Балалар бакчасы һәм гаилә — гел бергә
Гөлнара НИЗАМИЕВА,
Чаллыдагы
71 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Баланы тәрбияләү һәм үстерү ата-аналар катнашыннан башка мөмкин түгел. Алар педагогның ярдәмчеләре булсын, балалар белән бергә иҗади үсеш алсын өчен, аларны моңа сәләтле булулары, үз баласын аңлауга караганда, мавыктыргычрак һәм күркәм эш юклыгына ышандырырга кирәк. Гаилә һәм балалар бакчасы – ике тәрбия феномены, аларның һәркайсы үз баласына социаль тәҗрибә бирә, тик бер-берсе белән берлектә генә алар кечкенә кешенең зур дөньяга керүенә уңай шартлар тудыра. Ата-аналарның һәм балалар бакчасының үзара хезмәттәшлеге сирәк очрый.
Шунысын да билгеләп үтү мөһим: ата-аналарның һәм педагогик коллективның хезмәттәшлеген аның балада теге яки бу үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыруга тәэсире күзлегеннән түгел, бәлки, баланың шәхесенә, тулаем алганда, аны алга таба социальләштерү барышын билгеләүче үзара йогынты ясау процессы буларак карарга кирәк. Ә теләсә нинди социаль мохит, шул исәптән белем бирү дә, кешенең тормыш эшчәнлегенә йогынты ясый һәм аның эшчәнлеге продукты булып тора. Шуңа күрә педагогларның һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарының үзара хезмәттәшлеген мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең белем бирү мохитенең кирәкле компонентларының берсе буларак карарга мөмкин. Ул баланың төрле яклап үсүенә, аның физик һәм психик сәламәтлегенең торышына һәм алга таба белем алуының һәм тәрбияләүнең уңышлы булуына турыдан-туры һәм читләтеп йогынты ясый.
Балалар бакчасы һәм гаилә – гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә. Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата-аналар белән кулга-кул тотынып эшли. Ата-аналар бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр. Алар төркемдәге тормыш белән чын-чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.
Балалар үзләренең әти-әниләре белән горурланалар һәм тагын да ныграк хөрмәт белән карыйлар. Экологик тәрбия, хезмәт тәрбиясе, эстетик тәрбия, әхлак тәрбиясе бирүдә ата-аналар белән хезмәттәшлек, бергәләп кичәләр үткәрү балалар өчен файдалы уңай тәэсирләр тудыра. Яңа федераль таләпләр бакча эшчәнлегендә әти-әниләрнең турыдан-туры катнашуын таләп итә, димәк, алар белән хезмәттәшлек тагын да ныгыр дигән өмет бар. Тәрбия бирүдә берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Бүгенге шартларда ата-аналар ярдәмен тоеп торганда гына, тәрбиячеләргә җиңел булачак, тәрбия бирүнең дә нәтиҗәсе күренәчәк. Ата-аналар белән балалар бакчасы арасындагы яхшы мөнәсәбәт ул – җентекле эш нәтиҗәсе. Ирешелгәннәргә генә туктап калмыйча, хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләргә кирәк дип саныйм.
