Балачак – бәхетле чак

 №50

(Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Равилә ХӘНӘФИЕВА,

Казандагы 66 нчы балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Эльмира БИКЧӘНТӘЕВА,

Казандагы 66 нчы балалар бакчасының беренче квалификация категорияле тәрбиячесе

Айгөл ФАРУХШИНА,

Казандагы 66 нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Бәйрәмгә әзерлек: балаларны Роберт Миңнуллин иҗаты белән таныштыру, рәсемнәр ясау.

Җиһазлау: экранда Р. Миңнуллинның портреты, китаплар күргәзмәсе, шагыйрьнең иҗаты буенча балаларның әти-әниләре белән берлектә ясаган рәсемнәр күргәзмәсе.

Кичәнең барышы

Балалар бер-бер артлы тезелеп залга керәләр, ярым түгәрәк ясап басалар. Балалар шигырьләр сөйлиләр.

1 бала. Исәнмесез, дуслар, хуш килдегез,

Каршы алу шулай башлана.

Рәхим итегез, кунаклар,

66 нчы бакчага.

2 бала. Бәйрәмсез бик күңелсез бит –

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

3 бала. Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм – балачак!

Балачакның шат җырлары,

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

“Исәнмесез, җилләр!” (Р.Миңнуллин сүз., О.Усманов көе) җыры башкарыла.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, безне якын итеп килгән кунаклар! Без бүген сезнең белән “Балачак – бәхетле чак” дип аталган шигъри-музыкаль кичәгә җыелыштык. Кичәбездә Татарстанның халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе – Роберт Миңнуллин шигырьләре һәм җырлары яңгырар. Бу безнең балаларыбызның аны яратуы, аңа олы ихтирамы булсын, аны яңадан-яңа иҗат уңышларына канатландырсын иде.

1 бала. Бәләкәй чакта мәктәптә

Ул бик әйбәт укыган.

Кызлар белән утырса да,

Бик тәртипле утырган.

Шулай да кайчагында

Дәресе калгалаган.

Аннан математикадан

“Өчле”ләр алгалаган.

2 бала. Еларга яратмаса да,

Аны еш елатканнар.

Еш кына елатсалар да

Үзен бик яратканнар.

Ул әле дә үзен кеше

Ярата диеп белә.

Килешмәсә дә йөри ул,

Эшләпә киеп кенә.

3 бала. Бик аз сүзле, бер дә юкка

Бик көенми ул артык.

Шөгыльләнми спорт белән,

Шуңа күрә юантык.

Бераз гына юан булу

Аңа бик тә килешә.

Аны күргән кызлар гына

Ни өчендер көлешә.

4 бала. Ул бик озын буйлы түгел

Һәм бик үк кыска түгел.

Уйнаган була гармунда,

Ләкин бик оста түгел.

Бик оста уйнамаса да,

Ул күңел биреп уйный,

Ул үзен ни сәбәптәндер,

Талантлы диеп уйлый.

5 бала. Балалар аны бик тиз таный,

Ә күбесе белми дә.

Шигырь укып көлдерә ул,

Үзе никтер көлми дә.

Сәхнәгә бер чыгып басса,

Сибә генә борчакны.

Үзе болай начар түгел,

Шәп тә түгел ул чаклы.

6 бала. Ул ипи дә бик ярата,

Үзе үстермәсә дә.

Хәтта кәнфит тә ашый, хәер,

Ансы башка мәсьәлә…

Шундый кызык бер кеше ул.

Кем дисезме?

Ул – шагыйрь –

Роберт абый Миңнуллин.

7 бала. Роберт абый!

Сез залыбызга килеп кергән чакта,

Еш-еш типте безнең йөрәкләр.

Сүрелмәсен сездә хезмәт дәрте,

Бездән бары шундый теләкләр.

“Әйдәгез, биибез” (Р.Миңнуллин сүз., Т.Ильясов көе.) җырын башкаралар.

2 нче алып баручы. Бала үзен кеше итеп тойсын өчен, анда милли горурлык, туган илгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына үз милләтенә, аның теленә һәм горефгадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була.

Балалар шигырьләр сөйлиләр:

1. Шигырь “Туган тел” Р.Миңнуллин сүз.

2.Шигырь “Татар балаларына” Р.Миңнуллин сүз.

“Бәхетле булыгыз” (Р.Миңнуллин сүз., Р.Ахиярова көе) җырын башкаралар.

Балалар урындыкларга утыралар.

1 нче алып баручы. Адәм баласы гомере буе балачак тойгы – тәэсирләре белән “туенып” яши. Балалар! Роберт абыйның бу шигырьләрен бергәләшеп сөйлик әле.

Малайлар зал уртасына чыгып сөйлиләр

1 малай. Үземнең малай чакларга,

Эй, килә дә кайтасым!

Эй, малайлар, малай чагым

Кайда соң ул, кайда соң?

1 нче алып баручы. Күрегезче, аптырашта калган түгелме соң Роберт абый! Тагын ниләр ди икән ул?

2 малай. Күрмәдеме берәрегез

Минем малай чагымны?

Күңелләрем ул чакларны

Өзелепләр сагынды.

3 малай. Эшләгезче бер игелек

Бу шагыйрь агагызга:

Алыгыз әле, малайлар,

Мине үз арагызга!

4 малай. Иң шәп малай булыр идем!

Әйтсәгез дә ни генә,

Тыңлар идем.

Валлаһи дим,

Тәгәрәп китим менә!

1 нче алып баручы. Чү! Карагыз! Чынлап сөйли бит бу, Роберт абый! Тагын, тагын ни ди ул?

5 малай. Авылның иң шәп атына

Атланып йөрер идем,

Ә камчыны – уникедән

Йә уннан үрер идем!

1 нче алып баручы. Шагыйрь абый тагын ни кылырга җыена икән?

6 малай. Мөгәллим абый малае

Алмачуар ат җиккән.

Ә аннан соң, ә аннары,

Шул атына атланып,

Дөнья гизәргә киткән.

Серле дөнья буйлап киткән, ди.

Киттек! Без дә киттек! Әйдәгез, малайлар!

Малайлар залдан чыгалар. Биергә әзерләнәләр.

2 нче алып баручы. Атларда чаба малайлар –

Атлары да атлары!

Малайларның әле шулай

Чаба торган чаклары.

Атлана да чаба алар

Иярсез дә йөгәнсез.

Бу инде – безнең малайлар

Чын җайдаклар дигән сүз.

Малайлар “Камчылар белән бию” башкаралар. Бию көе С.Сәйдәшев “Наемщик” драмасыннан марш.

1 нче алып баручы. 1998 елда “Күчтәнәч” дигән шигырьләр китабы өчен шагыйрьгә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. Ә хәзер шул китаптагы шигырьләрнең берничәсен сөйләп үтик әле!

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

1.“Күчтәнәч”, Р.Миңнуллин сүз.

2.“Олы булсам”, Р.Миңнуллин сүз.

3.“Энекәш кирәк миңа”, Р.Миңнуллин сүз.

4.“Булышчы”, Р.Миңнуллин сүз.

2 нче алып баручы. Сабыйлар Роберт абыйларын тәмам үз итте: шигырьләрен отып алып, сәхнәләрдә сөйлиләр.

1 нче алып баручы. Роберт Миңнуллин – ихлас лирик та. Бу аның туган як, туган җир, туган авылга багышланган шигырьләрендә, җырларында ачык чагыла.

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

“Җырлыйм туган якта” (Р.Миңнуллин сүз., И.Закиров көе) җырын башкаралар.

2 нче алып баручы. Урамда елның иң нәфис, дөньяга наз салып килә торган фасылы – яз. Балалар, хәтерегезгә төшерегез әле, язның иң беренче бәйрәме күңелле, шатлыклы, ягымлы бәйрәме кемнәргә багышлана?

Бергә. Әниләргә!

1 нче алып баручы. Шулай, дөрес балалар! Менә Роберт абыегыз да әнисен бик яраткан. Әниләргә багышлап, ул шигырьләр, җырлар иҗат иткән. Тыңлап үтик әле ул шигырьләрне.

Кызлар зал уртасына чыгып сөйлиләр.

2 нче алып баручы. Р.Миңнуллиның шигырьләре җанга ятышлы, җырга ятышлы: композиторлар бик теләп көй язып торалар. Балаларга дигәннәре генә дә өч-дүрт дистәдән артыктыр. Шунысы кызык: балалардан кайчак өлкәннәр дә эләктереп ала. Хәер, балалар да аптырап калмый – Роберт абыйларының әниләр турындагы җырларын бер дә өлкәннәрнеке дип тормыйлар.

1 нче алып баручы. Әниләрне теләсә дә,

Һич сайлый алмый кеше.

Әниләрне Ходай бирә,

Ул бары Ходай эше!

“Әнкәмнең догалары” (Р.Миңнуллин сүз., И.Закиров көе) җырын башкаралар.

Бала.Чәчәк җыеп, чәчәк тотып,

Килим әле каршыңа.

Кулларыма чәчәк тотып,

Биим әле каршыңда!

Балалар “Чәчәкләр белән бию” башкаралар.

Балалар урындыкларга утыралар.

1 нче алып баручы. Туган якның гүзәллеген

Сөйлиләр безгә җырлар.

Шуңа күрә беркайчан да

Онытылмыйлар алар.

Музыка җитәкчесе башкаруында “Кайтырсыз әле бер” җыры яңгырый ( Р.Миңнуллин сүз., И.Закиров көе.).

2 нче алып баручы. Башкорт халкы белән татар халкы –

Ут күршеләр бит алар.

Башкортлар да, татарлар да

Биергә бик яраталар.

Татар биюе башкарыла.

1 нче алып баручы. Балалар шигырь тыңлый, шигъриятне

Яратырлар икән шул хәтле.

Яраталар алар, Роберт абый, Сезне,

Хөрмәтлиләр Сезнең иҗатны!

2 нче алып баручы. Хөрмәтле, Роберт абый! Сез – безнең өчен иң акыллы, зур ихтирамга лаек шагыйрь, язучы. Сүзне Сезгә бирәсебез килә. Дәүләт эшлеклесе, язучы буларак, безгә нәрсәләр теләр идегез? Рәхим итегез!

Робер Миңнуллинга сүз бирелә.

1 нче алып баручы. Һәр язның да үз җыры бар, ди шагыйрьләр. Чынлап та, быелгы язның да үзенең яңа, матур җырлары тумый калмас, ә без, әйдәгез, моннан бик күп язлар элек туып та, һаман язлар кебек яшь булып калган, исеме дә бик мәгънәле “Яратыгыз” җырын җырлап үтик. Бүгенге бәйрәмнең истәлеге булып шул җыр калсын.

 “Яратыгыз” (Р.Миңнуллин сүз., Р.Ахиярова көе.) җыры башкарыла.