Бәхет орлыгы

(Хикәя)

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Атлаган һәр адымын саный-саный, бабасы артыннан уйнаклап кайтып килә иде Камил, чирәм арасында нидер күреп туктап калды.

– Ба-бай! Ба-бай! Көн-ба-гыш тө-шен җир-гә таш-ла-ган-нар! Кабыгы юк, – диде ул, гаҗәпләнүдән як-ягына каранып.

Аннан җәһәт кенә иелеп, берничә орлыкны эләктерде дә бабасына сузды. Куллары Мансур картның учына ятты. Бишеккә салганнар диярсең. Бабасының көрәктәй зур, кытыршы куллары бу мизгелдә бишек ролен үти, дулкынланудан «тирбәлгән» бармаклары, селкенгән саен, оныгының кул чукларын иркәли, сыйпый. Ә аңарга төбәлгән сынаулы, үткен караш, ягымлы йөзен тагы да җитди, уйчан итеп күрсәтте. Картлык күзе – зирәклек күзе шул. Нәрсәнедер җентекләп өйрәнүче галимне хәтерләтте ул. Ике арада туган сихри җылылыктан Камилнең бармак араларына кадәр дымланды, Мансур аганың маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Тирә-юньгә хуш ис бөркелде. Авыл исе. Юк, юк яңа гына пешкән икмәк исе. Ул бары тик мичле йортта гына була торган, күңелгә аеруча якын, хуш ис. Моңарчы Камил әби-бабалары йортында гына тоя иде бу татлы исне. Инде бөтен урамга таралган. Әйтерсең лә, кулына икмәк тотып, әбисе каршысына чыккан…

  • Алып кайтканнар! Алып кайтканнар, бәхет яугырлары! – диде бабасы, телгә килеп. Аннан куен кесәсеннән күзлеген алып киде дә:
  • – Яле, яле, минем учыма сал, – диде.

Камил ярмага охшаш бөртекләрне бабасының учына төшерде дә тагын берничәне җирдән алып салды.

  • Юк, көнбагыш төше түгел. Алтын бөртеге! – диде Мансур ага табылдыктан күзен ала алмый.
  • Алтын?!

– Әйе. Язгы икмәкне сукканнар! – диде ул, тагы да зур ачыш ясагандай куанып.

Чыннан да, алтын кисәгенә тап булган диярсең, йөзендә – кояш, күзендә яшь бөртеге җемелди. Иреннәре нидер сөйләгән кебек дерелди, әллә инде җыр көйли?..

– Кызык. Ни-чек ин-де җәй кө-не… язгы икмәк? – диде Камил үзалдына, иңнәрен сикертеп.

Әле ярый бабасы ишетмәде. Хәер, бабасын мондый халәттә күргәне бар Камилнең. Шуңа сабыр гына көтә бирде. Акыллы кеше йөрәге төгәл үлчәү шикелле ич. Һәр сүзе, һәр гамәле, хәтта һәрбер хәрәкәте – аның өчен зур сабак. Иренмичә күзәт тә, күңелеңә сеңдер.

***

…Язгы чәчү алдыннан күргәннәре һаман хәтерендә Камилнең. Ул елны яз иртә килсә дә, су ташу булып акмады. Эрегән кар суын, ачыккан сабый бала кебек, җир үзе йотлыга-йотлыга имде.

Ике җиңен сызганып, терсәген җиргә генә батырды бабасы. Мизгел эчендә четерекле мәсьәлә хәл ителде.

– Җир әзер, җир пешкән! – дип сөрән салуга ук, дәррәү басуга чыгып ашлык чәчтеләр.

Ай-һай, белемле бабасы, шуңа дүрт күзле инде ул. Белмәгән, күрмәгән нәрсәсе юк. Камил белән һәрчак зурларча сөйләшә. Дөрес, элегрәк Камил аңламый иде, хәзер төшенә, күпкә төшенә. Хәтта, томанның җыеп алынмавын, чыкның чиләккә салынмавын белә. Балчыкның «пешкәнлеген» тоярга өйрәнгәч, күзгә күренеп үзгәрде. Бакча эшендә дә теләп катнашты. Учакта җыелган көлне дә, бакчага бабасы белән бергәләп сиптеләр. Бер чиләк көлнең ике чиләк уңыш бирәсен белеп эш иттеләр. Түтәл ясаганда исә, нәни таяклар белән туп-туры сызыклар сызды ул…

Аның авылга кайтканын әбисе дә сагынып көтеп ала:

– И-и, рәхмәт яугыры, әле ярый син бар, улым! Син кайттың исә, мин күпкә яшәрәм. Бабаң шундук үзенә шөгыль таба, хәтта сызлануларын оныта, – ди әбисе, такмаклый-такмаклый. Аннан япь-яшь киленнәр сымак, чигүле алъяпкычын биленә бәйли дә мич тирәсендә кайнаша. Камыр баса, ипи сала… Эх, күрсәң аның матурлыгын! Бит урталары алмадай кызара, үзе һәрчак елмая.

Ә кичләрен алар «тәмләп» китап укыдылар. Әбисе кулына китап алган саен:

– Уку – белем орлыгы, белем – бәхет орлыгы! – ди.

Әйе, әби-бабасы Камилнең матур итеп сөйләшүен тели. Бары тик матур сөйләшкән кеше генә матур итеп уйлый белә ич. Кешене хәтта үз исеме дә тәрбияли! Шуңа да алар оныкларына Камил дип исем кушканнар.

Беркөнне Камил бабасы белән мәктәпкә барды. Бер адым да артка калмаска тырышты. Орден-медальләр таккан бабасы белән янәшә атлау – үзе горурлык ич! Күп малайлар кызыгып карап калды…

***

– Әйдә улым амбарга, «бәхет орлыгы»н карарга! – диде Мансур ага, саклык белән генә кулындагы хәзинәсен оныгының кесәсенә салып.

Ындыр табагына кергәндә, каршыларына очраган һәрбер кеше Камилнең бабасы белән зурлап, ике куллап күреште. Камилгә дә иелеп сәлам бирделәр. Бабасы эшчеләрнең хәл-әхвәлен белешкән арада, Камил зур өем янына ашыкты. Ипләп кенә кесәсендәге бөртекләрне алды да, көшелдәгеләр белән чагыштырып карады. Тик җирдәге орлыклар эрерәк күренде.

– Менә ич алар! – диде ул шатлыгыннан, бераз читтәрәк торган өем янына килеп.

– Таптыңмы, улым, иптәшләрен? Йә, күрсәт әле, кайсы өемнән инде болар?

Камил озак көттермәде. Уң яктагы зур өемгә ымлап күрсәтте.

– Дөрес, улым, хәтерең яхшы! Шушы була «бәхет орлыгы»!

Бабасы учын тутырып ашлыкны чумырып алды да күкрәгенә кысты.

– Аһ, нинди хуш ис аңкый алардан, тормыш исе! – диде ул горурлык белән.

– Ә болары эрерәк! – диде Камил, янәшәдәге өемгә күрсәтеп.

– Кара, кара нинди күзәтүчән икән син! Ай-һай, иренмәс җан! Булсаң булырсың икән «башлы көлтә», – диде бабасы, оныгының аркасыннан сөеп. Аннан бераз шаяра төшеп:

– Әллә сәбәбен беләсеңме? – дип сорады. – Үзләре охшаш, әмма икесе ике төрле, – диде ул, учына кабат орлыклар алып. – Нигә алай? Ничек уйлыйсың?

 

 *«Башлы көлтә» – халык телендә эш күрсәткән акыллы-булдыклы кеше яисә талант иясен тук башаклы көлтәгә охшатып әйткәннәр.

Җавабы юк иде Камилнең. Шулай да беләсе килде. Язын табигать почмагында күчереп утырткан гөл үсентесен, җәен бергәләп су сибеп үстергән яшел кыяклы суганны, сарымсакны, шалкан белән кыяр түтәлен күз алдына китерде ул. Суны күбрәк сипкәннәр, шуңа эре, дип әйтер иде, басуга су сибүче юк ич. Яктылык җитмәгән, дип җавапласа да дөрес булмас. Бабасы әйтмешли, дәү агачтан гына дәү күләгә хасил була. Ә басу-кырларга, болыннарга кояш бертигез карый. Чык төште исә – җир елмая, яңгыр яуса – куана. «Рәхмәт яңгырлары»ннан ашлыклар уңа.

Дәшмәү дә җавап! Белсәң – сөйлә, белмәсәң – тыңла дигәндәй, бабасы Камилгә җитди караш ташлады да ике өем арасына кереп басты.

– Берсе – язгы, икенчесе – көзге, – диде ул кулларын әле уң, әле сул якка ишарәләп. Аннан, ни өчен «язгы», нигә «көзге», дип әйтүләрен ипләп кенә аңлатты.

– Рәхмәт – әйтүеңә рәтләп! – диде Камил, бабасының яраткан сүзен кабатлап.

Ат җигеп басуга барганда да сүзләре шул хакта булды.

Җәяүленең сукмагы җиде булса, атлының юлы бер генә шул. Шуңа да кукуруз белән көнбагыш басуын чикләгән юлдан туп-туры ашлык сугучы комбайннар янына ашыктылар.

Басуда – кызу эш өсте. Нәкъ табышмактагы кебек: комбайн үзе ура, үзе суга, үзе төяп җибәрә. Артларыннан һич калышмый, иңләп-буйлап трактор җир сөрә. Ә сабан төрәне артыннан актарылган җир – укылмаган китапны хәтерләтә. Әйтерсең лә, моңарчы таныш булмаган әсбапның өр-яңа бите ачыла.

Кинәт моторлар гүләве тынды. Игенчеләр ялга туктады. Әйтерсең лә, шуны гына көткәндәй, тургайлар, былбыллар матур җыр сузды. Кайда кунган соң ул, нигә күренми? Кайсы кош өзми дә куймый куанып сайрый? Ә-ә-ә, курай моңы лабаса! Игенчеләрне зурлап махсус килгәннәр. Яшьләр хоры һәммәсенең күңеленә хуш килде. Аларга кушылып, җил улының – кубызда, чикерткәләрнең скрипкада уйнавы аермачык ишетелде. Икмәкле җирнең җыры тагы да матур икән! Тыңлаган саен, тыңлыйсы килә. Алтын башаклар шуларны мактый-мактый җилдә тирбәлә. Гүя бар тереклекне басуга дәшә.

Камил арбадан ипләп кенә шуып төште дә, табигатьнең ямьле көенә бии-бии, арыш басуына кереп югалды. Башаклар шавына кушылып җырлады, алар кебек җилдә тирбәлде. Икмәк җырын тыңлый-тыңлый зәңгәр чәчәкләр җыйды. Аннан аяклар үзеннән-үзе машиналар туктап торган якка атлады. Егәрле булсалар да, машиналарның җаннары юк ич. Әллә ни куркыныч та түгел сыман… Тик ара якыная барган саен Камилнең фикере үзгәрде. Суынырга да өлгермәгән, берсеннән-берсе биек машиналар үтә дә мәһабәт булып күренделәр аңа. Мактанырлык та шул, икмәк әзерли ич алар! Бер рәткә тезелгәннәр дә фәрман көтәләр кебек. Кискен бер хәрәкәт ясадың исә, шундук эшкә керешер күк. Шуңа да Камил, тимер атларны иярләүдән шүрләп, аяк очына гына басып, әйләнеп узды үзләрен.

– Бабай, бабай! Монда да «бәхет орлыгы» коелган! – диде ул, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән, аяк астындагы бөртекләрне таптамаска тырышып.

– Зыян юк. Җиргә төшкән тук орлык – һичкайчан шытмый калмас. Икмәк җирдә үсә! – диде Мансур карт, масаеп.

  • Бабай, бабай, аларны җыярга ярыймы?
  • Нигә кирәк, ни эшләргә исәп?
  • Шәһәргә алып барам.

– Ал, улым, ал. Юмарт кулда байлык бетми.

Әй, куанды Камил, кош тоткан диярсең.

Җыйган чәчәкләрен әбисенә бүләк итте.

***

Калага кайткач, ул үзен тагы да зур кеше итеп хис итте. «Бәхет орлыгы»н балалар бакчасына алып барды. Кайда, ничек үсүен дусларына бәйнә-бәйнә сөйләде. Балалар берәм-берәм лупадан да карадылар, аннан тәрбияче апалары белән табигать почмагындагы чүлмәккә чәчтеләр. Бер чүлмәкне – тәрәз төбенә, икенчесен яктылык аз төшкән урынга куйдылар.

– Язгы икмәкләр. Көзгесен кабат алып килермен, – диде Камил.

– Яхшы! Бакчага чәчәрбез, – диде тәрбияче апалары, Камилнең изге гамәлен хуплап.

Балалар, орлыклар турындагы эчтәлекле әңгәмәдән соң, һөнәр ияләре турында сөйләштеләр. Аннан рәсем ясарга булдылар.

Камил басуда күргән машина сурәтен кәгазъ битенә төшерде. Башка балалар рәсемнәре буенча хикәя төзеп сөйләгәндә дә, ул һаман нидер ясый иде.

– Камил әти-әнисе кебек табиб булыр, мөгаен. Басу буйлап авылга, әби-бабасы янына еш кайта. Өлкәннәрнең хәлен белү – яхшы гадәт! – диде тәрбияче апалары, Камилнең тизрәк әңгәмәгә кушылуын теләп.

Шуны гына көткәндәй, Камил урыныннан сикереп торды да такта янына чыкты. Нәни магнитлар белән рәсемен беркетте. Аннан кулына күрсәткеч таягын алды. Шома таяк озын булса да җиңел, кибетнекеннән күпкә матуррак иде. Үзенә карап торган малайларны-кызларны бер мәртәбә күздән кичерде дә бабасы кебек кыю гына сүз башлады.

– Бу – комбайн. Монысы – амбар. Анда «бәхет орлыгы» саклана. Мин зур үскәч, бабам кебек игенче булам. Бабам чәчкәнне урам. Мин булганда әби-бабам йөз яшәр! – диде ул, зурларча масаеп.

– Менә ичмасам, игелекле бала! – диде тәрбияче апалары, сокланып. –Бәхетледән бәхетле әби-бабай, их, күрергә иде аларны!

Камил утырырга да өлгермәде, шунда ук балалар әйләндереп алдылар үзен. Комбайннан бигрәк, «бәхет орлыгы»ның кайда саклануын күрәселәре килә иде аларның.