Балачак әдипләре – башлангыч мәктәптә

№39

2015 ел – Россиядә әдәбият елы

(Татар әдәбиятыннан сыйныфтан тыш эшчәнлек программасы)

Алсу РӘХМӘТУЛЛИНА, Алсу ГАЗИЕВА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучылары,

Гөлдания БИЛАЛОВА,

Ютазы районы Урыссу гимназиясе директоры, педагогика фәннәре кандидаты

Җәмгыятебездә бара торган үзгәрешләр  башлангыч мәктәптә укытыла торган матур әдәбиятка да тәэсир итми калмый. Татарстан җөмһүриятендә татар һәм рус телләренең дәүләт телләре дип игълан ителүе исә мәктәпләрдә   бу ике телне һәм әдәбиятларын бер дәрәҗәдә укыту бурычын алга куя.  Әлеге программа балаларның туган тел һәм әдәбиятын  белү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлекләрен тормышка ашыруны күздә тота. Бу исә тормышта лаеклы урынын табарлык, туган телен, мәдәниятен, үз халкының кыйммәтләрен хөрмәт иткән, шулар белән горурланган, коммуникатив, киң фикер йөртүче, максатчан шәхес тәрбияләү дигән сүз.

Әдәбият укучыларны эзлекле фикер йөртергә, иҗади уйларга өйрәтә. Ул кешенең рухына, хисләренә мөрәҗәгать итә. Коры сүз белән генә кеше күңеленә тәэсир итеп булмый. Тәрбияле  булырга, игелек эшләргә кирәклеген кеше үз күңеле белән тоярга, кабул итәргә тиеш. Без, хисләр аша бала күңеленә үтеп кереп,  аны тәрбиялибез.

Программа, ФДББС кысаларында әхлак сыйфатлары тәрбияләү күзлегеннән чыгып, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып  төзелде. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шигырьне өйрәнү белән үрелеп, шул ук темага әңгәмә кору аша алып барыла. Барлык сыйныфларда да милли төбәк компоненты кертелә: якташ язучылар иҗаты өйрәнелә, сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.

Татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар әдәбиятын укыту программасына (төзүче-авторлар: Д.Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор; Н.Йосыпова, филология фәннәре кандидаты, доцент) түбәндәге әсәрләр кертелгән:

Автор

Әсәр исемнәре

Роберт Миңнуллин “Югалган көн”, “Саный беләм”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Айга очтык”
Шәүкәт Галиев “Витаминлы хәрефләр”, “Онытылган”, “Борау”, “Пәрәмәч”, “Рәхмәтләр хакында”
Резедә Вәлиева “Дәү әнигә барабыз”
Фәнис Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”

Халкыбызның йөзек кашы булган әдипләребезнең шигырьләренең  күбесе, мәктәп программасы белән чагыштырганда,  читтә калган. Шуны күздә тотып, «Балачак әдипләре башлангыч мәктәптә” курсында   укучыларны язучыларның күбрәк әсәрләрен өйрәнү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү мөмкинлекләрен ачу, якташларыбыз иҗатына  кызыксыну уяту зур урын алып тора.

Әлеге программа башлангыч сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең, татар гимназияләренең башлангыч сыйныф, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре тарафыннан сыйныфтан тыш эшчәнлектә кулланыла ала.

Курсның актуальлеге

Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.

Курс  укучыларны шигырьдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтә:  дөнья агышы, мәктәп, әйләнә-тирә мохит, әти-әнигә мәхәббәт, табигать күренешләре, хайваннар дөньясы турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирә.  Шигырьгә анализ ясаганда, укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала. Ләкин иң әһәмиятлесе – мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнә.

Курсның максаты. Заман таләпләренә җавап бирерлек итеп, иҗатка омтылышлы, рухи һәм әхлакый сафлыкка ия булган шәхес тәрбияләү.

Бурычлары:

балаларны татар шагыйрьләре, аларның иҗатлары белән тирәнтен таныштыру;

укучыларны  матур әдәбият әсәрләренә алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәтү;

татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне системага салу, тирәнәйтү;

аңлап уку ихтыяҗы булдыру;

балаларда иҗат итү омтылышын уяту;

  шигырь укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

милли рухта үстерү, гыйлем биреп, әхлаклы, күркәм  шәхесләр итеп әзерләү.

Программа 34 сәгатьтән,  атнага берәр дәрес исәбеннән төзелде. Дүртьеллык курс дүрт баскычка бүлеп бирелде.

Программа эчтәлегенең төзелеше

Программа, һәр авторның иҗат үзенчәлекләренә карап, балаларның үзләштерү сәләтен искә алып, тематик төркемнәргә бүленде. I–II  сыйныфларда программа – биш бүлектән,  III–IV сыйныфларда алты  бүлектән тора. Алар темаларга бүленә.

I сыйныф

 I бүлек – «Исәнме, мәктәп». (10 сәг.) Без бәләкәй чакларда. Мин беренчедә укыйм. Хәрефләр бәйрәме. «А» хәрефеннән «Я» га кадәр сәяхәт.

«Хәрефләр шәһәрчеге» дигән проект.

 II бүлек – «Туган якның ачык китабы». (7 сәг.) Сөмбелә  бәйрәме. Ипи кадере. Яңгыр, яу, яу! Кошларга ярдәм итик! Кыш бабай  шәһәрчеге. Саф һава – тәнгә дәва.

 III  бүлек – «Минем гаиләм – минем бәхетем». (9 сәг.) Энекәш кирәк миңа! Батырлык эшләр идем. Дәү әнием,  дәү әтием… Әти төсле булыр идем!

Әниемнең җылы карашы. Нәүрүз бәйрәме. Яз килә, кояш көлә. Юлда сак бул!

 IV бүлек – «Батырлар янәшә яши». (3 сәг.) Җиңү көне. Тынычлык телибез!

Минем солдат буласым килә.

  V бүлек – «Ял итеп алыйк әле». (4 сәг.) Безнең авыл зоопаркы. Һәркайсының үз моңы. Сабантуй бүген бездә. Без инде зур үстек.

II сыйныф

I бүлек – «Хәзинәләр иле». (5 сәг.) Сүзләр иле. Кызык сүзләр. Телшомарткычлар. Салкын айлар.

II бүлек – «Көзге муллык». (6 сәг.) Алтын тәңкәләр. Көзге җилләр. Көзге уңыш. Сөмбелә бәйрәме. Алтын яфраклар.

«Көз турында табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар»  дигән проект.

III бүлек – «Кыш». (10 сәг.) Кыш килә. Яңа елны көтәбез. Кар бабай. Сыйланыгыз, кошкайлар!  Ватанны саклаучылар.

IV бүлек – «Яз». (9 сәг.)  Әнием, кадерлем. Ак яулыклы әбием. Яз, яз, яз җитә… Карга боткасы. Чәчәкләр китерик һәйкәлләргә. Кирәкми безгә сугыш!  Болын даруханәсе.

V бүлек – «Сәламәт тәндә –  сәламәт акыл».  (4 сәг.) Бер, ике, өч… Без биибез.

«Дару үләннәре» дигән  проект. Түгәрәк өстәл.

III сыйныф

I  бүлек – «Мәктәбем безне көтә». (6 сәг.)  Кыңгырау дәрескә дәшә. Укытучым. Аралашу әдәбе. Көтеп алган дәресләр. Күнелле тәнәфес.

Юлда йөри беләсеңме?

II бүлек – «Туган төбәгем». (6 сәг.)  Икмәк кадере. Сөмбелә бәйрәме.

Сандугач керде күңелгә. «Туган  төбәгем» темасына экскурсия. Музей – тәрбия учагы.

«Ютазы районының  истәлекле урыннары» дигән проект.

III бүлек – «Бөтен җиһан ап-ак». (6 сәг.) Кошларга ярдәм итик! Матур да соң кыш. Яңа ел. Тау шуганда. Саф һавада уйныйк әле.

IV бүлек – «Гаилә учагы». (7 сәг.)  Әтием һөнәре. Сеңлемне уятканда.

Тамчы тама. Бүләкнең иң зурысы – әнием, сиңа. Карга боткасы. Тиз әйтә беләсеңме?

«Минем гаиләм» дигән проект.

V бүлек – «Һәрвакыт булсын кояш». (3 сәг.) Батырларны искә алабыз. Җиңү парады.  Һәрвакыт булсын кояш.

VI бүлек – «Ял итеп алыйк әле». (6 сәг.) Эт – кешенең дусты. Бәбкәләр.

Аладан – боладан… Сәламәт булыйм дисәң! Шифалы үләннәр. Сабантуй.

IV сыйныф

I  бүлек – «Мәктәбем – горурлыгым». (5 сәг.)  Мәктәбем – горурлыгым, мәктәбем – йөз аклыгым. Әдәп төбе – матур гадәт. Көз. Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

II бүлек – «Табигатьтә – көз». (9 сәг.)  Икмәк кадере. Кошларны озатабыз. Туган ягым көзе. Сөмбелә бәйрәме.

«Бердәнберем, газизем, ул минем әнием» дигән проект. Каләм тибрәтү. Шатлансын әле, әни… Туган ягы кирәк кешегә.

III бүлек – «Ап-ак карлар яуганда».  Туган якка кыш килде. Кышкы әкият.

IV бүлек – «Әниемнең әнисе – әбием була миңа». (7 сәг.) Кадерле әби-бабай. Безнең гаилә – тату гаилә. Чәчәкләр, чәчәкләр… Яз килде.

V бүлек – «Әткәм   төсе тыныч көннәрдә». (3 сәг.) Ветераннарга. Аянычлы сугыш еллары. Фронттан хатлар.

VI  бүлек – «Туган якка сәяхәт». (6 сәг.) Кечкенә дусларым. Сабан туе. Туган авылым. Күңелле җәй, ямьле җәй!

Шагыйрьнең туган авылына экскурсия.

Көтелгән нәтиҗәләр

Программа материалын уңышлы үзләштергән бала түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия була:

          • шагыйрьләрнең шигырьләрен таный, анализ ясый, яшьтәшләренә аңлата,  кирәкле мәгълүматны табып, аны тормышта куллана ала;

          • төркемнәрдә эшләгәндә, әңгәмәдә катнашып, сыйныфташларыңны тыңлап,  фикер алышып, бер карарга килә;

          • мөстәкыйль рәвештә шигырьләр иҗат итә, аларны тамашачыларга җиткерә белә;

          • гаилә белән гимназия арасында җылы мөнәсәбәт тудыра, үз гаиләсе тарихына хөрмәт белән карый;

          • үз милләтенең культурасы, сәнгате һәм әдәбияты белән горурлану хисләре кичерә;

          • кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, тирән фикер йөртә, ситуацияне дөрес итеп бәяли,  җир-анабыз, табигатебез байлыкларына ихтирамлы карашта була белә.

Материал (тулысы белән).