Балалар бакчасында Рәдиф Гаташ иҗатыннан файдалану

Анита СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I  квалификация категорияле тәрбиячесе

Альбина МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасы  тәрбиячесе

Тарихыбызда сүз сәнгате өлкәсендә иҗат иткән талантлы шагыйрьләребез шактый күп. Соңгы дәвердә аеруча Рәдиф Гаташ шундый каләм остасы булып аерылып тора. Рәдиф Гаташ шигърияткэ узган гасырның 60 нчы елларыннан сон романтик рухлы ярсу һәм тормышка гашыйк шагыйрь булып килеп керә. Ярты гасыр татар әдәбиятын Рәдиф Гаташ иҗатыннан башка күз алдына да китереп булмый. Аның шигырьләрендә уй-кичерешләр оста һәм нәфис яңгырашлы итеп бирелә. Укый башлаган кайсы гына шигырен алма, ахырына кадәр укып бетермичә туктала алмыйсын. Ул – табигый шигъри сәләткә ия сүз остасы. Кечкенәдән матур табигатьле авыл җирендә туып үсү, аның мәрхәмәтле әти-әнисе, туганнары, моңга бай кешеләре, мәктәп укытучылары булачак шагыйрьгә йогынты ясамый калмаганнардыр.

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. Гаиләдә алар өч малай була. Әтисен сугышка алалар. Әнисе өч бала белән берүзе кала. Тормыш бик авыр була. Булачак шагыйрь кечкенәдән авыр тормышны, әнисе һәм башка хатын-кызның  авырлыклырга бирешмичә илне, балаларны саклап калу өчен бөтен кочләрен куюларын күреп үсә. Шуңа күрә дә үзенен күп кенә шигырьләрендә ул хатын-кызга дан җырлый. Бернинди авырлыкларга бирешмичә, ирләрен сугыштан тугры булып көткән хатын-кыз образын соңыннан Рәдиф Гаташ үз иҗатында мактый, олылый.

Рәдиф Гаташ, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетынын татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казан шәһәренә күчеп килә һәм Казан дәүләт университетынын татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын Татарстаннын Мөслим районы Уразмәт урта мәктәбендә башлый, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Ике елдан яңадан Казанга килә. 1966 – 1967, 1969 – 1971 елларда –Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, 1973 – 1974 елларда – «Ялкын» журналында бүлек мохәррире, 1975 – 2011 елларда «Казан утлары»нда поэзия бүлеге мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Р.Гаташ иҗатында төп урынны мәхәббәт лирикасы били. Ул сөю-мәхәббәтне кеше яшәешенең төп сыйфаты, асыл мәгънәсе, кыйбласы итеп карый. Мэхәббәттән башка тереклек юк. Шуңа күрә дә шагыйрь мәхәббәтне зурлый, күтәрә. Аның иҗатында бернинди әдәпсезлек, тупаслылык юк, бар да зәвыклы һәм әхлакый-инсани кысаларда тасвирлана. Анын иҗаты эчкерсез, ихлас. Жанр ягыннан караганда ул – татар шигъриятендә борынгы Шәрык традицияләрен, аерым алганда, газәл һәм робагый жанрларын дәвам иттерүче шагыйрьләрнен иң күренеклесе.

Бүгенге көндә мәхәббәт темасы кешелек дөньясының гаять катлаулы чорында актуаль проблемаларнын берсе булып тора. Соңгы елларда катлаулы мохиттә кешенең мәхәббәт хисләре тупасланып китте. Бу олы хисне саклап калу өчен татар халкының күренекле әдипләре Кол Гали, Габделҗәббар Кандалый, Габдулла Тукай, Һади Такташ һ.б ларның иҗатларында, мораль әхлакка каршы килә торган тәртипсезлекләргә каршы мәхәббәт поэзиясендә шигырь, газәл һәм робагыйлар иҗат итү аша күп көч куйганнар. Рәдиф Гаташ та остазлары үрнәгендә үзенең иҗатында җир йөзендә яшәүнең мәгънәсе яратудан торуын төрле елларда язылган поэмалары, шигырьләрендә күрсәтә алды. Ул күренекле әдипләребезнең эстафетасын кыю рәвештә үз кулына алды һәм мәхәббәт хисенең бер дә картаймавын, гасырлар буена дәвам итүен тирән фәлсәфи уйланулар аша раслый. Аларны укыгында хисләр яңара, тормышка ямь өсти.

Рәдиф Гаташнын язганнарын укыйлар, тыңлыйлар, аеруча яшьләрнең яраткан шагыйре ул. Анын әдәби кичәләрдәге, радио-телевидениедәге, төрле чаралардагы ялкынлы чыгышлары беркемне дә битараф калдырмый, күңелләрне кузгата, игътибарны җәлеп итә. Өлкән буын кешеләре дә аның шигырьләрен үз итеп һәм яратып укый. Аңа охшарга тырышып үзләре дә мәхәббәт турында кыска шигырьләр иҗат итә. Шундыйларнын берсе,  Рәдиф Гаташ иҗатына гашыйк булган сыйныфташым Ирек Рамазан улы Шакиров мәхәббәт шигырьләре яза. Берничәсен журнал укучылар игътибарына да тәкъдим итәсем килә.

Йолдыз атылды

Күктә бер йолдыз атылды,

Атылды – сүнәр өчен.

Кешеләр җиргә туалар

Сөелер, сөяр өчен.

Кешеләр җирдә яшиләр,

Соңгы сүз әйтер өчен.

Кешеләр җирдән китәләр,

Җыр булып кайтыр өчен.

Яшерен сөю

Синең назлы кайнар сулышың

Бөрки миңа йөрәк җылысын.

Ачы ләззәт миндә, яшерен яну –

Әллә мавыгу бу, әллә табыну.

Син барында минем янымда,

Бөтен җиһан сыя җаныма.

Якынайта синең күз карашын

Йөрәк белән йөрәк арасын.

Миңа дәва синең назларың,

«Син», – дип ата якты таңнарым.

Рәдиф Гаташ шулай ук балалар өчен дә күп шигырьләр яза. Аның балалар өчен язылган шигырьләре кызыклы, эчтәлеге ягыннан җиңел аңлашыла һәм тәрбияви рәвештә язылган. Ул шигырьләрендә балаларны татулыкка, дуслыкка, туганлыкка өнди. Шулай ук матурлык, сафлык, уңганлак сыйфатларын балаларда күрергә тырыша.

Мәктәптә уку дәверендә безне күренекле Рәдиф Гаташ иҗаты белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Мөхәммәт кызы Әхмәтгалиева таныштырды. Укытучыбыз безгә кечкенәдән әдәбиятка, поэзиягә кызыксыну уятты. Аның дәресләре бик кызыклы һәм эчтәлекле уза иде. Кайсы гына язучы булмасын, аларның биографияләре, тормыш юллары, иҗатлары турында бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйли белә иде. Укытучыларыбыз биргән белемнәрне, әдәбиятка мәхәббәтне хәзер без үзебез тәрбияли торган балаларга бирергә тырышабыз.

Хәзерге вакытта без Совет районындагы 230 нчы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлибез. Үзебезнен эшебездә татар язучылары иҗаты белән балаларны кечкенәдән таныштырып тәрбиялибез һәм белем бирәбез. Рәдиф Гаташнын балалар бик яратып укый торган әсәрләреннән «Зәңгәр ил – балачак иле», «Салават атлы малай», «Гөллэр елый, улым…” дигән шигырьләрен аерып әйтергә була. Бу шигырьләрне без өлкән төркем балалары белән укырга яратабыз, иллюстарацияләрен карыйбыз. Шигырьне укыганнан сон аңа анализ ясыйбыз, эчтәлеге буенча рәсемнәр ясыйбыз һәм әсәрне сәхнәләштерәбез. Рәдиф Гаташ шигырьләре аша балаларда туган илгә мәхәббәт, туган як табигатен саклау, матурлыкка һәм батырлыкка омтылыш тәрбиясен киң кулланып була. Безнен методик темабыз – «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигать өлкәсендә белем бирү». Шушы темага кагылышлы Рәдиф Гаташнын «Гөлләр елый, улым…» шигырен өлкән төркем балалары белән сәхнәләштердек. Бу – балаларга экологик һәм эстетик тәрбия бирү чарасы булып тора. Алга таба да без Рәдиф Гаташ иҗаты белән тирәнтен танышырга һәм үзебезнен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү процессында анын шигырьләрен киң кулланырга уйлыйбыз.