Балалар бакчасында «Икетеллелекне өйрәнүдә режим моментларында УМК куллану» оператив контроль нәтиҗәләре буенча белешмә

№47

Рузилә АБДУЛЛИНА,

Казандагы 162 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Үткәрү вакыты: 21 март, 2016 ел.

Бурычлар: тел өйрәнүдә, режим моментларында УМК куллануның нәтиҗәлелеген, төркемнәрдәге үстерелешле әйләнә-тирә мөхитне ачыклау.

1. 162 нче балалар бакчасының барлык төркемнәрендә үткәрелгән оператив контроль нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр ачыкланды:

– балалар бакчасында татар теле өйрәнү УМК буенча алып барыла; шөгыльләрдә видеоматериал, аудиоматериал куллану, дәфтәрләр белән эш тиешенчә алып барыла; режим моментларында, шөгыльләрдә әлеге эш ныгытыла;

– төркемнәрдәге УМК почмакларында дидактик уеннар, рәсемнәр, театральләштерелгән уеннар өчен, бармак уеннары өчен маскалар, рәсемнәр, аудио һәм видео дисклар, мультфильмнар, әдәби китаплар, «Казан – Татарстанның башкаласы», «Балачак әдипләре», «Чәчәк ясауорнаментлары», «Костюмы народов Поволжья», «Ел фасыллары», «Татар халык орнаментлары», «Татар халык уеннары», «Бармак уеннары», «Татар халкының жырлы биюле уеннары», альбомнары урнаштырылган;

– аудио, видео дисклар кулланыла, тыңланылган материал, сюжет буенча әңгәмәләр уздырыла, рәсемнәр ясала, уеннар оештырыла;

– үткәрелгән уеннарның эчтәлеген тәрбиячеләр яхшы белә, ләкин рус телле тәрбиячеләр өчен бу эшнең үз кыенлыклары бар;

– әти-әниләр өчен материал бар, күп түгел;

– музыкаль уеннар, дидактик уеннар, бармак уеннары, сюжетлы-рольле уеннар уйнап та, балалар өйрәнелгән материалны ныгыталар, балаларның сүз байлыгын арттыру өстендә эш тиешенчә алып барыла;

– тәрбия һәм белем бирү планнарында УМК куллану, ныгыту эше чагылдырылган, мәктәпкә әзерлек төркемендә, планнарга өстәмәләр кертергә тәкъдим ителде.

2. Тәкъдимнәр:

– төркемнәрдә киәсе уку елына кадәр УМК почмакларында материалны тагын да баетырга;

– әти-әниләрне эшләнелгән эш белән күбрәк таныштырырга;

– тәрбия һәм белем бирү планнарына УМК куллануны,
күбрәк чагылдырырга;

– татар теле тәрбиячесе Вәлиева Надия Фаяз кызына индивидуаль эш алып барырга, ярдәм итәргә.

Май аенда, бакча күләмендә һәм әти-әниләр өчен ачык шөгыльләр үткәрү.

Куелган тәкъдимнәрне киләсе уку елында, тагын да күберәк көч куеп эшләүне дәвам итәргә.

162 нче балалар бакчасы мөдире: __________ Р.М.Вәлиева.

Өлкән тәрбияче: __________ Абдуллина Р.В.