Балалар бакчасында 8 март бәйрәме
Ләйсан ФАЙЗРАХМАНОВА,
Гүзәл САЛИХЗЯНОВА,
Биектаудагы
«Байгыш» балалар бакчасы
тәрбиячесе
Максат. Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплелек, сыйфатларын тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.
Бурычлар. Балаларда әти-әниләренә, әби-бабайларына карата хөрмәт, бердәмлек һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү; балаларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыгын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
Кичә барышы.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, өстәл һәм урындыклар кафедагы кебек төзелеп куелган. Әниләр өстәл артында утыралар. Музыка астында алып баручы залга керә.
Алып баручы.
Язгы матур кояшлы көнне
Кафега чакырдык кадерле әниләрне
Кафеда күңелле җырлыйлар,бииләр
Кафеда күңелле үтәләр бәйрәмнәр
Менюда монда бик оста төзелгән
Салатка кушылып елмаю бирелә
Гарнирга бирәләр куңелле шат җырлар
Ә кайнар ашлары – биюдән төзелгән
Меню музыкаль. Кунаклар – алыгыз
Күңелле үткәрсен бәйрәмне барчагыз!
Алып баручы. Хөрмәтле әниләр, мондый кафе бары безнең бакчада. Чөнки монда кунакларны биюче официантлар каршы ала.
(Биюче официантлар чыгалар, менюларны һәрбер остәлгә куялар )
Алып баручы.
Әниләр, сезгә дип багышлап күпме җырлар иҗат ителә, ай-кояшка, йолдызларга тиңләп, моң агыла йөрәк түреннән.Тормыш бүләк иткән аналарның җан җылысын тоеп туймаслык, сабырлыгы, изгелеге өчен, һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Музыка астында балалар чыгалар.
1 нче бала
Нинди могҗиза монда?
Кунаклар безгә килгән
Кояш көлә, шатланабыз
Бүген соң бәйрәм җиткән!
2 нче бала
Матур күлмәкләр кигәннәр
Бәйрәмчә бизәнгәннәр
Әниләр, дәү әниләр
Бакчабызга килгәннәр!
3 нче бала
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр
Сеңлекәшләр, апайлар, кыскасы – зифа затлар
8 нче Март белән тәбрикләп,
Бәйрәмне башлыйбыз!
Алып баручы.
Балалар, карагыз әле, ничек безнең әниләр елмая! Бездә бер-беребезне көчле алкышлар белән сәламлик. Һәрбер әнигә дә меню бирелде.
Төрле ризыкларга безнең «яхшы кәеф», «назлы елмаю» һәм «зарарлы көлү» бушлай кушылып бирелә.
Кемдә беренче меню? Заказ ясавыгызны сорыйбыз (Әни беренче менюны укый. Барсын да татып карыйсы килә. Бу юлы без җырга заказ бирәбез).
Алып баручы.
Игътибар! Менә беренче заказ килде.
Җыр белән тәбриклибез
Хөрмәтле әниләрне.
Безнең төркемдә иң яхшы җырчылар
Иң оста артистлар чыгыш ясый.
Һәм беренче блюдо
«Әниемә» җыры
Алып баручы.
Кемдә икенче меню?
Заказ ясавыгызны сорыйбыз?
(Бер ана икенче менюны укый).
Матур сүзләр – җанга дәва
Әниләр аны көтеп ала
Шигырьләр әле тыңлыйк,
Алкышлап куллар чабыйк.
Алып баручы.
Әлбәттә,остазлар бик күп!
Шигырләр китик укып
(Балалар шигырьләр укыйлар)
Алып баручы.
Кемдә өченче меню?
Заказ ясавыгызны сорыйбыз?
(Ана өченче менюны укый.)
Биючеләр биесеннәр
Тыпырдатып бу залда.
Без сокланып кул чабырбыз,
Шул оста артистларга.
Малайлар бии.
Алып баручы. Рәхмәт малайлар, әниләр күңеленә бу аш хуш килгәндер. (җаваплар)
Хәзер дүртенче менюга күчәбез. Кемдә анысы?
(Әниләр менюны укыйлар.)
Шаярыр вакыт җитте,
Сыебыз уен-көлке.
Алып баручы. Бик яхшы!
Игътибар! Игътибар!
Шаярырга вакыт бар!
Залга чыгып басабыз,
Уйнап-көлеп алабыз!
«Хәерле иртә» уены.
Чынбарлыкта әни булуы авыр микән?
Хәзер моны беләбез! Кызлар әниләр белән вазифаларны, рольләрне алыштыралар, әниләр тыңлаучан кызлар була (Балалар белән әниләр уенга чыга). Һәрбер гаиләдә иртә бертөрле башлана: әниләр балаларны уята, бакчага барырга дип, балаларнын 1 минут булса да йоклыйсы килә. Әйдәгез бу хәлне күз алдына китерик әле. (Әниләр урындыкларга утыралар һәм йокыга талалар. Балалар әниләрен иркәләп уятырга тиешләр. Әниләре иртән аларны ничек уята, шуның кебек булырга тиешләр.)
Залга Шапокляк керә. («Крокодил Гена» мультфильмыныннан музыка яңгырый.)
Шапокляк. Исәнмесез, мин кая килеп кердем әле? (Тирә якны карый)
Курыкмагыз һәм аптырамагыз!Мин иң чибәр һәм иң сөйкемле зат. Шуңа күрә мин монда килдем. Күпме котлау телеграммалары мин алдым, башларым әйләнә! Мине крокодил Гена, Карлсон котладылар!Үлемсез Кощей дә шалтыратты! (Шләпәсен рәтләп куя).
Шапокляк. (көзгегә карап сорауларын бирә)
Әй, көзгекәй, әйт миңа бары тик чын дөресен.
Чибәрләрнең чибәре,
Гүзәлләрнең гүзәле
Ул бит мин?
Көзге тавышы (фонограмма)
Җавап итеп ни әйтим?
Сез чибәр сүз дә юк,
Ләкин, бар – әниләр
Матурлар һәм чибәрләр,
Эш сөючән гүзәлләр!
Алар сезнең алдыгызда,
Балаларын карап, сокланып утыра!
Шапокляк.
Нинди юләр бу көзге!
Алдакчы әле үзе. (Әниләр янына барып утыра, бер көзгегә карый, бер әниләргә, чагыштыра үзен).
Чыннан да алар матуррак! Алайса, мин аларның яхшылыгын киметәм!
Үлемсез Кащейга шалтыратыйм әле. (Сумкасыннан телефонын ала һәм номерны җыя).
- Әлү Әлү! Кащей синме бу? Исәнме, кадерлем! Бу мин. Аңламаучанлык килеп чыкты әле. Беләсеңме, безнең әниләр миңа караганда матуррак икән! Әйе шул! Хурлыктан еласыларым килә, Кащеюшка! Менә шуңа, мин әйтәм, аларның яхшылыкларын киметергә кирәк. Нәрсә! (Әкрен генә телефонын куя).
Ярдәм итмим ди. Тагын мин,
жель…жень. жент. льмен, – ди! Ярар, үземдә мин булдырам.
Хәзер мин сезгә күрсәтәм!
Алып баручы. Туктагыз, хөрмәтле, Шапокляк, кирәкми кычкырышырга, әйдәгез безнең бәйрәмдә генә калыгыз!.
Шапокляк (уйланып): Әллә калыйм микән? Бәйрәм бик күңелле! Яхшы! Сезне сынап та карармын.
Алып баручы.
Әтиләр һәм малайлар
Әнигә ярдәм итә.
Ягез әле күзәтик, бу мизгел ничек үтә?
Әтиләр катнашында «Әниләр өйдә булмаса» уены
Уенга өч ата чыга. Алларында кәструл, чүмеч, себерке, бишектә ятучы биләүгә төрелгән курчак тора. Музыка яңгырый, әтиләр шул музыкада ниләр ишетә шуны эшләргә тиеш була. (Ашарга пешерәләр, идән себерәләр, баланы йоклаталар).
Шапокляк. Мина китергә вакыт! Убырлы карчык янына кереп, аны бәйрәм белән котлап чыгырга кирәк. Оныта язганмын! (сумкасыннан табышмак язылган телеграмманы алып бирә). Хат ташучы Печкин сезгә телеграмма тапшырырга кушты. Анда нәрсәдер бар (елмаеп).
Алып баручы.
Кеше хатларын һәм телеграммаларын укырга ярамый!
Шапокляк. Ярый, ярамый! Кирәкмәсә – бирмим.
Ярар, хушыгыз Лариска, сумкага! (чыгып китә).
Алып баручы. Нәрсә язылды икән монда? Кем сезне бакчага озата? Коймаклар пешерә? Кемне бөтен кеше хөрмәт итә?
Балалар. Дәү әни.
Алып баручы. Дөрес! Дәү әниләрегез! Бүген без аларны тәбриклибез.
Кемдә бишенче меню? Заказ ясагыз әле?
Дәү әниләрне котлап шигырь кирәк укырга,
Озын гомер,тазалык телик бүген аларга
Һәрвакытта безгә үрнәк
Кадерле дәү әниләр
Яратып сезне оныклар
Матур шигырь сөйлиләр.
4 нче бала.
Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә тугел әле,
Ул минем дәү әнием.
Ак ефәктәй чәчләрең
Ул тарап куя үреп.
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан куреп.
Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә;
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.
Алып баручы. Кемдә алтынчы меню? Заказ ясавыгызны сорыйм?
(Әни кеше меню укый). Малайлар оста биеде тыпыр-тыпыр тыпырдап.
Кызларыбыз малайларны да уздырырлар әле.
Кызлар хәзер биесеннәр
Әниләр көтеп тора.
Алып баручы.
Әниләр утырмасыннар
Бу бәйрәмдә боегып
Кызлар, әйдә биик бергә
Матур яулыклар тотып
Алып баручы. Әниләр!
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
Балалар аларга бүләкләрен тапшыралар.
