Балалар бакчасында бәйләнешле сөйләм телен үстерү алымнары
№ 104
Гөлфия МИНҺАҖЕВА,
Казандагы 188 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең төп бурычларыннан берсе. Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, сихри дөнья. Бу чор баланың шәхес буларак формалашуында мөһим этап булып тора. Шушы вакытта ул әйләнә тирә-мохиткә җайлаша, күзәтә, үзенә үрнәк ала.
Балалар бакчасындагы ана теленнән шөгыль татар балаларына милли тәрбия бирүне, сөйләм телен үстерүне максат итеп куя. Бала ана телендә яхшы сөйләшә, аралаша белгәндә генә үзенең фикерен ачык, төгәл һәм дөрес әйтеп бирә ала. Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру мөһим роль уйный.
Яңа материалны аңлату, ныгыту, үткәннәрне кабатлау, балаларны дөрес сөйләм үрнәкләренә өйрәтү, эшчәнлекләрен активлаштыру төрле алымнар һәм чаралар ярдәмендә тормышка ашырыла. Яшь үсентеләргә җылы кояш, уңдырышлы яхшы туфрак кирәк булган кебек балаларга да үсү, чыныгу өчен яхшы җирлек кирәк. Татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән иҗат җәүһәрләре балаларыбыз өчен зур тәрбия хәзинәсе булып тора. Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларны дөрес сайлый белергә генә кирәк. Хәзерге зур үзгәрешләр чорында милли гореф-гадәтләрне, йолаларны өйрәтү – бик кирәкле һәм әһәмиятле эш. Татар халкын милләт буларак саклап калу, рухи мирасны алдагы буыннарга тапшыру – балалар бакчалары тәрбиячеләренең дә төп вазифаларыннан берсе.
Уен – ул кечкенә балаларның тормышының аерылгысыз бер өлеше. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар балаларда күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Кечкенәдән гаилә әгъзаларын, өлкәннәрне ихтирам итү, балалар арасында дуслык, туганлык хисләре дә тәрбияли. Алар балаларга рухи яктан бай, физик яктан сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.
Шөгыль вакытында балалар белән татар телендә генә сөйләшергә тырышам. Төрле шигырьләр, бигрәк тә әкият укуга зур игътибар итәм. Әкият геройлары булып уйнау, алар булып сөйләшү балаларга бик ошый. Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр һәм мәзәкләр балада ана теленә мәхәббәт тәрбияли, телгә карата тирән кызыксыну уята. Уеннарны драматик, хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннарга бүлеп йөртү гамәлгә кергән.
Балаларны уенга җыя белү дә зур әһәмияткә ия. Моны төрле юллар белән эшләргә мөмкин. Мәсәлән, тәрбияче алдан уен башлануының билгесе буларак кул чаба, кыңгыраү чыңлата һ.б. Уенның исеме әйтелә. Эчтәлеге кыскача, аңлаешлы, балаларның исләрендә калдырырлык, игътибарларын җәлеп итәрлек, кызыклы итеп аңлатыла. Драматик уеннардан сюжетлы-рольле уеннар балаларны сөйләү осталыгын үстерүгә уңай йогынты ясый. Мәсәлән, «Аксак мәче», «Песикәем-песикәй», «Куян, кая барасың?», «Ал кирәк, гөл кирәк» кебек уеннар – шундыйлардан. Сөйләм телен үстерүдә, дөрес итеп сөйләргә өйрәтүдә сүзле уеннарның да роле зур. Уен барышында балалар сүзләрне күмәк төстә кабатлыйлар, яңа сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнәләр, бер-берсе белән аралашалар.
«Тукран», «Буяу сатыш», «Яшелчәләр», «Кәбестә», «Җырлый торган өстәл» кебек драматик уеннар балаларның сөйләм телен дә, сәхнә культурасын үстерүгә дә уңай тәэсир итә. Балалар үзләре күргән вакыйгаларны, тормыш-көнкүреш хәлләрен күмәк уенга әйләндерәләр. Мәсәлән, «Кибеттә», «Табиб янында», «Ашханәдә» кебек уеннар – шундыйлардан. Яраткан китаплары, мультфильмнары эчтәлекләрен уеннарда җанландыралар.
Балалар әкияти спектакльләрдә дә бик теләп катнашалар, бәйрәмнәрдә үз әти-әниләре, әби-бабайлары алдында чыгыш ясарга яраталар. Сәхнәләштерү өчен «Кәҗә белән сарык», «Кәҗә белән бүре», «Шалкан», «Шомбай», «Өч кыз», «Үги кыз», «Теремкәй һ.б. әкиятләрне балалар теләп уйныйлар. Халык әкиятләре генә түгел, язучыларның әсәрләре дә балалар тарафыннан яратып сәхнәләштерелә. Мәсәлән, А.Алишның «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», Г.Тукайның «Бала белән күбәләк», «Шүрәле» һ. б.
Әкиятне өйрәнү күп вакыт таләп итә, бар балалар да бер әкияткә генә катнашып бетмәскә мөмкин, шуңа күрә төркемнәргә бүленеп, берничә әкиятне сәхнәләштерергә мөмкин. Балаларга өстәл театры ярдәмендә уйналган әкиятләр дә ошый. Әкиятләр өйрәнү планлы рәвештә алып барыла. Уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уңай якка үзгәртергә мөмкин.
Бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә (мәсәлән, «Белем бәйрәме», «Уңыш бәйрәме», «Яңа ел кичәсе», «Әниләр бәйрәме», «Бакча белән саубуллашу») шигырьләр, җырлар өйрәнү сәнгатьле уку һәм сөйләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Модельләр кулланып, балаларның эшчәнлеген оештыру шулай ук яхшы нәтиҗәләр бирә. Алар балаларның сөйләмен, уйлау сәләтен үстерергә, төрле характер, сыйфат билгеләрен ачыкларга, күзалларга, дөньяны танып белергә ярдәм итә. Әкиятләр уйлап чыгару өчен схематик картиналар бик кызыклы. Бу картиналар бәйләнешле сөйләм төзүгә, балаларның уйлау сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Уен нәтиҗәле булсын өчен, аны үткәрүгә уңай шартлар тудырылган булырга тиеш. Төрле костюмнар, битлекләр, җиһаз-предметлар алдан әзерләп куела. Кулланыла торган әйберләр балаларның игътибарын җәлеп итәрлек ачык төстә, матур булырга тиеш. Тәрбияченең дә уенда катнашуы балаларга бик уңай тәэсир итә. Уен барышында тәрбияче уенда катнашучыларны игътибар белән күзәтә, уен кагыйдәләренең төгәл үтәлүен контрольдә тота, аннан соң балаларның эшчәнлеген бәяли.
Уен ярдәмендә тәрбияче оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да «уятырга» мөмкин.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: төрле алымнар кулланып, сөйләм телен үстерү балаларның сүзлек байлыгын арттыра, тел элементларын дөрес, төгәл, урынлы кулланырга мөмкинлек бирә. Балалар коллективта үзләрен ышанычлырак тотарга өйрәнә, аларның эчке дөньясы, сәләте ачыла. Балаларда туган теленә – татар теленә карата мәхәббәт уяна. Болардан тыш, тәрбияче балалар белән уйный торган барлык уеннарны яхшы белергә, аларны оештыру өчен бөтен белемен, фантазиясен, иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга тиеш.