Балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме

Гөлнара ИХСАНОВА,

Азнакайдагы 14 нче «Чишмәкәй» балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Кичә барышы

(Музыка уйный.)

Алып баручы.

Саумы, июнь, Сабантуйлар ае!

Саумы, Сабантуйлы кин мәйдан!

Менә шулай, матур яшәгез! – дип,

Жыйдык әле сезне янадан!

Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

(Җырлый-җырлый Шәвәли керә.)

Шәвәли.

Карагыз, кара,

Ямьле җәй килгән.

Иң матур яшел

Күлмәген кигән.

Яшел hәм матур

Аяз көннәрдә

Су коенырмын мин

Елга-күлләрдә.

Э-э, исәнмесез, балалар! Мин сезне Сабантуй бәйрәменә чакырырга килдем. Без анда футбол уйныйбыз, су коенабыз, комда кызынабыз, балык тотабыз.

Алып баручы. Эх, Шәвәли, Шәвәли, сабантуенда футбол уйныйлармыни? Балык та тотмыйлар.

Шәвәли. Ә мин шулай дип белдем. Менә кармаклар, туплар алып килдем.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле, Шәвәлигә Сабантуй нинди бәйрәм hәм ничек уздырыла икәнен сөйләп бирик әле.

Иртәгә бәйрәм буласы көнне кызлар, егетләр гармуннар белән җырлый-җырлый, колга күтәреп, бүләк җыярга чыкканнар. Колга башына чиккән сөлге бәйләгәннәр, hәр өйдә Сабантуй бүләге алдан әзерләнгән.

Ел саен язгы чәчү эшләре тәмамлангач, авылларда hәм шәhәрләрдә татар халкының зур бәйрәме – Сабантуй үткәрелә. Бу бәйрәмне яшел чирәмле матур болыннарда үткәрәләр. Бәйрәм буласы урынны матур итеп бизиләр. Ераклардан бәйрәмгә кунаклар кайта. Сабантуй бәйрәме – чын дуслык бәйрәме ул, чөнки анда төрле милләт кешеләре дә катнаша.

Шәвәли, без сине безнен белән бергә «Сөрән сугу» бәйрәменә  чакырабыз. Рәхим ит!

1 нче бала.

Күнелле Сабантуйлары!

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйнарбыз әйлән-бәйлән.

2 нче бала.

Без җырларбыз Сабантуйда

Иң матур җырлар сайлап.

Безнен җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

3 нче бала.

Чаптар өстендә чабып,

Катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп,

Узышырга йөгереп,

4 нче бала.

Татарча бил алышып,

Аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып,

Үткенлектә сынашып,

Җиңсәң әгәр, Сабантуй –

Эчкә шатлык туймас туй!

5 нче бала.

Сабантуй, Сабантуй!

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Гөрләп килә, Сабантуй!

6 нче бала.

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Калфак кигән кызларның

Багып алчы йөзенә.

7 нче бала.

Нинди матур татар улы,

Куз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәе

Анын күркәм йөзенө.

8 нче бала.

Сабантуй – яз бәйрәме,

Шатлык һәм хезмәт туе.

Уйнап, көлеп, жырлап-биеп,

Бәйрәм итик көн буе!

9 нчы бала.

Күңелле Сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый-җырлый

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

10 нчы бала.

Без җырлыйбыз Сабантуйда

Иң матыр җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Алып баручы. Ә хәзер бәйгеләрне башлыйбыз.

Беренче бәйге. Кашык белән йомырка белән йөгерү (2 нче төркем, 4 нче төркем, 6 нчы төркем, 10 бала).

Икенче бәйге. Парлап аяк бәйләп йөгерү (мәктәпкә эзерлек төркем+ гимназия укучылары).

Өченче бәйге. Капчык киеп йөгерү (1 нче төркем+мәктәпкә әзерлек төркемнәр).

«Ин матур биюче» бәйгесе (2 нче төркем балалары белән)

Дүртенче бәйге. Чүлмәк вату (барлык төркемнәр дә катнаша+ гимназия укучылары – 5 бала).

Бишенче бәйге.Бәйләнгән күз белән бүләк кисү (барлык төркемнәр катнаша+гимназия укучылары – 2 бала).

Алтынчы бәйге. Таяк белән тартышу (hәр төркемнән 2 бала).

Тәрбиячеләр, укытучылар өчен уеннар

  1. Чүлмәк вату.
  2. Киянтә чиләк белән йөгерү.
  3. Кашык белән йомырка белән йөгер.ү
  4. Парлап аяк бәйләп йөгерү.
  5. Кул көрәше ярышы (2 бала).
  6. Аркан тартышу (командалап).
  7. Ат чабышы (командалап).
  8. Көрәш (hәр төркемнән 2 бала).

Алып баручы.

Сабантуй – яз бәйрәме,

Шатлык һәм хезмәт туе.

Уйнап-көлеп, жырлап-биеп,

Бәйрәм иттек көн буе!

Безнең күңелле бәйрәмебез ахырына да якынлашты. Барлык кунакларга бик зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!