Балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме

Римма ЗӘЙНУЛЛИНА,

Казандагы 394 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Катнашалар: альш баручы, Ак әби, Кыш бабай, әби, бабай, Нәүрүзбикә, егет, кыз.

Бәйрәм кичәсе барышы

(Әби, бабай залга керәләр, өстәл янына утыралар, сыйланалар, чәй эчәләр. Балалар, алып баручы, Ак әби керәләр, исәнләшәләр.)

Алып баручы. Безнең төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре бүген, нићаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабабызның чәчләре кар сулары булып ага башлагач, әби-бабаларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Бала.

Кызлар, дуслар, тыңлагыз!

Нәүрүз җитте, уйнагыз,

Эшегезне ташлагыз.

Кузы, күкәй, каймак, май

Әзерләек без, давай,

Нәүрүз, Нәүрүз!

Ак әби. Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар, өйдән-өйгә кереп, теләкләр теләп, сый җыеп йөргәннәр.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар hәм кадерле балалар! Без дә бүген язны – Нәүрүзбикәне каршы алырга җыендык. Әйдәгез әле, ул килгәнче сый-хөрмәт алып килик. (Альш баручы ишек шакый.)

Бала.

Торыгыз, тор, хуҗалар,

Нәүрүз җитте, беләсез?

Нәүрүзчеләр килде сезгә,

Ни сөенче бирәсез?

Алып баручы.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез. (Түтәй ишек ача.)

Әби, бабай.

Керегез, керегез, балакайларым.

Без сезне күптән көтәбез.

Нәүрүз котлы булсын!

Ир бала (шәкерт).

Өйдәме түтәй?

Жәтрәек бер күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Әби. Мәгез, мәгез, алыгыз, балалар!

Бабай. Нәүрүз котлы булсын!

Бала.

Аягым җиңел булсын,

Яңа елыгыз котлы булсын,

Ашлыгыгыз яхшы булсын,

Башагы биш карыш булсын.

Әби, бабай.

Амин, амин, шулай булсын,

Нәүрүз котлы булсын!

Кыз бала.

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, кашык кирәк.

Күмәчен дә кызганма,

Озак яшә, сызланма.

(Бабай кызга сөлге белән күмәч бирә. Балалар рәхмәт әйтеп алалар. ”Яз килә” җыры башкарыла. Балалар татар халык биюен бииләр. Бабай белән әби дә бии.)

Алып баручы. Балалар, татар халкының милли уены – ”Йөзек салыш” уйнап алабызмы? (Уен оештырыла.)

Алып баручы. Булдырдыгыз, матур итеп уйнадыгыз, рәхмәт!

Балалар, ә күпме сый-хөрмәт җыйдыгыз икән? Ягез әле, күрсәтегез Ак әбигә.

Ак әби. Безне бик зурладылар, сый-хермат күп җыелды. Ә хәзер аларны өстәл өстенә куйыйк. (Салалар.) Еллар тыныч, уңышлар мул булсын. Балалар, безгә, бәлки, сыйланырга вакыттыр?

Альш баручы. Ак әби, син нәниләрне сыйларга ашыкмый тор. Чөнки безнең әле киләсе кунакларыбыз бар. (Сорнай кычкырталар. Залга егет белән кыз керә.)

Егет. Тыңлагыз, тыңлагыз! Табигать патшаның фәрманы бар!

Егет белән кыз.

Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Альш баручы.

Борынгы үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән,

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мөбарәк булсын,

Бергәләп. Нәүрүз мөбарәк булсын!

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, аны бергәләп чакырыйк.

Балалар. Нәүрүзбикә!.. Нәүрузбикә!.

(Нәүрүз керә. Ул яшел озын күлмәктән, башында – такыя, кулында –яшел таяк. Күңелле көй яңгырый.)

Нәүрүз.

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үтик без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүз мебарәк булсын!

Газиз балаларым, кызларым һәм улларым! Көн белән төн тигезләшкән вакытта кешеләргә бәхет теләгез. Ике кулыгызны биреп күрешегез. Бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Шул вакытта сукыр күзләр күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек хисе тулыр.

Кыз бала. Нәүрүз котлы булсын! (Нәүрүзгә ипи бирә.)

Нәүрүзбикә. Мине сагынып көтеп алуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Әйдәгез әле, үзебезгә без дә парлар сайлыйк, (”Чума үрдәк, чума каз” уены оештырыла.)

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата, ярата.

Ләйсән үзенә иптәш сайлый

Белмим, кемне ошата шул, ошата?

Өзелеп тә ярата шул, ярата

Ул Артурны ярата шул, ярата.

(Кыш бабай керә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Нинди тавыш монда? Бу нинди бәйрәм?

Балалар. Яз, Нәүрүзбикә бәйрәме.

Алып баручы. Кыш бабай, синең көннәрең үтеп бара бит инде. Кара әле тәрәзәгә, шаулап гөрләп яз килә.

Кыш бабай. Ярар, сез җитез булсагыз, мине җиңсәгез, мин китәрмен, язга юл бирермен. Мин сезгә табышмаклар әйтәм.

  1. Утта янмый, суда батмый. (Боз)
  2. Тамма-тама таш яра. (Тамчы)
  3. Җир өстендә ак мамык. (Кар)

Кыш бабай. Бик яхшы, булдырдыгыз. Ә хәзер уеннарда ярышыйк.

Беренче шартым. Менә кашык, менә күкәй. Тот кулыңны, чибәркәй. Син дә йөгер, мин дә калмам. Кем узар бу ярышта? (Күкәйне дә, кашыкны да култык астына тыгып йөгерә, качып кала. Яз килеп житә – җиңә.)

Кыш бабай. Икенче шартым – капчык киеп йөгерү. Өченче шартым –аркан тартыш.

Кыш бабай. Тагын бер шартым калды: биюдә ярышабыз. Син яшь, мин карт булсам да, биюдә калышмам бит. (Бииләр, Кыш бабай егыла, балалар аны торгызмакчы булла.)

Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем.

Яз алдында хур булдым.

Альш баручы. Балалар, Кыш бабайны торгызыйк, югыйсә, эреп бетә бит ул хәзер. (Кыш бабайны торгызып карыйлар, ә ул эри дә эри, ахырдан балалар аны чыгарып куялар.)

Нәүрүз.

Салкын кышны яз жиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынып,

Без бәйрәм итик инде.

(”Нәүрүз һәм балалар” җыры җырлана, татар бию ”Асия” башкарыла.)

Ак әби. Кадерле балалар, кунаклар! Минем сезгә үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларньң суы саекмасын, урманыгыздан киек казлар китмәсен.

Нәүрузбикә. Дөньялар тыныч булсын, зәңгәр күкне болытлар капламасын. Үләннәр һәрчак яшел торсын, игеннар мулдан булсын!

Әби. Әйе, дусларым, бик дөрес айттегез. Барлык изге теләкләр берүк кабул булсын. Инде бергәләшеп чәй эчеп алыйк.

Бабай. Изге теләкләр кабул булсын.

Алып баручы. Дөрес әйтәсез, хәзер инде хәзинәдә бары белән чәй эчәргә дә була.