваннар» билгеләре.
Ләкин бу билгеләр нишләптер ясалып бетмәгән. Кисәтүче билгеләр нинди өчпочмак эчендә була әле? (Кызыл).Болар кызыл өчпочмак эчендәме соң?
Балалар. Юк.
Тәрбияче. Димәк, безгә сезнең белән бу билгеләрне дөрес итеп ясап бетерергә кирәк булачак. Сезнең алдыгызда 3D ручкалар бар. Шулар ярдәмендә без сезнең белән дөрес итеп юл билгеләрен ясап бетерергә тиеш. (Балаларның мөстәкыйль эшләре).
Тәрбияче. Афәрин, дусларым. Беренче биремне үтәп ачкычны алдык.
Икенче ачкычны табар өчен алдагы биремне үтәргә кирәк.
- Икенче табышмакны тыңлагыз.
Аны ачып бүлмәгә саф һава кертәбез. (тәрәзә)
Тәрбияче. Дөрес. Бирем язылган конвертны табыйк әле тәрәзә төбеннән. Бу конвертта Клоун Шут безгә юл кагыйдәләрен бозучы балаларны табарга кушкан.
Дидактик уен: “Юл кагыйдәсен бозучы җәяүлене”
Монысын да башкарып чыга алдыгыз, афәрин. Ачкыч, димәк, безнеке.
III. Өченче биремне үтәргә әзерме сез?
Балалар. Әзер.
Тәрбияче. Үзе көне-төне йөри, ләкин бер адым да алга китми. (сәгать)
(Балалар сәгать артына яшерелгән конвертны алып киләләр)
Тәрбияче. Дидактик уен: «Дүртенчесе артык» (интерактив тактада эш)
Сез бу биремне дә бик тиз башкарып чыктыгыз. Ачкыч безнеке.
- Хәзер чираттагы бирем язылган конвертны табарга кирәк инде.
Аягы бар, түше юк,
Аркасы бар, түше юк. (урындык)
Бу конвертта «Бормалы юл» үтәргә кушылган.
Хәзер сез кеглилар арасыннан йөк автомобилен кеглиларга бәрелмичә йөртеп килергә тиеш буласыз. (эстафета)
Хәзер соңгы биремне үтисе калды.
- Аягы юк, юк күзе,
Сөйли, өйрәтә үзе.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
Ул нәрсә? (китап)
Димәк, безнең соңгы биремебез китап эчендә икән. Табып алып килегез әле. Бу конвертта бирем «Элек шулай иде…». Монда сез беренче булып нинди төрдәге транспорт булган, аннан ниндие чыккан, шул тәртиптә бүгенгесе көнгә кадәр тезеп чыгарга тиешсез.
Поезд
Корабль
Йөк автомобиле
Самолет
Велосипед
Трактор
Автобус
Җиңел автомобиль
Без сезнең белән 5 нче ачкычны да таптык. Хәзер сандыкны ачарга кайсы ачкыч туры килер икән? Тикшереп карыйк.
Сандыкны ачтык. Аның эчендә ниндидер җиһазлар бар. Бу әйберләр нәрсә өчен кирәк икән? Клоун Шут безгә монда да язу калдырган.
«Дусларым, сез сандыкны ачкансыз икән, димәк барлык биремнәрне дә дөрес эшләгәнсез. Сезне сандык эчендә бер сюрприз көтә. «Фликер» дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Ул яктылыкны кире кайтаручы элемент. Ул бөтен кешеләрнең дә киемнәрендә булырга тиеш. Мин сезгә үзегезгә Фликер ясау өчен әйберләр калдырам. Үзегезгә-үзегез бүләк ясагыз әле. Зур хөрмәт белән Клоун Шут.
Тәрбияче. Дусларым, сезнең Фликерларны күргәнегез бармы? Алар ни өчен кирәк? Аны кайларга тагалар?
Сез беләсезме Фликерны кем һәм кайчан уйлап тапкан? Моннан 70 ел элек аны Британия галиме караңгыда мәче күзләренең янганлыгын күргәннән соң уйлап тапкан.
Хәзер сезнең белән шушы Фликерларны ясап карыйк әле.
(Балалар эшчәнлеге)
Без сезнең белән барлык биремнәрне үти алдыкмы? Фликерны ясый алдыкмы? Сез бу яктылыкны кире кайтаручы элементны кайсы җирләрегезгә тагарсыз икән? Өйләрегезгә кайткач та сез гаиләдәге барлык кешеләргә дә бу Фликерларны ясап тагып чыгарсыз. Килештекме.
Хәзергә без килгән кунаклар белән саубуллашыйк. Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.