Балалар бакчасында «Аулак өй»

№ 173

Лилия ХӘМИТОВА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теленə өйрəтүче тəрбиячесе

Айгөл ЛОТФУЛЛИНА,

Казандагы 159 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

балаларның татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам иттерү;

– балаларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру;

– халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Зал түрендә – авыл өенең эчке күренеше: анда борынгы сандык, сәке, мич, чуен, ухват, бишек, чабата, комган, канат, самовар, милли ризыклар, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, кызыл башлы суккан сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, гармун.

Алдан эшләнгән эш: әңгәмәләр, балалар бакчасында оештырылган музейга сәяхәт, мәкальләр, җырлар, уеннарны, санамышларны, биюләрне өйрәнү.

Бәйрәм барышы

Әни. Кызым, без кунакка барабыз. Ә сез йортыбызга күз-колак булып торырсыз, яме. Әтисе син әзерме?

Әти. Мин әзер. Кызым, без киттек. (Өйдән чыгып китәләр.)

Кыз. Сеңлем, бар син йөгер, кызларны чакыр! Бүген бездә «Аулак өй»! («Аулак өй» җыры куела. Кыз өй җыештыра- җыештыра җырлый.)

Әниләр китте кунакка,

Бездә калды аулак өй.

Кадерен белеп калыйк әле,

Бу бәхет көн дә тими.

Кушымта:

Аулак өйнең безнең якта

Үз яме бар, үз тәме.

Бүген дә бездә «Аулак өй»!

Аулак өйгә кил яме. (2 тапкыр кабатлана.)

Кыз. Менә өйләрне дә җыештырып алдым.

(Җырлый-җырлый кызлар керә.)

Кызлар.

Хуҗалар өйдә микән лә,

Өстәлгә дәшәр микән?

Сөтле чәен, татлы маен,

Каймагын куяр микән?

Кыз. Әйдәгез, әйдәгез. Килеп җиттегезме, кызлар? Узыгыз, әйдә! Кул эшләрен алып килдегезме? Әйдәгез, эшләп алыйк.

Кызлар. Әйдәгез! (Утыралар. «Шәл бәйләдем» җырының бер куплетын җырлыйлар.)

Бергә.

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем,

Шәлем түгәрәк түгел,

Шәлем түгәрәк түгел.

1 нче кыз. Карагыз әле, Зәринәнең шәле бигрәк матур булган.

2 нче кыз. Бигрәк уңган, бигрәк булган икән син, Мәликә.

3 нче кыз. Әйдәгез, бер биеп тә алыйк әле.

(«Шәл бәйләдем» җырына шәлләр белән бию башкарыла. (Егетләр җырлаган тавыш  ишетелә.)

Уйнат, дустым, гармуныңны,

Син матур уйнатасың. (2 тапкыр җырлана.)

Уйнатасың, җырлатасың,

Күңелне юатасың. (2 тапкыр)

Ай югары, ай югары

Айга менәсем килә. (2 тапкыр)

Айга менеп, түбән карап.

Сезне күрәсем килә. (2 тапкыр)

(Ишек шакыйлар.)

Егетләр. Кызлар, безне дә «Аулак өй»гә кертегез әле.

(Өй эчендә кызлар сөйләшәләр.)

Кызлар. Егетләр килде. Кертәбезме?

– Килгәч керсеннәр инде, кертәбез.

Егетләр. Исәнмесез, кызлар!

Кызлар. Исәнмесез егетләр!

(Такмаклар әйтешәләр.)

Егетләр.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре – Рафкать.

Кызлар безне монда кертте,

Аларга бик зур рәхмәт.

Кызлар.

Кулъяулыгым төшеп калды

Кесәмнән көзге белән.

Уйнап-көлеп, җырлап бию

Күңелле сезнең белән.

Бергә.

Алма бит ул, алма бит ул,

Алма бит ул түгәрәк.

Шул түгәрәк эчләрендә

Яшик, дуслар, бергәләп.

Егет. Әйдәгез әле, бергәләп берәр уен уйнап алабыз.

Кыз. Нинди уен уйныйбыз?

Егет. Әйдәгез, «Чума үрдәк, чума каз» уенын уйныйбыз.

Кызлар. Әйдәгез!

Уйнау тәртибе

(Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар.)

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз.

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Мәликә үзенә иптәш эзли.

Мәликә үзенә иптәш эзли.

Белмим кемне ярата шул, ярата?

Ул Солтанны ярата шул, ярата.

(Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала, рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны җитәкләп алга чыгып басалар. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт ахырына китә. Уен шулай дәвам итә.)

Кыз. Карагыз әле, миндә нинди матур кулъяулык бар. Әйдәгез, «Яулык салыш» уенын уйныйбыз.

Бергә. Әйдәгез!

Уйнау тәртибе

(Балалар түгәрәк ясап басалар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Ул, кулъяулыгын тотып, түгәрәкнең тышына баса. Көй башлануга, түгәрәктәгеләр – бер якка, ә яулык салучы икенче якка әйләнә башлыйлар. Яулык салучы шул арада түгәрәктән чыгып җырлый һәм кулъяулыкны бер уйнаучы артына ташлый. Артында кулъяулык булган уенчы – бер якка, яулык салучы икенче якка йөгереп китәләр. Кулъяулыкны кем тизрәк алып өлгерә, шул җиңүче була һәм түгәрәккә баса. Ә өлгермәгән катаншучы, яулык салучы булып, уенны шул рәвешле дәвам иттерә.)

Санамыш

Әке-пәке, кыек сәке,

Эремчек, эремчек.

Син торып тор,

Энем чык.

Уеннын сүзләре

Кулъяулыгым яшел, яшел.

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм,

Бер иптәшем артына.

Кыз. Әйдәгез, тагын бер матур уен уйныйбыз!

Бергәләп. Нинди уен уйныйбыз?

Егет. «Габдулла, Гөлбану» уенын уйныйбыз.

Уйнау тәртибе

(Балалар, түгәрәкләнеп, кулга-кул тотынып басалар. Санамыш ярдәмендә уртада бер бала калдырыла.)  

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Байлар кия кызыл тун.

Кызыл тунның бәясе –

Йөз дә кырык сигез сум.

(Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар):

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, Габдулла.

Син ни кушсан, ни эшләсәң,

Шуны эшләргә була.

(Уртада кыз бала булса, мондый эчтәлекле җыр җырлана):

Син – уртада, без – кырыйда,

Әйләнәбез, Гөлбану.

Син ни кушсан, ни эшләсәң,

Шуны эшләргә була.

(Җыр туктагач, уртадагы бала берәр хәрәкәт ясый, түгәрәктәгеләр шуны кабатлый. Әгәр бу хәрәкәтне дөрес ясамаучылыр булса, аны түгәрәк уртасына чыгаралар. Уен шулай дәвам итә.)

Кыз. Әйдәгез, бер җырлап алыйк әле.

(«Аулак өй» җыры башкарыла.)

Очраштыра, таныштыра,кавыштыра «Аулак өй».

Аулак өйдән китмәс егет үзенә яр сайламый.

Моңлы тальян гармуннарда кемнәр уйный аулак өй,

Гармун уйнамаган егет, кызлар күңелен яуламый.

Кушымта:

Аулак өй, аулак өй, әй, аулак өй, аулак өй

Уйната да, җырлата да, биетә дә аулак өй.

Аулак өй, аулак өй, әй, аулак өй, аулак өй,

Аулак өйгә йөрмәгән кыз егет күңелен яуламый.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә.)

Кызлар. Әй, барыгыз, егетләр, таң ата, өйләрегезгә таралышыгыз. Әниләр дә кайтып җитәрләр. Иртәгә «Аулак өй» Дилбәр апаларда. Хушыгыз, егетләр!