Балалар бакчасында, нейроуеннар, ритмика ярдәмендә татар телен айрәтү
Айгөл ХӨСӘЕНОВА,
Казандагы 175 нче
балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Бәхәссез, сөйләм баланың психик сәламәтлегенең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе булып тора. Мәктәпкәчә яшьтә сөйләмнең авыр үсеш алмауының төп билгеләре булып сөйләмнең соңрак башлануы, сүз запасының чикләнгән булуы тора. Бу чорда балалар өчен уен төп эшчәнлек булып тора. Баланың уенга кызыксынуы юк икән, хәрәкәтләнү сәләте тоткарланган икән, димәк сөйләм күнекмәсе дә формалаша алмый.
Хәзерге үсеш процессында бер урында гына калып булмый. Яңа мавыктыргыч уеннар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны аеруча кызыксындыра. Шуңа күрә тәрбиячеләр алдында, элеккеге традицион алымнарны яңаларына алыштыру бурычы торда. Укыту–методик ярдәмлек (УМК) белән эшләү барышында баланы ничек кызыксындырырга, яңа технологияләр кулланырга дигән актуаль проблемалар туа. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә, балаларга татар теле өйрәтүдә дәрес уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйм. Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
Эзлзнүләр мине бер кызыклы уен төре белән таныштырды, нейро уеннар. Нейро уеннар-алар, баланың психик процессларын үстерүче уен комплекслары. Әлеге уеннар баланың баш мие белән эш итәләр, игътибарлыкны, хәтерне, сөйләм телен, фикерләү, әйләнә-тирәдә үз-үзеңне тоту кебек күнекмәләрне активлаштырырга булышалар. Нейро уен алымнарын куллану татар телен өйрәтүне кызыклы, мавыктыргыч итә, ә бу инде нәтиҗә дә үзен озак көттермәгәнлекне аңлата.
Нейроуен алымнарын кулланып без нинди нәтиҗә алабыз:
– сүзнең дөрес әйтелешен өйрәнә;
– лексик , грамматик материал ныгытыла;
– сөйләргә, үзенең фикерен әйтергә өйрәнә;
– уйларга өйрәнә;
– хәтере әйбәтләнә;
– телгә карата кызыксынучанлыгы арта;
– иң мөһиме – телгә мәхәббәт уяна.
Эшчәнлегемдә тагын бер кызыклы алым – ул ритмик уеннар. УМК буенча булган лексик минимумны кабатлыйбыз, ныгытабыз.
Әлеге алым белән эшләгән дәвердә шундый нәтиҗәләргә килдем:
– бала сүзләрне истә калдыра;
– сүзләрнең дөрес әйтелеше дә төзәтелә;
- балалар ритм дигән төшенчәне аңлый башлый;
- тыңларга өйрәнәләр;
– игътибарлыклары арта;
– сөйләм телләре үсә.
Балаларнвң яшь үзенчшлекләрен истә тотып, берничә уен тәкъдим итәм.
- “Кем җитез?”, стаканнар белән уен, зурлар төркеме өчен.
Уенның максаты: лексик минимумны ныгыту, сүзләрне истә калдыру, фикерләү һәм тизлекне формалаштыру.
Уенчылыр саны чикләнмәгән. Иң мөһиме тәрбияче артыннан дөрес итеп кабатлау. Балалар идәнгә тезелеп утыралар, аларга стаканнар бирәбез. Стаканны бала каршысына әйләндереп каплап куя, һәм тәрбияче артыннан ишеткән команданы кабатлый.
Стаканның төбенә уң кул белән сугып алабыз.
Бергәләшеп кул чабып алабыз.
Сул кулыбыз белән стаканның уң ягына идәнгә сугабыз,
Уң кулыбыз белән стаканның сул ягына идәнгә сугабыз.
Стаканны уң ягыбыздагы күршебезгә бирәбез.
Стаканның төбенә сул кул белән сугып алабыз.
Бергәләшеп кул чабып алабыз.
Сул кулыбыз белән стаканның уң ягына идәнгә сугабыз,
Уң кулыбыз белән стаканның сул ягына идәнгә сугабыз.
Стаканны сул ягыбыздагы күршебезгә бирәбез.
Стаканның төбенә уң кул белән сугып алабыз.
Бергәләшеп кул чабып алабыз.
Сул кулыбыз белән стаканның уң ягына идәнгә сугабыз,
Уң кулыбыз белән стаканның сул ягына идәнгә сугабыз.
Бергәләшеп кул чабып алабыз.
Уен тәмам.
- «Тылсымлы туп» уены, кеченәләр төркеме өчен
Уенның максаты: үтелгән темаларны, сүзләрне ныгыту, тизлек һәм фикерләү сәләтләрен булдыру.
Уенда барлык төркемдәге балалар да катнаша. Зур түгәрәк ясап, балалар кечкенә мендәрләр салып бер-берсенә каршы идәнгә утыралар, музыкага балалар җыр җырлыйлар. Беренче куплетта балалар бер-берсенә туп биреп җырлыйлар.
Ап–ак куян утыра, колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә.
Икенче куплетта,йөзләре белән түгәрәк борылып утыралар, түгәрәк буенча бер-берсенә тупларны биреп җырлыйлар.
Аңа тик тору кыен, җылыта ул тәпиен.
Менә шулай, менә шулай җылыта ул тәпиен.
Өченче куплетта балалар тупны идәнгә бәреп, янәшәдәге иптәшенә тапшыра.
Куян тик торса туңа, сикергәли ул шуңа.
Менә шулай, менә шулай сикергәли ул шуңа.
Көй беткәч балалар тупны идәнгә куен кул чабалар.
- «Тылсымлы таякчыклар» уены, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен
Уенның максаты: сүзләрне истә калдыру, дөрес әйтелешен ныгыту, ритм төшенчәсен аңлау, игътибарлыкны арттыру, сөйләм телен үстерү.
Биш бала катнаша. Балалар кечкенә мендәрләр белән, түгәрәк ясап, идәнгә тезелеп утыралар.Һәр баланын кулында икешәр таякчык була. Балалар каршына бер темага караган 5 сурәт куела. Мәсәлән: яшелчәләр. Таякчыклар кулланып, музыка ритмына кушылып, шул сүзләрне әйтергә кирәк була. Тәрбияче таякларны бер–берләренә сугып балалардан сорый:
–Бу нәр-сә?
Балалар каршында нинди яшелчә ятса, шулны атап, таякчыкларны бәреп җавап бирәләр. ( 1 нче бала: по-ми-дор, 2 нче бала: ал-ма, 3 нче бала: кы-яр, 4 нче бала: су-ган, 5 нче бала: ки-шер, – дип)
Шул рәвешле, шушы яшелчәләргә караган башка сораулар биреп, уен дәвам итә.
