Балалар бакчасында милли белем һәм тәрбия бирү

№ 112

Альмира КАСЫЙМОВА,

Казандагы 103 нче балалар бакчасының беренче квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Алия ЗАРИПОВА,

Казандагы 103 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Билгеле булганча, белем һәм тәрбия бирүдәге эшчәнлекне Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган дәүләт стандарты билгели. Программаның күпчелек өлешен милли-төбәк юнәлеше алып тора. Без, тәрбиячеләр, үз чиратыбызда, бәләкәчләребезне кечкенәдән үк үз халкының, үз туган җиренең үзенчәлекләре белән таныштырып, үткән буыннардан тупланып килгән рухи байлыкны баетып,саклап, аның адәм баласы өчен иң кыйммәтле дип табылган, үрнәк алырдай чыганакларын җиткерергә тиешбез.

Милли-төбәк компоненты тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген түбәндәге юнәлешләргә нигезләнеп башакара:

– балаларыбызны башка халыкларның да милли мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә якынайтып, милли рух булдыру;

– милли мәдәниятебезнең иң үрнәк хәзинәләрен кулланып, әхлакый сыйфатлар булдыру;

– Татарстан Республикасының үткәне, бүгенгесе белән таныштыру, үзләренең туган яклары турында булган белемнәрен арттыру, киңәйтү буенча эш алып бару.

Никадәр кызыклы, серле, бай бит ул безнең балалар дөньясы. Шул заманча нәниләребездә кечкенәдән үк кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә карата хөрмәт хисен булдыру кебек сыйфатларны җиткерүдә дә балалар бакчасының роле бик зур. «Бәхетле балачак» дип аталган Совет районында урнашкан татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 103 нче  балалар бакчасы да әлеге юнәлеш буенча зур эшләр алып бара.

Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп, үзенең телендә сөйләшергә оялган милләттәшләребез еш очрый. Киләчәгебез, бөек Тукай телебез югалмасын, саклансын өчен, гаять катлаулы һәм мөһим мәсьәләне безнең балалар бакчасы коллективы бердәмләшеп, киңәшләшеп эш итә.

Туган якка, телгә, илгә мәхәббәт, патриотизм хисе балаларда кече яшьтән үк тәрбияләнә. Тәрбиячеләребез ярдәмендә бәләкәч үзенең кечкенә илен, тарихын тирән өйрәнә. Татарстан картасы ярдәмендә бала, иң беренче чиратта, Казан шәһәрен, аннан башка шәһәрләрне үзе табып, әлеге район яки шәһәрдән нинди атаклы кешеләр чыгуын, бу төбәк нәрсә белән дан тотуы турында сөйләп тә бирә ала.

Татрстан шәһәрләре, районнары, авыллары турындагы мәгълүмат һәрбер тәрбияченең компьютеры стенасында бар. Әлеге эш патриотик хис тәрбияләүнең бер алымы булып тора.

Үз гаиләсенең, ыруының тарихын белү, балаларыбызда өлкән буыннарның тәҗрибәсенә, гаиләсенә, халкына карата мәхәббәт тәрбияли. Шуны истә тотып, «Бәхетле балачак» балалар бакчасы да үткән буыннар, аның килеп чыгышына кагылышлы чаралар, тәрбияви эшчәнлекләр уздыра, әңгәмәләр алып бара. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән «Безнең Болгар шәһәре» эшчәнлеге – моның ачык мисалы. Тәрбияченең экскурсовод ролендә балаларны сәяхәткә алып чыгып, әкияти шәһәрчек белән таныштыруы, балаларда корабка утырып сәяхәткә чыгу, тарихи Болгар иле белән танышу күңелләренә шатлык өстәде. Алар әлеге шәһәрнең герб-туграсы белән таныштылар, слайд-презентация ярдәмендә андагы изге урыннары карадылар һәм аларга кагылышлы риваятьләрне тыңлап, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Болгар шәһәренең иң матур күлләреннән саналган «Рабига күле» презентациясен караганда, тәрбияченең әлеге урын турында риваять сөйләве балаларда кызыксыну арттырды, килеп туган меңнәрчә сорау өлкән кешегә яудырылды.

Ак мәчетнең сиксән сигез багана белән бизәлеп, эчке якта ярымай формасы белән эшләнелгән урыннары булуы турында да мәгълүмат алдылар.

Икмәк музее балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде: алар үзләре, пешекче роленә кереп, хәрәкәтле уен ярдәмендә йомры икмәк «пешерделәр».

Татарстан Республикасының башкаласы – Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары яшь буыныбызга тәрбия бирү эшендә әһәмиятле роль уйный. Шуны истә тотып, тәрбиячеләребез әлеге темага карата күпкырлы эшчәнлекләр алып баралар.

«Татарстан – минем туган җирем» темасы астында бай эчтәлекле, балаларга аңлаешлы булган эшчәнлектә Татарстан дәүләтенең символлары белән таныштыру, туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү балаларның белемнәрен тагын да тирәнәйтте. Карта белән эшләү, аерым бер төсләрнең нәрсә аңлатуы (мәсәлән, зәңгәрсу урыннар – сулыклар һ.б.), халкының саны, республикабызда яшәүче күп төрле милләт вәкилләре яшәве хакында да мәгълүмат бирелде.

Кремль тарихы, архитектура стиле белән бәйле Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете турында алып барылган әңгәмәләр балаларга ошады. Эшчәнлек аша балаларыбызда туган якка карата кызыксыну һәм аңа мәхәббәт тәрбияләнде.

Шулай итеп, бакчабызда милли тәрбия бирү эшләрен алып бару, заман белән бергә атлаучы, тәртипле, белемле, үз иленә, теленә хөрмәт белән караучы шәхес үстерүгә ярдәм итә.