Балалар бакчасында сабантуй бәйрәме

№ 207

Гөлүсә ГАТАУЛЛИНА,

Казандагы 402 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: сабантуй татар милли бәйрәме, аның тарихы, бәйрәмне үткәргәндә саклана торган гореф-гадәтләре турында күзаллауны баету.

Бурычлар:

– балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам иттерү: сабантуй бәйрәме турында идея бирү, кызыксыну һәм ярышларда катнашу теләге уяту;

– балаларда физик сыйфатлар үсешенә ярдәм итү: көч, тизлек, балаларның физик активлыкка ихтыяҗын канәгатьләндерү;

– кагыйдәләрне һәм төрле биремнәрне үтәүгә җаваплы караш тәрбияләү;

– позитив эмоцияләр үсешенә, яшьтәшләре белән аралашу сәләтенә, үзара аңлашуга һәм кызганучанлыкка ярдәм итү.

Үткәрү урыны: балалар бакчасы участогы.

Уеннар өчен җиһазлар: агач атлар, чүлмәк, капчык, кашыклар, чиләк, аркан.

Бәйрәм барышы

Алып баручы. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Бүген без татар халкының милли бәйрәме – сабантуйны бәйрәм итү өчен җыелдык. Сабантуй – хезмәт бәйрәме, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Бу бәйрәмдә кешеләр үз көчләрендә, җитезлектә ярышалар. Шулай итеп, сезне «Сабантуй» балалар бәйрәме чакыра!

Бүген безгә бәйрәм килде,

Җырла, чап, көрәш, бие!

(“Сабантуй» җыры (Г.Зәйнашева сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) яңгырый. Балалар шигырь сөйли.)

1 нче бала.

Шатлыклар күңелебездә,

Ак кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүген бездә.

2 нче бала.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та,

Сабантуй бүген бездә.

3 нче бала.

Әйдәгез, бер рәхәтләнеп,

Шаярыгыз, көлегез,

Рәхәтләнеп көлә белү –

Витамин ул: белегез.

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп белегез.

Алып баручы.

Сабантуй елга бер килә,

Күңелле олы бәйрәм.

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.

(«Шома бас» татар биюе. Шомбай – шәп егет биеп керә.)

Шомбай. Исәнмесез, балалар. Мин сезнең балалар бакчасы яныннан үттем һәм сезнең ничек күңелле, ничек шатланып җырлавыгызны ишеттем. Ә нигә монда балалар күп җыелды? Барыгыз да шат күңелле. (Балаларның җавабы.)

Шомбай. Сабантуй бәйрәме? Ничек яхшы! Балалар, мин күп уеннар, ярышлар беләм. Минем белән ярышырга телисезме? (Балаларның җавабы.)

Шомбай.

Ул чакта игътибар!

Атлар килә чабыштан.

Кем узар дан уздырып,

Ярсып чабуларыннан

Тузаннар кала тузып.

1 нче уен – ”Ат чабышлары «

Шомбай. Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк?

2 нче уен – “Кашыкка күкәй салып йөгерү”

Шомбай.

Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил,

Егыла гына күрмә.

3 нче уен –Су ташу”

Шомбай.

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

4 нче уен –Чүлмәк вату”

Шомбай.

Сабан туе, сабан туе,

Без бакчада уйныйбыз.

Ярышабыз, узышабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

(“Әйлән-бәйлән” җырын җырлыйлар.)

Шомбай. Ярышларны дәвам иттерәбез.

5 нче уен – “Күзне бәйләп бүләк кисү”

6 нчы уен – “Капчык белән сикерү”

Алып баручы.

Малайлар, егетләр, балалар,

Арканга  чакырабыз!

Җиде – сулдан, җиде – уңнан,

Көчләрне сынашабыз!

Шомбай. Ә хәзер соңгы ярыш.

7 нче уен – “Аркан тартышу”

Алып баручы.

Котлы булсын бәйрәмебез –

Ямьле сабан туйлары!

Һәр кешенең якты булсын

Барлык хыял-уйлары.

(“Әпипә” биюе башкарыла.)

Алып баручы:

Сабантуймы, сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

Шомбай. Бик зур рәхмәт, балалар, бик күңелле бәйрәм ясадыгыз. Миңа бик ошады, киләсе елга да сабан туена сезгә килермен. (Бәйрәм ахырында барысына да бүләкләр тапшырыла.)

Алып баручы. Менә күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм шатлыклы көннәр телибез. Сау булыгыз!