Балачак иле фәлсәфәчесе

№ 92

(Язучы Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсе)

Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(Талгын гына музыка яңггырый.)

1 нче алып баручы.

Бүген безнең мәктәп бәйрәм итә –

Зур шагыйрьне каршы ала ул.

Ә шагыйрьнең шигырьләре мәңге

Сүнми торган якты йолдыз ул.

2 нче алып баручы.           

Сез – шагыйрьләр булмасагыз әгәр,

Китап киштәләре еларлар.

Ә күңелләр бушлык белән тулып

Сүнгән йолдыз кебек калырлар.

(Укучылар «Балачак фәлсәфәсеннән» шигырен сөйли.)

1 нче укучы.

Бу күк йөзен һич белмәссең, –

Әллә күк, әллә кеше…

Кояш аның йөзе кебек,

Төнге ай – кәләпүше…

2 нче укучы.

Бу агачлар һаман үссә,

Күкләр тишелер иде…

Агачлар кирәк шул, юкса

Күкләр ишелер иде…

3 нче укучы.

Яңгыр, яңгыр… Дөнья су-дәрьяга

Төшеп китәр төсле убылып…

Әбиемнең тыны кысыла, ничек

Су сулап та яши бу балык?..

4 нче укучы.

Бу күк белә микән әллә

Җирнең начар эшләрен?

Юкка гына агызмыйдыр

Яңгыр-яңгыр яшьләрен…

5 нче укучы.

Елгалар ага да ага,

Кая агып бетәдер?

Белдем, белдем: Җир читеннән

Агып төшеп китәдер.

6 нчы укучы.

Агачның җаны бар микән, –

«Ыһ» дип сыкрап куя.

Җаны юк, ахры, кешенең, –

Аннан тагарак уя.

7 нче укучы.

Абый Җирне түгәрәк ди,

Барсам – арырмын, ахры…

Өебезнең түбәсенә

Менеп карармын, ахры…

8 нче укучы.

Туган җир ул – яландагы әрем,

Кырда уйнап йөргән көлкәй ул.

Әгәр Туган җирнең җаны булса,

Туган җирнең җаны Әнкәй ул!          

1 нче алып баручы. Укучылар, сез кемнең шигырьләрен укыдыгыз соң?                                  (Балалар җавап бирә.)

2 нче алып баручы. Әйе, бик дөрес әйтәсез. Рәхмәт сезгә, урыннарыгызга утырыгыз.

Бу шигырьләр, чыннан да, шагыйрь, прозаик һәм драматург, фәнни хезмәткәр, җыр текстлары авторы Галимҗан абыегыз Гыйльмановныкы. Ул балалар өчен дә шигырьләр яза. Мөгаен, моның белән горурланадыр да. Әмма бу мавыгу искиткеч зур көч һәм җаваплылык та сорый. Италиянең күренекле әдибе Джанни Родари, балаларга да зурлар өчен язган кебек, әмма яхшырак итеп язарга кирәк дигән. Билгеле ки, бу һәркемнең дә кулыннан килми. Моның өчен бик күпне, шул җөмләдән, балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белергә кирәк. Тормыш бик тиз үзгәргән кебек, балалар да, бигрәк тә аларның дөньяга карашы, гадәтләре дә бик тиз үзгәрә. Галимҗан абыегыз Гыйльманов боларны бик тиз тоемлап ала. Шуңа да аның шигырьләре тормышчан, ышандырырлык була.

Хәзер без сезгә Галимҗан Гыйльмановның балалар өчен язган берничә шигырен тәкъдим итәбез. (Укучылар шигырьләр сөйли.)

1 нче алып баручы. Шагыйрь Галимҗан абыегыз Гыйльмановның балалар өчен язган шигъри әсәрләре үзләренең стиле, яңгырышы белән башкалардан аерылып тора. Шигырьләрдә көчле интонация, диклоратив пафос юк. Алар гади, лирик, тормышчан, күпчелеге шаян рух, юмор һәм кайбер очракларда җиңелчә сатира кушылып, язучының интонациясен тудыра. Ялыктыргыч, озак-озак, җитди фикер йөртү Г.Гыйльманов шигъриятенә, нигездә, хас түгел.

Хәзер Г.Гыйльмановның шаян шигырьләрен тыңлап үтик. (Укучылар шигырьләр сөйли.)

2 нче алып баручы. Авторның шигырьләре дога кебек: укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитә, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен  кузгата, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирә. Юкка гына аның шигырьләренә күп кенә җырлар язылмаган бит?!

Балалар өчен язылган шигырьләре композиторларны үзенә җәлеп итә. Бу җырларны тыңлаганда, кешенең тәне генә түгел, ә күңеле дә «биеп тора».

Хәзер Галимҗан абыегыз Гыйльманов сүзләренә язылган җыр яңгырар һәм сез дә шуңа инанырсыз. ( «Мин бит татар малае» дигән җыр башкарыла.)

1 нче алып баручы. Әйтеп үткәнебезчә, Г.Гыйльманов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган. Ул – шулай ук күп кенә драма әсәрләре, повесть-хикәяләр авторы да. Әсәрләре, барыннан да элек, тормышчанлыгы, эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә гайрәтле Алып батырлар да, чит планетадан килгән тылсымлы затлар да юк. Аның геройлары – гади җир кешеләре. Алар – үтә дә гадәти, үтә дә ихлас, олы җанлы, матур кешеләр. Тормыш юлында очраган кечкенә, әмма зур язмышка торырлык мөһим вакыйга бу геройларның бөтен кешелек асылын, күңел дөньясын ачып ташлый. Аның балалар өчен язган әсәрләре форма ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаярту, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора.

Хәзер Г.Гыйльмановның «Кемнең чыршысы матур?», «Ябалак» хикәяләрен карап үтик. (Хикәяләр сәхнәләштереп күрсәтелә.)

2 нче алып баручы. Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, без карап, тыңлап үткән шигырь-хикәяләрнең авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты Галимҗан абыегыз Гыйльмановны сәхнә түренә чакырыйк. Ул – бүген безнең хөрмәтле кунагыбыз. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аны сәламлик һәм сүзне аңа бирик. Рәхим итегез!         (Сүз Галимҗан Гыйльмановка бирелә.)

1 нче алып баручы. Хөрмәтле Галимҗан әфәнде! Бүгенге шушы очрашуга килеп, безне сөендергәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә шулай очрашып торырга насыйп булсын безгә! Кичәбезне шигырь юлларындагы теләкләр белән тәмамлыйсы килә:

Языгыз сез матур, матур җырлар,

Хикәяләр, чиксез шигырьләр.

Сөенерләр шигырь сөючеләр,

Рәхмәт әйтер сезгә күңелләр.