Балалар «Каз өмәсе» бәйрәмендә

№ 203

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар өчен [К] авазын автоматлаштыру буенча эшчәнлек)

Рузидә ХӘЙРУЛЛОВА,

Буа районы Бикмураз авылындагы «Миләшкәй» балалар бакчасы югары квалификация категорияле укытучы-логопеды

Максат: [К] авазын сүзләрдә, җөмләләрдә автоматлаштыру, сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм сүз схемасы төзү күнекмәләрен ныгыту.

Бурычлар:

белем бирүдә: балаларда гореф-гадәтләребезгә карата хөрмәт тәрбияләү, татар халкынын милли киемнәре һәм ризыклары турында белемнәрен киңәйтү;

үстерелешле: балаларның күрү гнозисын, бармак моторикасын, хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү;

тәрбияви: Туган илне ярату, аның тарихы белән кызыксыну, телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Логопедия бурычлары: фонетик-фонематик ишетүне камилләштерү, бирелгән сүзнең беренче авазын аера белү, авазларга дөрес характеристика бирү күнекмәсен ныгыту, сүзне иҗекләргә бүлү сәләтен арттыру.

Сүзлек эше: милләт, милли, көянтә, ләгән, каурый, самавыр, дөгәч.

Алдан эшләнгән эш: “Каз өмәсе безнең якларда” дип исемләнгән видеоязма карау, милли ризыкларыбызның муляжын ясау, халык уеннары уйнау, шигырьләр, җырлар ятлау.

Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, (эшчәнлек барышы буенча әзерләнгән презентация слайдлары кулланыла), эскәмия, келәм, самавыр, канатлар, ләгән, киез итекләр, көянтә, милли киемнәр һәм ризыклар муляжы.

Эшчәнлек барышы

Логопед. Хәерле көн, балалар! Бүген без сезнең белән «Каз өмәсе» турында сөйләшербез. «Каз өмәсе» – татар халкының бик борынгы традициясе. Элек заманда ук инде, көз җитеп беренче карлар яугач, авылларда каз өмәләре башланган, әбиләребез әле бер, әле икенче йортта казлар йолкырга йөргән. Хуҗабикә каз итеннән тәмле сыйлар, татар халкының милли камыр ризыкларын пешергән. Ә инде эш беткәч, җырлап-биеп күңел ачканнар, кич утырып, каз каурыеннан таба майлый торган дөгәчләр ясаганнар, яңа мамыктан мендәрләр тутырганнар.

Без дә бүген сезнен белән «Каз өмәсе»нә сәяхәткә китәрбез. Җайлап кына кулдан эшләнгэн җәймәгә утырышыгыз. (Балалар тукылган паласка утырыша.)

Тиз генә китеп булмас, ахрысы, монда әле хат та бар, шуны укып китим әле:

Сүзләрне иҗекләргә бүлегез: КАЗ, КАУРЫЙ, КАНАТ.

Балалар. Каз – бер, кау-рый – ике, ка-нат ике иҗектән тора.

Логопед. Булдырдыгыз, әйдә, кузгалдык. (Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше тасвирланган залга үтәләр.)

Логопед. Менә без «Каз өмәсе» үтә торган йортка да килеп җиттек. Күрегезче, ниләр генә юк монда! (Идәндә киез итекләр, көянтәләр, ләгәннәр, гармун, самавыр, керосин лампалары, озын-озын эскәмияләр тора.)

Логопед. Балалар, биремне тыңлыйбыз. Күзне йомабыз. Мин сезнең кулга тоттырган әйбернең исемен кертеп, җөмлә төзергә кирәк булачак.

Балалар. Көянтә белән су ташыйлар. Казларны ләгәнгә салып куй. Самавыр чәе тәмле була. Караңгыда лампа кабызыгыз.

Логопед. Сезгә өй эше итеп су кошлары турында табышмаклар өйрәнеп килергә кушылган иде. Кемнәр өйрәнде? Табышмаклар бәйгесе игълан итәм.

Балалар.

  1. Йон йомгагым бөдерә,

Су күрдеме – йөгерә. (Каз, үрдәк бәбкәсе)

  1. Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (Каз, үрдәк)

  1. Күктә оча, суда йөзә, җирдә йөри, ит белән сыйлый. (Каз, үрдәк)
  2. Яшел палас өстендә сары йомгак. (Каз бәбкәсе)

Логопед. Булдыргансыз, балалар. Әйдәгез, «Каз өмәсе»нә кызлар җыелганчы, «Кунак табыны әзерлик» уенын уйнап алыйк. Беренче эш итеп өстәлгә нәрсә җәябез?

Балалар. Ашъяулык, эскәтер җәябез.

Логопед. Әйе, балалар, аннары нәрсәләр куябыз?

Балалар. Тәлинкә, кашык, чынаяк.

Логопед. Карагыз әле, алар нинди икән?

Балалар. Зур тәлинкә, кечкенә тәлинкә, зур кашык, кечкенә кашык, яшел чынаяк.

Логопед. Бу суүлэрдә [К] авазы бармы һәм ул сүзнең кайcы өлешендә?

Балалар. Тәлинкә – уртада, кашык – беренче һәм ахыргы иҗекләрдә, чынаяк –ахырда.

Логопед. Балалар, әйдәгез. “Кунаклар” җырын җырлап китик әле. (Ш.Галиев сүзләренә С.Сабирова көй язган «Кунаклар» җыры башкарыла.)

Логопед. Балалар, җырда искә алынган бөтен ризыкларны санап чыгыйк әле, ә [К] авазы кергәннәрен өстәлебезгә куя барырбыз.

Балалар. Чәкчәк, бавырсак, кош теле, сумса, бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, коймак, кыстыбый. Сумса, бәлеш, гөбәдияне куймыйбыз. Чөнки анда [К] авазы юк.

Логопед. Балалар, ә үзегез [К] авазы кергән нинди ризыклар беләсез?

Балалар. Каймак, катык, кәнфит, шикәр…

Логопед. Балалар, кунак өстәлебез әзер булды. Кунакларыбыз нинди милли киемнәр киеп килерләр икән? Шуны мин укыган табышмаклардан белеп әйтерсез.

  1. Яңа гына идем итек, [Ч] өстәгәч, булдым… (читек).
  2. Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик тә килешә

Башындагы… (калфагы).

  1. Сәйләннәр белән чигелгән,

Бигрәкләр дә матур ул.

Бәйрәмнәргә гел киямен,

Яшел бәрхеттән… (камзул).

  1. Сабантуйга әни текте,

Матур итеп бер бүләк:

Тар якалы, киң итәкле,

Матур бизәкле… (күлмәк).

(Интерактив тактада киемнәрнең рәсеме чыгып бара.)

Логопед. Балалар, хәзер рәсемдәге сүзләрнең схемасын төзибез. (Балалар сүзләрнең схемасын төзи.)

Логопед. Ә хәзер, балалар, физкультура ясап алабыз. («Каз канаты җырына физкультминут үткәрелә.)

Логопед. Ә хәзер, балалар, «Каз өмәсе»нә килүчеләрне сыйлау өчен тизәйткеч әйтергә өйрәнәбез:

Мә сиңа калак, утырма карап,

Аша капкалап, иренеңне ялап. (Балалар кабатлый.)

Логопед. Менә «Каз өмәсе»нә кызлар да килеп җитте.

1 нче бала.

Казларыгыз бигрәк матур,

Таза булып үскәннәр.

Ә йоннары, каурыйлары

Мамыкланып беткәннәр.

2 нче бала.

Каз өмәсе – бик шәп бәйрәм,

Күңел ачаек әле.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,

Бергә басаек әле.

3 нче бала.

Менә шулай “Каз өмәсе”н

Татарда үткәргәннәр.

Ә яшь кызлар күңел биреп,

Бу эшкә өйрәнгәннәр.

Логопед. Балалар, безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Без нәрсә турында сойләштек?

Логопед. Өй эше: тизәйткечне яттан өйрәнеп килергә.