Балалар бакчасында – «Туган тел» бәйрәме

№ 114

Фаягөл МИНҺАҖЕВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге безнең балалар бакчасында төрледән-төрле бәйрәм чаралары уздыру матур гадәткә әйләнгән дисәм, һич кенә дә арттыру булмас. Соңгысы – Халыкара туган тел көне уңаеннан оештырылганы башкачарак рухта, истәлеклерәк тә үтте әле. Әйе, «Туган телем – минем байлыгым» дигән шигарьдә уздырылган әлеге бәйрәм чарасы туган телебезгә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләү, җырлар, шигырьләр аша бала күңелендә ана телебезгә хөрмәт булдыруны максат итеп оештырылды. Моңа ачык мисал булып, бакчабызга күп төрле милләт балалары йөргәнлеген исәпкә алып, бәйрәмнең беренче өлешендә һәр милләт баласы, үз телендә, үзенең милли киеменә өстенлек биреп, шигырь сөйләде.. Татар малае Самир Гасыймов Ш.Галиевның «Туган тел» шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләсә, рус милләтеннән булган Анастасия Фирсова М.Матусовскийның «Язык наш прекрасный» дигән шигырен, кыргыз кызы Сумая Аскарлиева – Э.Камаловның «Песня солдата»ны, азәрбайжан милләтеннән булган Захра белән Мирмехди Латифовлар – С.Вургунның «Азербайджан», вьетнамлы Чан За Бао – Нгуен Чайның «Моя семья» шигырьләрен зур осталык белән башкардылар. Балалары белән таныштыруны үз өсләренә теләп алган әти-әниләре дә, үзләренең милли киемнәре белән зал түрендә балаларына чыгыш ясарга көч биреп тордылар. Ә инде Риназ Хисмәтов дигән малайның әтисе язган «Сөйләшәм мин туган телдә» исемле шигырен сөйләве мактауларга лаек. Шулай ук бакчада эшләп килүче «Апельсинка» бию төркеме башкаруында татар халкының «Шома бас», рус халкының «Соловушка», үзбәк халкының «Андижанская полька» биюеләре дә күрсәтелеп, балалар һәм килгән кунаклар тарафыннан яратып кабул ителде. Әйе, югарыда әйткәнемчә, бу бәйрәм кунаклар килүе белән дә истәлекле булды. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә кунагыбыз – Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, шагыйрә Илзирә Вәлиуллинага сүз бирелеп, аның балаларга багышлап язган шигырьләрен ишетү бәхете насыйп булды. Өлкәннәр өчен «Аккошлы күл», «Рәхмәт сиңа» китаплары булган, балалар өчен «Зәйдә сикерә балык», «Догалы өй» дигән китаплар авторы Илзирә Вәлиуллина бәйрәмгә җыелган балаларга табышмаклар әйтеп, дөрес җавап әйтүче балаларга татарча календарьлар да өләште. Бакчабызда тәрбияләнүче Айзилә Сәгьдиева, Әминә Хәлимова, Әмирхан Гаянов, Азалия Зарипова, Аяз Гәрәев, Әдилә Абдуллиналәр шагыйрә апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шунысын да искәртим: бу көнне шагыйрәнең «Кар бөртекләре» исемле шигыренә язылган яңа җырын нәкь менә безнең  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Әминә белән Әмирхан тәрбияче апалары Айсинә Мөхәммәдиярова белән берлектә беренче мәртәбә яңгыраттылар. Синтезаторда музыка җитәкчесе Ольга Егорова уйнады.

– Халыкара туган тел көнендә бу җырны дөньяга чыгарганыгыз өчен, тәкьдим иткәнегез, миңа бүген шундый зур бүләк әзерләгәнегез өчен олы рәхмәтем сезгә, балалар! Киләчәктә дә сезнең үз телебездә иркен итеп, оялмыйча, курыкмыйча, бик теләп, матур итеп сөйләшә белүегезне теләр идем. Татар теле – матур тел, сөйләшергә, өйрәнергә рәхәт тел, – диде Илзирә апалары Вәлиуллина, туган телебездә матур итеп аралаша белүче  балаларның бу күркәм гамәлләрен хуплап. «И туган тел, и матур тел» дип язылган плакатка ишарәләп, шагыйрә үз чыгышында балалардан: «Әлеге сүзләрне кем язганын беләсезме?» – дип тә кызыксынды. Балаларның Габдулла Тукай дип әйтүләрен ишеткәч, быел бөек шагыйребезнең әлеге шигырен язганга 110 ел вакыт үтсә дә, бу сүзләрдән матур сүз юк икәнне аңлатып үтте ул .

Соңыннан сүз бәйрәмебезнең тагын бер кунагы – композитор,  бәйрәмебездә яңгыраган «Кар бөртекләре» шигыренә көй язган Рафинат Салиховка бирелде. Аның уен-көлкеле чыгышы нәкь балаларча самими булды. Хәтта: «Авырмас өчен кесәгезгә минем кебек «Вьетнам бальзамы» (даруханәдә сатыла) салып йөрегез», – дип, ярым шаяртып та үтте балалар өчен кырыклап җыр иҗат иткән Рафинат әфәнде.

– «Халыклар дуслыгы» фестиваленең башы бүген сезнең балалар бакчасында башланып китте һәм бүген без дуслык нинди булырга тиеш икәнлегенә инандык, төрле милләт балалары бергә аралашып, бер тәрбия алуларын күрдек. Киләчәктә дә бу дуслык җепләрегез өзелмәсен, – дип, балаларны шулай үзара тату булырга өндәде берничә төрле уен коралында уйный белүче музыка белгече.

Ошбу кызыклы һәм бик тә мәгьнәле очрашуны булдыруда башлап йөргән хезмәттәшләрем – өлкән тәрбияче Альбина Зариповага, шулай ук бәйрәм мизгелләрен мавыктыргыч итеп алып барган татар теле тәрбиячесе Илмира Абдуллина белән логопед-укытучы Диана Волковаларга да рәхмәт сүзләре ирештерү урынлы булыр.

Әлеге күркәм очрашу, әлбәттә инде, сөекле Тукаебыз иҗат иткән үлемсез «Туган тел» җыры белән тәмамланды.