Балалар бакчасында игелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү

 

Гөлназ ХӘБИБРАХМАНОВА, Ләйсән ЯРУЛЛИНА, Гөлфирә САБИРҖАНОВА,

Казандагы 134 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Балаларны кечкенәдән инсафлы, игелекле, әдәпле, ярдәмчел итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләрен бирү гаиләдә, балалар бакчасыннан башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлелеген таләп итә торган дәвамлы эш.

Кызганыч, хәзерге дөньяда, без кешеләрнең тупаслыгы яки битарафлыгы белән ешрак очрашабыз. Бер кешенең икенче кешегә карата тупаслыгы яки тискәре мөнәсәбәте гадәти хәлгә әверелә. Шуңа күрә балаларда кирәкле сыйфатлар тәрбияләү мөһим, ул да булса – игелек һәм җаваплылык . Моның өчен иң кулай вакыт – балаларның  кечкенә чаклары, чөнки бу чорда тиз физик һәм психик үсеш була. Психологлар һәм педагоглар балаларның кечкенәдән нерв системасының «пластиклыгы» югары булуын һәм шуңа бәйле рәвештә алар җиңел өйрәтелүен ачыклаган.  Шуңа күрә баланың комплекслы һәм тулы үсешен башлау мөһим. Кечкенә вакытта олылар тбалаларда тискәре гадәтләрне һәм тәртипне булдырмаска мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә уңай эмоцияләр аерылгысыз өлеш алып тора. Балалар олыларның кәефен җиңел аңлый һәм өлкәннәрнең интонациясенә җавап бирә, шул ук вакытта аларга мөрәҗәгать иткән сөйләм мәгънәсен дә аңламыйча. Бу уңайдан, еш кына балаларны тәрбияләүдә төп рольне тәрбиячеләр һәм ата-аналар уйныйлар. Өлкәннәр, үз чиратларында, балалар белән аралашканда, җылы һәм наз, тынычлык, тигез караш һәм игелекле тон йөртә. Боларның барысы да – баланың баланслы хәленең нигезе. Уңайлы атмосферада тәрбияләнгән бала үзенең җылылыгын башка кешеләр һәм хайваннар белән уртаклаша.

Яңа туган бала игелекле туа. Балага үзенең «запасын» югалтмасын өчен, без – өлкәннәр, бу «запас»ны үзебезнең йомшаклыгыбыз, сабырлыгыбыз, күңел җылылыгыбыз һәм, әлбәттә инде, мәхәббәтебез белән тулыландырырга тиешбез.

Күпчелек балалар игелекнең нәрсә икәнен аңлый үзе, тик шуңа да карамастан, алар һәрвакытта да бик үк дөрес эшләмиләр. Өлкәннәрнең төп бурычы – балаларны кечкенәдән игелекле гамәлләр кылуга тарту.

Беренче этап. Гаиләдә балалар игелекле гамәлләр белән шөгыльләнә ала. Үзләренең туганнары белән уратып алынган очракта алар сөенергә, кызганырга, яратырга һәм нәфрәтләнергә өйрәнә. Нәкъ гаиләдә алар кешеләр арасында беренче аралашу һәм яшәү тәҗрибәсен ала.

Икенче этап. Балалар бакчасында балалар әхлакый хисләр кичерә. Тәрбиячеләр һәм ата-аналар балаларга әхлакый тәртип тәҗрибәсен тупларга ярдәм итә торган шартлар тудырырга тиеш. Яхшы мөнәсәбәтләр тәрбияләү өчен фантастика, әкиятләр – иң яхшысы. Балага әкиятләр укыганда, ул беренче тапкыр башка тормыш белән очраша, анда яхшылык һәм явызлык үзара бәйләнештә. Әкиятләрдә төп геройларны изге гамәлләре өчен – бүләкләр, ә начар гамәлләре өчен җәза көтә. Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге бала тирә-юньдәге кешеләргә карата игелекле һәм канәгать булырга, яхшылык эшләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәнә. Әкиятләр балаларга башкаларга карата кызганучан, мәрхәмәтле, гадел һәм игелекле булырга ярдәм итә.

Ярдәм күрсәтергә, яхшы эшләр башкарырга һәм башкалар турында кайгыртырга әзер булу өчен тәрбиячеләр иң нәтиҗәле ысуллар табарга тиешләр. Балалар белән әңгәмәләрдә якыннары һәм хайваннары турында игелек һәм кайгырту кебек темалар искә алынган шигырьләргә игътибар итү мөһим. Шулай ук тәрбиянең аерылгысыз өлешен мәкальләр һәм әйтемнәр алып тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәр мәкальнең һәм әйтемнең мәгънәсен аңларга өйрәтергә кирәк. Тәрбиячеләргә балаларның сүз байлыгын «ярдәмчел», «игелекле», «кызганучан», «шәфкатьле», «ягымлы» һ.б. кебек сүзләр белән баетырга кирәк.

Балаларда игелек һәм җаваплылык формалаштыруда уеннар, уен ситуацияләре һәм әңгәмәләр мөһим роль уйный. Әңгәмәләр аша дөрес һәм дөрес булмаган гамәлләр турында фикер йөртергә, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларның теге яки бу хәлгә ничек керүләрен белергә була. Уен ситуацияләре вакытында балалар уйланырга, билгеле бер ситуация өчен дөрес сүзләр табарга, нинди чаралар күрергә, ничек дәртләндерергә һәм тынычландырырга һ. б. өйрәнәләр.

Шулай итеп, тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның төп бурычы – балаларның күңелендә битараф булуга юл куймау. Балалар үрнәк ала. Шуңа күрә без тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел һәм игелекле булсак, игелекле гамәлләр турында сөйләшкән чакта үз үрнәгебездә игелекле гамәлләр күрсәткән очракта гына  бала үзендә әхлакый сыйфатлар булд