Балагыз мәктәпкә әзерме?

№61

Айсылу ИМАМОВА,

Түбән Камадагы Баки Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Беренче сентябрь дә җитте. Бик күп сабыйлар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Бала өчен бу адым бик мөһим, алай гына да түгел, психологик күзлектән җиңел түгел, чөнки ул – зур тормышка беренче адым да әле. Бу адаптация чорын ничек җиңеләйтергә, белем иленә сәяхәт башлаганда ничек ярдәм итәргә? Берничә гади киңәш ата-аналарга ярдәм итәр.

Хөрмәтле эти-эниләр! Сез балаларыгызның беренче укытучылары булып торасыз! «Ә ничек әле, баланың физик һәм психик сәламәтлегенә зыян салмыйча, аның белән дөрес шөгыйльләнергә, мәктәпкә әзерләргә» дигән сорау һәрберегезне дә борчыйдыр. Баланың танып белергә омтылышын кәнагатьләндереп, сез аңа беррәттән уку күнекмәләрен дә өйрәтәсез.

Без кешеләр гомер буе укыйбыз, нәрсәгәдер өйрәнәбез, ләкин бала 1-6 яшькә кадәр алган белем, күнекмәләр бөтен гомер буена өйрәнгән күнекмәләргә караганда да күбрәк булып чыга. Баланы өйрәткәндә, ата-ана уен күнекмәләрен куллана, ә уен, үз чиратында, укуда һәм өй эшләрен эшләгәндә ярдәм итә. Ә укуда булган күп кенә уңышлар ата-ананың баланы мәктәпкә, тормышка дөрес әзерләвенең нәтиҗәсе булып тора. «Ә ничек әле ата-ана балага укуда ярдәм итәргә тиеш?» дигән сорау туа. Моның өчен:

1) бала белән шөгыльләнү өчен, дөрес уңайлы эш урыны булдырырга;

2) әгәр сезнең эш графигыгыз тыгыз икән, моның өчен ял көнен сайларга.

Баланы укуга әзерләгәндә түбәндәге принципларга таяныгыз:

  1. Баланың теләген истә тотыгыз.
  2. Сөйләмен үстертү өчен, яңа материал тәкъдим итегез.
  3. Эш барышында, бала үз белгәннәрен файдалана белсә, хаталарын төзәткәләсә, аны мактагыз, үсендереп җибәрегез.

Баланың сөйләмен ничек үстерергә мөмкин?

Белүебезчә, бала үз ата-анасын кабатлый, аңа ошарга тырыша. Шуңа күрә сез аның өчен үрнәк булырга тиеш.

Бала белән күпме күбрәк сөйләшәсез, шуның кадәр аның сөйләме яхшырыр, сүзлек байлыгы артыр, шул рәвешле дөрес сөйләм формалашыр. Сөйләмегез чиста һәм аңлаешлы булырга тиеш. Бала белән шигырьләр, җырлар өйрәнегез, төрле булган хәлләрне сөйләргә өйрәтегез. Баланың сөйләмен, хәтерен, игътибарын үстерә торган уеннар уйнагыз. Баланы төрле телешоу, сериал, компьютер теленнән аерырга тырышыгыз. Чөнки алар формалашып килә торган сөйләм телен гомерлеккә бозып куярга мөмкиннәр. Бала белән төрле сюжетлы уеннар уйнарга да онытмагыз. Болай эшләгәндә, баланың күзаллавы, фантазиясе киңәер. Уен өчен атрибутларны да бергәләп әзерләсәгез, тагын да яхшыра булыр, бала үзендә җаваплылык тояр.

Фикерләү сәләтен үстерү өчен, эксперимент ясап була торган предметлар кулланыгыз (мәсәлән, төзү материалы, башваткыч, бинокль, магнитлар, мозайка, табигый материал: туфрак, җимеш төшләре һ.б) хайван, бөҗәкләрне күзәтү, төрле материал калдыкларыннан, әкәм-төкәм кабырчыкларыннан, яфрак һ.б бик матур кул эшләре мөмкин. Бала белән музей, зоопарк, авылга, фермага, аэропортка барыгыз.

Язарга өйрәтүдә ата-ананың роле.

Кечкенә чакта балалар аңлаешсыз сурәтләр төшерәләр, аларны хәрефләр дип тә атыйлар, ә соңрак алфавиттагы хәрефләрне таный башлыйлар. Алты яшьтән соң алфавиттагы хәрефләргә кызыксыну уяна башлый, сүзләрне ничек ишетелә шулай язалар. Ә ничек баланы язарга өйрәтергә? Моның өчен:

—                     уңайлы вакыт сайлау;

—                     карандаш, ручка, бетергеч әзерләү;

—                     хаталарын күрмәскә тырышу;

—                     еш мактау бик урынлы булыр.

Кулдан китаплар ясарга мөмкин, төрле мавыктыргыч хикәяләр уйлап табыгыз бергәләп язып, рәсемен дә төшерергә мөмкин. Үзегез ясалган китапны еш укыгыз. Баланы хат, открытка, котлаулар язганын күреп мактагыз. Баланың дус-иптәшләренең, туганнарыгызның исемлеген төзегез.

Укырга өйрәтүдә ата-ананың роле.

Укуга кызыксыну уятуның иң яхшы юлы – рәсемле китаплар. Андагы рәсемнәрдә аерым сюжетлар, ә нәрсә булып дәвам итәсен һәм тәмамланасын бары укып кына белергә мөмкин икәнлеген төшендерү. Балалар таныш әкият, әсәр, хикәяләрне кабат-кабат тыңларга яраталар. Китапханәләргә, китап кибетләренә барып бергәләп китап сайлагыз.

Математик күнекмәләр өйрәтүдә ата-ананың роле.

Баланы предметның формасы, саны, размеры белән таныштырырга, тирә-як предметларны санарга, өйләрнең тәртибе, тәртип саны, җөп һәм так саннар, уң, сул як төшенчәләре белән таныштыру бик яхшы. Кич белән өстәл янында күп аз, бөтен өлеш, зур кечкенә төшенчәләре белән дә танышырга мөмкин. Баланы киендергәндә, авыр җиңел, озын кыска, парсыңар (бияләй, итек ) төшенчәләрен кабатлау мөһим. Төрле вак предметлар санаганда (акча, төймә, домино, нокталар һ.б.), математик фикерләү сәләтен үстерерсез. Үлчәү приборлары белән таныштыру: градусник, сәгать, үлчәү линейка.

Аерым бер фән күнекмәләренә өйрәтүдән тыш, әле баланы психологик һәм физиологик яктан да мәктәпкә  әзерләү бик мөһим.

Көн тәртибен җайлау.

Балалар бакчасы яшендәге күп кенә сабыйлар, бигрәк тә балалар бакчасына йөрмәүчеләр, көн тәртибенең барлыгын һәм мөһимлеген күз алдына да китермиләр. Иртән унсыз йокыдан уянырга өйрәнмәгән бала өчен көндә 6–7 дә уянырга туры киләчәк. Киреләнү һәм күз яшьләре – бу әле ярты хәсрәт, дәресләрдә бала игътибарсыз һәм хәлсез булачак. Җәйнең соңгы аенда булачак укучыны бервакытта йокларга ятарга һәм уянырга өйрәтергә тырышыгыз (мөмкин кадәр иртәрәк)! Бу балага яңа режимга күнегергә ярдәм итәр.

Артык эш йөкләмәскә

Беренче сыйныфка бару белән, баланы музыка мәктәбе, төрле түгәрәкләргә йөртмәү хәерлерәк. Әгәр яшь укучы дәресләрдән соң ашыкмый гына һавада йөри алмаса, тыныч ял итмәсә, ул бик каты борчылырга, хәтта авырырга да мөмкин. Һәр балага, мәктәпкә күнегер өчен, төрле вакыт кирәк, ләкин инде 2 нче сыйныфка балалар барсы да мәктәпкә җайлашып бетәләр, әле алай гына да түгел, түгәрәкләргә йөрергә дә җитешәләр.

Ял вакытлары ясарга

6–7 яшьлек балалар бер әйбергә 15 минут игътибарын җәлеп итә алалар. Балалар белән дәрес әзерләүче ата-аналарга моны истә тоту мәҗбүри. Шушы вакыт аралыгыннан соң, нәни укучыга бераз йөгереп, сикереп, хәрәкәтләнеп алырга рөхсәт итәргә кирәк. Ләкин телефон, компьютер, планшет, телевизор карап алуны тыярга, чөнки баланың күзләренә, дәрес әзерләгәндә, болай да көч килә, ә инде ял вакытында күзләр өчен гимнастика ясап алырга мөмкин. Мәсәлән, балага башта якында урнашкан бер предметка, аннары игътибарны ерактарак предметка юнәлтергә, күнегүне берничә тпкыр кабатларга. Бу күнегү күзләрне ял иттерә.

Дөрес киенү.

Мәктәптә чиста, пөхтә, җитди күренер өчен, укучыга көнозын бер аяк киеме һәм мәктәп формасы белән йөрергә туры килә. Беренче чиратта дөрес аяк киемен сайларга кирәк. Аяк киемен сайлаганда, бер бармак сыярлык урын (10 мм) калу зарур, кечкенә үкчә бик мөһим (8–12 яшьлек балаларга 20 мм дан кимрәк үкчәлеяк киеме алырга ярамый).

Укучыга уңайлы өс киемен алу да – ата-ана өчен мөһим бурыч. Бигрәк тә мамык һәм йон тукымаларга игътибар бирергә кирәк. Ә синтетик материал кием алмаска тырышырга, чөнки баланың тәне суламый, җылылык алмашу процессы бозыла.

Беренче карашка гади генә тоелган шушы кагыйдәләрне үтәгән очракта, балага мәктәпкә бару бәйрәм сыман тоелыр, уку күнекмәләре җиңел бирелер, ата-ананы бала уңышлары белән сөендерер. Ә үтәмәгәндә, балада кире эмоцияләр барлыкка килер һәм укуга булган теләк тә бик тиз сүрелер.

Имамова презентация