Балалар бакчасында эксперименталь эшчәнлек Казандагы 112 нче бала

              Лилия САГДЕЕВА,

             Казандагы 112 нче балалар бакчасы  тәрбияче

 

XXI гасыр  яңарыш, яңа идеялар һәм яңа алымнар чоры. Замана үзгәрү белән безнең мөхитебез, тормыш көнкүрешебез дә үзгәрә.Уку-укыту процессы да үзгәрешләр кичерә. Уку-укыту методик комплексының максаты – баланы шәхес буларак тәрбияләү.

Мәктәптә уку чоры  баланы  шәхес буларак  формалаштыруда мөхим этап булып тора. Нәкь шушы чорда балада дөньяга караш нигезләре салына. Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тагын бер юнәлеш – эксперименталь эшчәнлек алымы киң кулланылыш ала.

Эксперименталь эшчәнлекнең максатлары һәм бурычлары:

  1. Әйләнә-тирәдәге предметларның һәм күренешләрнең үзенчәлекләрен баланың мөстәкыйль танып белүе өчен шартлар тудыру
  2. Тикшерү, күзәтү, чагыштыру, анализ ясау, нәтиҗә чыгара алу күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Фәнни белемнәр һәм табигать белеме дисциплиналары белән кызыксынуны стимуллаштыру.
  4. Иҗади потенциаль һәм хыялны үстерү

Балаларның ихтыяҗларын истә тотып,  без балалар бакчасы төркемнәрендә эксперименталь почмагыбызны ачарга булдык.  Ул балаларның яшь үзенчәлекләренә, кызыксыну өлкәләренә карап, балаларның иҗади эзләнүләрен активлаштыру өчен һәрвакыт тулыландырып, баетылып торыла. Бу почмакта мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр.

Балалар белән танып белү өлкәсендә эшләгәндә түбәндәге шартлар тудырыла.

1.Эксперименталь эшчәнлекнең төрлелеге.

2.Уздырылачак тәҗрибәләр балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә тиеш (авыр булган тәҗрибәләрдә балалар аралар,  җиңел тәҗрибәләр балаларның кызыксынуларын киметә.)

3.Тәрбияченең һәрьяктан да белемле, укымышлы булуы, баланы кызыксындырган соруларга җавап бирә алуы, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынучанлыкларына юнәлеш бирүе, балаларның танып белүләрен стимуллаштыра.

Эксперименталь почмакта булырга тиешле материаллар:

1.Ярдәмче приборлар: микроскоп, лупалар, үлчәүләр, бизмән, ком сәгатьләре, компас, магнитлар, бинокль.

  1. Төрле формадагы һәм күләмдәге үтә күренмәле савытлар: стаканнар, колбалар, чиләк, чүмеч.
  2. Табигый материаллар: төрле формадагы һәм составтагы ташлар, балчык, ком, ташкүмер, агач ботаклары, кайрылары, үсемлек һәм чәчәк орлыклары, йорт һәм җәнлекләрнең йоннары.
  3. Тукымалар: төрле калынлыктагы һәм составтагы тукымалар (күн, киндер, поролон, брезент, мамык, синтетика, драп, кашемир һ.б.
  4. Техник материаллар: гайкалар, боргычлар, төрле үлчәмдәге кадаклар.
  5. Төрле калынлыктагы  кәгазьләр: дәфтәр бите, альбом бите, картон, калька, обойлар.
  6. Краскалар: акварель краскалары, җиләк суы, гуашь һәм башка сәламәтлеккә зыян салмаучы буяулар.

8.Медицина кирәк-яраклары:  ак халатлар, пипеткалар, колбалар, шпатель, таякчыклар, мамык, мензурка, шприцлар (энәсез һәм пластмассадан), марля, үлчәү кашыклары.

Ләкин эксперименталь почмакны тудырганда  түбәндәге шартларны да искә алырга кирәк.

– Почмактагы материалларның баланың сәламәтлегенә зыян китермәвенә.

– Материалларның эксперимент вакытында барлык балаларга да җитүенә.

–  Балалар өчен төркемнең уңайлы урында урнашуына.

 Балалар белән эксперементаль эшчәнлек алып барганда түбәндәге максатларны куябыз.

1.Эксперимент барышында проблемалы ситуацияне чишү аркылы балаларның танып белү эшчәнлекләрен арттыру.

2.Булачак эшчәнлекне планлаштыру, кузаллау.

  1. Эшләнгән эшкә нәтиҗә ясарга өйрәнү.

Алда куелган максатларга ирешү рәвешле генә эксперименталь эшчәнлек уңышлы була.

Ләкин эксперименталь эшчәнлекне укытучы яки тәрбияче артыннан кабатлап баручы бер алымга әйләндерегә ярамый.

“Уң кулыгызга бу әйберне алыгыз, суң кулыгызга  монысын һәм бу әйберләрне бергә кушыгыз “ дип утырсак, балалар хор кебек тәрбияче артыннан кабатласалар, кызык, мавыктыргыч булыр дип уйламыйм.

Минемчә, “ Балалар, сез кулларыгыздагы әлеге әйберләрнең кушылмасын  табарга тиеш, сез ничек итеп һәм ни рәвешле аларны кушасыз, анысын үзегез билгелисез” дип, балаларга мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек бирсәк, күпкә отышлырак булыр.

Баланы эксперименталь эшчәнлек вакытында җибәрелгән хаталары өчен ачуланырга, кимсетергә ярамый. Бары тик хаталарны табып, дөрес итеп аңлату җитә.Гомумән алганда,балаларга авырлыкларны җиңеп чыгу аркылы гына җиңеллекләргә ирешү мөмкинлеге булганлыгын төшендерергә кирәк.

       Эксперименталь эшчәнлеккә тулы бер дәрес алырга кирәкме икән?

Балалар бакчасында, һәм дә мәктәпнең 1 нче классында тулы бер дәрес алу кирәк тә түгелдер. Дәрес җанлы үтсен өчен, дәреснең бер өлешендә бу методны куллансак, күпкә отышлырак була.  Балалар бер төрле эшчәнлектән бик тиз аралар, эш алымнарын бергә үреп  бирсәң,  кызыксынучанлык арта, материал  балалар тарафыннан үзләштерелә.

Эксперименталь эшчәнлек тәрбиясе төрле алымнар  белән тәкъдим ителә ала: сәяхәт формасында, уен формасында, дәрес формасында.

Эксперименталь эшчәнлек барышын  мин  3 баскычка бүлеп карар идем.

     1 нче баскыч.

     Күзәтү.

     Күзәтү беренче булып укытучы үтенече белән булса, аннан соңгысы. баланың ихтыяҗы белән туа. Балада кызыксынучанлык тәрбияләргә кирәк. Кайбер балада кызыксынучанлык тәрбияләү өчен озак вакыт таләп ителсә, кайбер балага 1–2 минут җитә.

   2 нче баскыч.

     Күргәннәрне аңлау, уйлау, уй-фикерләр белән уртаклашу.

 3 нче баскыч

      Гипотеза чыгару. Эшләнгән эшкә нәтиҗә чыгару, фикерләр алышу.

Эксперементаль эшчәнлек төркемнәрдә уздырганлыктан, беренче дәресебезне без экскурсия методы белән оештырабыз. Бу дәрестә балалар лаборатория белән һәм анда яшәүче әкият геройлары белән танышалар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик яратып карый торган  «Фиксики» мультфильмының төп персонажлары балаларны лаборатория белән таныштыралар, төрле мавыктыргыч тәҗрибәләр ясыйлар. Балаларның кызыксынуы тагын да арта һәм балалар бакчасына алар теләп йөриләр.

Уку елы  азагында әти-әниләр өчен эксперементаль эшчәнлек кулланып ачык дәрес уздырыла. Бу дәрестә балалар әти-әниләренә тәҗрибәләр аркылы үзләре үзләштергән алымнарны күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, балаларның дөньяны кызыксынулары  шул дәрәҗәдә  була ки, алар еш кына балалар энцеклопедиясенә мөрәҗәгать итәләр.

Дәрестә эксперементаль эшчәнлек.

Тема:   Ком иленә сәяхәт.

Максатлар: комның халәтен билгеләү, коелучан, үз халәтен үзгәртүчән  (юеш комнан әвәләп эшләп була), ком белән ясалган картиналар белән таныштыру.

Җиһазлар: ком, су, лупа, төсле кәгазь, җилем.

Эксперементаль эшчәнлек барышы:

Тәрбияче. Бүген без кунакка ком чүлендә яшәүче, сез яратып карый торган мультфильмнар  герое   «Алладин» ны чакырдык .Ул безгә бик ераклардан, ком  иленнән килеп җитте. (музыка, костюмнан икенче тәрбияче керә.)

Алладин.   Исәнмесез, нәни дусларым, менә сезнең якларга да килеп җиттем. Мин  бик ераклардан, чүлләрдән, ком иленнән килдем. Сезне үземнең яши торган мөхитем белән таныштырып китәргә телим  (слайдлар ярдәмендә ком чүлләре турында сөйләнә һәм күрсәтелә)

Балалар алдына савытларга салынган ком куела.

Алладин. Балалар, хәзер алдыбызга куелган комның халәтен тикшереп карыйк. Нинди икән ул ком?  (коелучан, коры)

Ни өчен ул коела икән? Әйдәгез комны ак кәгазьгә салып, ком кисәкләрен, нәни комчыкларны  зурайткыч пыяла аркылы (лупа) карыйк.( балалар лупа ярдәмендә ком кисәкләрен тикшерәләр)

Димәк, ком бөртекләре дә нинди икән?  (ялтыравыклы, түгәрәк, бер берсенә явышмаучан халәттә). Ком бөртекләре бер берсенә ябышмаганлыктан алардан нәрсә дә булса эшләп буламы?   (юк)

Алладин. Әйдәгез, без комны ике өлешкә бүлик һәм берсенә су кушып карыйк( балалар сулы комны әвәләп формалар ясыйлар)

 Тәрбияче. Коры комнан нәрсәләр эшләргә була икән?

(тәрбияче слайдлар ярдәмендә комнан эшләнүче төзелеш материаллары турында беренчел мәгълумат бирә). (слайдлар)

Шулай да балалар мин сезгә  комның тагын бер серен әйтергә телим. Комнан матур картиналар ясарга була  (слайдлар ярдәмендә күрсәтелә).  Хәзер без дә бөек оәссамнар  кебек картина ясап карыйк. (балалар ике тәрбияче ярдәме белән ак картон кәгазьгә карандашлы җилем белән рәсем ясыйлар һәм шул рәсем өстенә коры ком сибәләр. Артык калган комнарны  сыпырып төшерәләр)

   Дәрес ахырында гомумиләштерү була һәм балалар ясаган рәсемнәргә нәтиҗә ясала.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, эксперементаль эш алымы XXI гасыр тәрбичесенең һәм укытучысының ярдәм итү ысулы.Чөнки гаджетлар, яңа технологияләр белән бер адымда барган балаларны укырга, дөньны тануга өйрәтү, кызыксындыру  бик авыр.

 

 

Кулланылган  әдәбият

1.Иванова А.И.  Естественнонаучные наблюдения и эксперементыв детском саду. Человек.–МТУ Сфера. 2004.  – 224с.

2.Организация экспериментальной деятельности  дошкольников, методические рекомендации. под ред. Л.Н.Прохоровой.–М;АРКТ.2003 – 64с.

3.Тугушева Г.П., Чистякова А.Е. Экспериментальная деятельность для детей среднего и старшего возраста. ДЕТСТВО-ПРЕСС  2014 – 27 с.

4.Шапиро А.И. Первая научная лаборатория ТЦ СФЕРА 2016 – 89с.