Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар теленә ѳйрәтү

Илмира НАСЫЙБУЛЛИНА

Азнакайдагы 12 нче «Росинка» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искә алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате – театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.

Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен, сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын куллану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык күрсәтү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Театрда катнашучы бала үзен иркен тота, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы арта.

Сәхнәләштерү тѳрле образларны уйнау, шигырьләр сѳйләү, кичәләрне һәм бәйрәм иртәләрен иҗади оештыру – боларның барысында да театр теле үзенчәлекләре чагыла. Театр элементларын турыдан-туры белем бирү эшчәнлегендә куллану бик отышлы. Алар әкиятләрне рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп сѳйләргә ѳйрәнәләр, шигырьләрне яттан сѳйлиләр. Рус балалары да бик теләп катнашалар. Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Мондый эшчәнлекләр хәтердә кала һәм татар телен ѳйрәнүгә кызыксынуны тагын да арттыра.

Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алырга кирәк. Мәсәлән, «Шалкан», «Теремкәй», «Йомры икмәк» һ.б.

Балалар спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша, тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.

Әлбәттә, әти-әниләрнең ярдәменнән башка театр эшчәнлеген  күзалдына да китереп булмый.

Әти-әниләр, үз чиратында, баласының оста чыгыш ясавын күрү түгәрәкнең киләчәге турында сөйли.