Балалар бакчасында татар мультфильмнарын куллану
№ 184
Надия МИФТАХЕТДИНОВА,
Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә hәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы
Балачакта баланың бөтен гомере буена файдаланачак сыйфатлары, хис-тойгылары формалашуы, әйләнә-тирә дөньяда үзен аңлау процессы башлана, бу исә балаларны эзлекле рухи-әхлакый һәм полимәдәни тәрбияләү мөмкинлеген тәэмин итә [1, 155 б.].
«Татармультфильм» берләшмәсендә иҗат ителгән мультфильмнар милли мәдәниятне чагылдыруның һәм үстерүнең заманча анимацион формасы булып тора, тамашачыларга визуаль образлар, җыр һәм музыка, рәсем сәнгате, шагыйрь һәм язучыларның әсәрләре аркылы татар халкының телен һәм үзенчәлекле мәдәниятен тирәнрәк аңларга һәм тоярга ярдәм итә. Әйтик, «Зилант әкиятләре» трилогиясендә төп герой – кечкенә Зилант– ул чынлыкта Казан символы булган Зилантның оныкчыгы булып тора. [4]. Зилантик игелек, хезмәт сөючәнлек, үзара ярдәмләшү һәм дуслык турында гыйбрәтле хикәяләр сөйли. «Зилант әкиятләре» трилогиясе «Умарта һәм Шөпшә», «Кем иң көчле?», «Каз бәбкәсе һәм Аккош баласы» мультфильмнарын үз эченә ала, hәм алар Казан шәһәренең осталары, һөнәрчеләре, игелекле кешеләренә багышлана. «Сабантуй» сериалы кыска мультфильмнардан гыйбарәт, алар юмор белән халкының яраткан бәйрәме – Сабан туе һәм татар мәдәнияте турында сөйли. Сериалда бәйрәм атмосферасы, аның мәзәк дәрте, халык уеннары, көч сынашуы, җитезлек һәм татар хапкының зирәклеге күрсәтелә. «Кырмысказки» (Кырмыска әкиятләре) сериалының исеме татар телендәге «кырмыска» сүзеннән алынган. Сериалны эшләүчеләр татарларның милли характерын күңелле һәм юмористик кыска мультфильмнар – «гэги» аша күрсәтергә омтылганнар. Һәр серия халык мәкален тәкъдим итә, һәм бу –балалар аудиториясен татар мәдәнияте белән таныштыруның тагын бер юлы. «Сабантуй» һәм «Кырмысказки»ның күңелле һәм шаян сериаллары милли характер, юмор, игелеклелекне һәм кунакчыллыкны ачык һәм эмоциональ яктан күрсәтә [4].
Һәр кешенең балачагы таныш әкиятләр, матур рәсемнәр һәм ассоциацияләнгән күңелле истәлекләр белән бәйле. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мультсериаллар сайлауга аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки нәкъ менә шушы яшьтә әйләнә-тирә дөньяны кабул итү, сәбәп-тикшерү элемтәләрен аңлау, психика, гадәт, эстетик тәм, юмор хисе формалаша.
Психологлар өч яшькә кадәр тулы метражлы мультфильмнар карарга киңәш итми. 1 – 2 яшьтәге балаларга табигать, хайваннар дөньясы, чәчәкләр һәм үсемлекләр турында кыска анимация карарга тәкъдим итә. Чөнки бу яшьтә бала, нигездә, хайваннар турында әкиятләр тыңлый һәм кабул итә. Мәсәлән, «Төлке белән Каз», «Гали белән Кәҗә» кебек мультфильмнарны күрсәтергә була [3].
3 яшьтә балалар катлаулырак сюжетларны да кабул итә ала, әмма алар дөрес һәм өйрәтү характерында булырга тиеш. Мәсәлән, карарга «Ялкау маэмай» тәкъдим ителә [3].
4 яшендә балалар мультфильмнарны аңлы рәвештә кабул итәргә сәләтле. Бу яшьтә бала инде социаль мөнәсәбәтләрне – дуслыкны, мәхәббәтне, тугрылыкны, бәладә булышлык күрсәтүне, явызлыкка каршы яхшылык белән көрәшне, тормыш һәм үлем һ. б. кебек сыйфатларны кабул итә башлый. 4 яшьлек балалар өчен мультфильмнарда төп гамәлдәге затлар инде хайваннар гына түгел, кешеләр дә. Алар өчен «Куян кызы», «Чукмар белән Тукмар», «Агачлар да авырый», «Төлке белән Каз», «Ак бабай», «Яңгыр илә Кояш» кебек мультфильмнар тәкъдим ителә. «Кышкы кич», «Кызыклы шәкерт», «Шаян песи», «Ай һәм Кояш», «Сөткә төшкән тычкан», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Туган тел», «Туган авыл» классик серияләрне күрсәтергә мөмкин [3].
5 яшьтә балалар яхшылык һәм яманлык бүленешен аңларга тиеш, мәсәлән «Ике кыз», «Өч кыз». Бу баланы җәмгыятьтә алга таба җайлаштыру өчен мөһим. Балага куркынычлы мультфильмнар да тәкъдим итәргә кирәк, бу – аңарда саклану реакциясен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк [3].
Алты яшьтән өлкән балаларга «Шүрәле», «Су анасы», «Кисекбаш», «Кәҗә һәм Сарык хикәясе» мультфильмнарын карарга тәкъдим итәргә була. Бу чорда «Ак барс», «Мирас угы» кебек табигый, физик, социаль күренешләр турында сөйләүче тулы бер мультсериаллар карарга була [3].
Мультфильм күңел ачу гына түгел, бала үсешенең нәтиҗәле ысулы булырга тиеш. Бала экраннан мөстәкыйль рәвештә аерылып тора алмый, монда аңа олылар ярдәм итсә яхшырак. Балалар эшчәнлекнең пассив төренә ияләшәләр, бу ерак киләчәктә тагын да куркынычрак күңел ачуларга тартылырга мөмкин. Мультфильмнарның тиешенчә бала яшенә туры килүе мөһим. Соңыннан бала белән каралган мультфильм турында фикер алышырга кирәк. Әңгәмәнең беренче өлешен «Кинотеатрга бару» уен ситуациясеннән башларга мөмкин. «Сеанс» алдыннан балалар афишаларда урнаштырылган мультфильмнардан, балалар китапларыннан рәсемнәрнәр, аннары мультфильм фрагментын яки мультфильмны карыйлар. Бу, әлбәттә, мультфильмнарның дәвамлылыгына бәйле.
Гадәттә, мультфильмның каралган фрагментын тикшерү процессында бала эмоциональ рәвештә хыяллар дөньясына чума, шул вакытта ул хайваннарны ничек сурәтли? Мәсәлән: «Аның йоны шундый йомшак, мин мәчене йонлач итеп ясыйм», яки «Минем этнең гаиләсе тату булыр, мин аны көчекләр белән ясыйм», диярме? Мультфильм турында фикер алышканнан соң, персонаж яки мультфильм күренешләрен сурәтләү, табышмаклар, мәкальләр, персонажлар рәсемен ясау белән бәйле эшчәнлекне оештыру аеруча мөһим. Әйтик, Габдулла Тукайның «Эштән соң уйнарга ярый» дигән шигыре буенча иҗат ителгән мультфильмны алыйк. Аның эчтәлеге: Кояш, Сандугач, Алмагач малайны урамда уйнарга чакыра, ә ул бу вакытта укый. Малай баш тарта, чөнки аңа дәрес әзерләргә кирәк. Ул эш башкарганнан соң гына уйнарга чыга. Аның өй эшен әзерләү бик мөһим. Төп фикер шунда: тырыш, сабыр малай үз эшен башкаруга җаваплы карый, өй эшләрен вакытында һәм дөрес башкарырга тырыша, димәк, «эштән соң уйнарга була» яки «эш башкаргач уйнарга ярый».
Караганнан соң балалар белән мультфильм эчтәлеге буенча сөйләшергә һәм сораулар бирергә мөмкин:
- Малайны урамга кояш нинди сүзләр белән чакыра?
- Малай ничек җавап бирә?
- Сандугач нәрсә турында җырлый?
- Малай сандугачка ничек җавап бирә?
- Ә алмагач урамга ничек чакыра?
- Малай алмагачка нинди җавап бирә соң?
- Малай урамга кайчан чыга?
- Кояш, сандугач, алмагач малайны ничек каршы алалар?
- Мультфильм ничек атала?
Ә аннары «Эшләсәң, эш табыла» дигән сүзле уен уйнарга тәкъдим итәргә була [2, 28 б.].
Яки, мисал өчен, Г.Тукайның «Бала һәм Күбәләк» шигыре буенча иҗат ителгән мультфильмны алыйк. Көннәрдән бер көнне кыз күбәләкне очрата һәм алар бик ягымлы сөйләшә. Кызга күбәләкләрнең ничек яшәүләре бик кызык. Күбәләк табигать белән ничек аралашуын сөйли: оча, йөри, матур чәчәкләр белән соклана, әмма күбәләк моңсу, аның дуслары юк, ул ялгыз. Педагог балалар белән мультфильм эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрә:
- Мультфильм ничек атала?
– Бала күбәләктән нәрсә турында сорый?
– Күбәләк ничек җавап бирә?
– Ул кайда яши?
– Күбәләк нәрсә белән туклана?
– Нигә күбәләкне рәнҗетергә ярамый?
Әңгәмәдән соң «Кызыл мәкләр күбәләкләр» җырын тыңларга (Ә.Ерикәй сүзләре, М.Мозаффаров көе, «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» методик кулланмасына аудиокушымта), «Күбәләкләр һәм чәчәкләр» дигән дидактик уенын уйнарга була [2, 28 – 29 б.].
Барлык бу алымнар һәм ысуллар мультфильмнарның балалар эшчәнлеген оештыруда, яшь буынны төрле яклап үстерүдә һәм тәрбияләүдә нәтиҗәле ысулларының берсе булуын тагын бер кат раслый..
Кулланылган чыганак:
- Наумова Т.В., Тихомирова О.Б. // Фән һәм дөнья. – 2014. – № 1 (5). – 306 – 309.
- Мәктәпкәчә белем бирү программалары кысаларында «Татармультфильм» берләшмәсенең мультипликацион фильмнарын куллану: методик тәкъдимнәр /авт. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.Г.Кидрячева. – Казан: Мәгарифне үстеру институты, 2018. – 49 б.
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы: рәсми сайт. Кулланучылар-URL. http://mon.tatarstan.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 28.06.2009). – Текст: электрон.
- «Татармультфильм» берләшмәсе сайты: сайт. – URL:http:/tatarmultfilm.ru (мөрәҗәгать итү датасы: 28.06.2009). – Текст: электрон.