Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру

Гөлфия МИНДУБАЕВА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе

Разилә ВӘЛИУЛЛИНА,

Казандагы 60 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен тәрбияләгез, чөнки алар сезнең заманыгызданбашка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

(Р.Фәхреддин)

Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә балаларда  югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга, сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара һәм башка кешеләр белән иркен аралаша белү күнекмәләре үстерү. Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә дә бихисап. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән төбәк тарихы турында мәгълүмат бирүдән башланырга тиеш.

Соңгы елларда халкыбызның үткәненә, гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда актив эш алып бара.

Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә уеннар балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт,әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Халык педагогикасы – зур акыл, сәләмәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардн буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралры искиткеч күптөрле. Төп һәм иң күп таралган чарларга без түбәндәгеләрне кертә алабыз:

*ана теле;

*халыкка файдалы хезмәт;

Җырлар:бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар һ.б

*биюләр;

*уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар (узышу, йөгерешү һ.б.) яки аларның җыелмасы, мәсәлән, сабан туе;

*бәетләр, дастаннар, әкиятләр;

*әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар;

*тормыш-көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре;

*халыкның йола бәйрәмнәре;

*календарь бәйрәмнәр.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда тәрбиячеләр белән оештырылган эшләр:

– киңәшмәләр;

– конференцияләр;

– гамәли семинарлар;

– милли мәгарифне үстерү буенча перспектив планнар төзү, ачык шөгыльләр, методик берләшмәләрдә катнашу, бәйге-конкурслар оештыру;

– үз белемен үстерү эшен камилләштерү.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда балалар белән оештырыла торган эшләр:

– шөгыльләр;

– әңгәмәләр;

– музыкаль әдәби кичәләр, викториналар;

– бәйрәм иртәләре;

– әти-әниләр белән берлектә төрле мавыктыргыч ярышлар,  бәйгеләр;

– тематик кичәләр;

– максатлы сәяхәтләр;

– күргәзмәләр;

– конкурслар һ.б.

Һәр халыкның үз әкиятләре бар, аларның барысы да буыннан-буынга әхлакый кыйммәтләрне тапшыралар. Бала чактан ук сабый туган телен ишетә, әкиятләр аша дөнья белән таныша. Алар балачакны эмоциональ яктан бизиләр, ягымлылык, өмет, ышаныч уяталар. Әкиятләр балаларны мавыктыра, көлдерә, елата.

Балаларны туган халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф- гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда әти-әниләр белән оештырыла торган эшләр:

– традицион һәм инновацион алымнар кулланып, төркем белән һәм гомуми җыелышлар үткәрү;

– мавыктыргыч ярышлар, бәйгеләр;

– музыкаль әдәби кичәләр, викториналар.

Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыруда җәмәгатьчелек белән эш:

– мәктәпләр белән эш;

– китапханәләр;

– музейларга сәяхәт.

Балачак чоры – үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Безнең кулларда – балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез гореф- гадәтләрен онытмыйча, горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Балаларны балалар бакчасында татар теленә өйрәтү – хәзерге дөньяда иң  актуаль проблемаларның берсе. Аралашу чарасы буларак татар телен яхшы белү – бүгенге көннең төп максаты: ул киләчәктә уңышлы уку өчен генә түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль һәм әхлакый үсеше өчен дә  кирәк.

Кулланылган әдәбият

  1. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан: Мәгариф, 2001.
  2. Мирхазова Н.Р. Мин бәхетле гаиләм белән: әхлакый тәрбия бирү буенча методик кулланма. – Казан: Хәтер, 2011.