«Бәбигә исем кушу» йоласы
Ландыш ГАЛИМУЛЛИНА,
Балтач районы Г.Г. Гарифуллин исемендәге
Яңгул урта мәктәбенең
музыка җитәкчесе
Аннотация. Музыкальное воспитание – это не просто дополнительный кружок, а инвестиция в будущее ребенка. Оно закладывает фундамент для развития его творческих способностей, формирует гармоничную личность, учит радоваться жизни и находить красоту в окружающем мире.
Максат: милли гореф-гадәтләрне балаларга өйрәтү; балаларны халык мәдәнияте белән таныштыруны дәвам итү, балаларның күңелен күтәрү, иҗади сәләтләрен үстерү.
Бизәлеш: зал түрендә өйнең эчке күренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сәке, анда мендәрләр, чигүле сөлге, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган, бишектә – бәби.
Алып баручы. Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул – әти, әни, әби, бабай, балаларның бергә яшәве. Ә матур, тату гаилә дигәнне ничек аңлыйсыз?
(Балалар җавабы.)
Алып баручы. Әйе, бер-береңне аңлап дус яшәгәндә генә матур, тату гаилә барлыкка килә. Андый гаилә яши торган йорттан җылылык, нур бөркелеп тора. Бүген без “Бәбигә исем кушу» йоласын карап китәрбез.
– Әби-бабасына сөенеч, әти-әнисенә горурлык булып, өй эчен нурга күмеп, дөньяга сабый туды. Яшь гаиләдә күңелле мәшәкатьләр башлана.
Бәби елаган тавыш. Әни керә.
Әни. Ай, күз нурым, йолдызым, әле генә йоклаткан идем бит. Уянып киттеңме? Чү, балам, чү!
Бишек җыры ишетелә, әни кеше бәбине бишеккә салып тирбәтә.
Әни. Йоклады, Аллага шөкер! Инде бәби йоклаганда, бераз өй эшләремне карый торыйм.
Ишек дөбердәтәләр.
Әни. Кем бар анда? Керегез!
Балалар керәләр.
– Исәнмесез, саумысыз!
Нигә саумыйсыз кәҗә.
Каршылагыз хөрмәт белән
Күчтәнәч тулы кәрзиндә.
Әни.
Килдегезме, кунаклар,
Түрдән узыгыз әйдә!
Мичтә күмәч, җамаякта
Изелеп пешкән әлбә.
Бала. Без бәби карарга килдек. Бик күп бүләкләр алып килдек. Бүләкләрне бирсәк ярыймы?
Әни. Әйдәгез, әйдә!
Бала.
Һай, бу бала бал кебек,
Сыгылып торган тал кебек.
Авызы-борыны уймактай,
Өсте утырган каймактай.
(Бәбине кулы белән сыпыра, өстенә бүләген куя.)
Бала.
Менә сиңа бүләгем,
Акыллы бул, үскәнем!
Бала.
Яман күзләр сиңа тимәсен,
Кеше сине начар димәсен.
Бала.
Матур булып үс син,
Батыр булып үс син,
Илгә хезмәт итәрдәй,
Лачын булып үс син.
М. Аяз.
Тыпыр-тыпыр йөрсен,
Әти-әнисен сөйсен.
Кешеләр аны яратсын,
Күзләр генә тимәсен!
Әни.
Рәхмәт сезгә, балалар.
Насыйп булсын сезгә хәләл ризык,
Харам ризык сезгә ят булсын.
Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,
Күңелегез сөттәй ак булсын.
Бала. Минем бәбине кулыма тотып карыйсым килә. (Бәбине кулына ала.)
Әни. Бәбине бик җайлап кына тотарга кирәк. Бәбине йокыдан уятканда юаткыч әйтеп уятырга? Юаткыч беләсезме?
Бала.
Беләбез:
Тор, тор, тургай,
Йокың туйган бугай,
Сине күрергә
Дусларың килгән бугай.
Бала. Менә безнең бәбиебез уянды, елмаеп та җибәрде. Карагыз әле, бәбинең маңгаенда нинди кара тап икән бу? Без күрмәгәндә, идәнгә төшеп пычранганмы әллә?
Әни. Юк, күз тимәсенгә корым сөрткән идем.
Бәбигә күз тимәсен өчен, элек-электән үк маңгаена мич корымы сөртеп куя торган булганнар. Киеменә миләш агачыннан бөти такканнар, беләзек киерткәннәр. Алар бәбине яман күзләрдән саклаган.
Бала. Хәзер нишләтәбез инде бәбине?
Бала.Уйнатырга кирәк. Әйдә, үзем уйнатам.
Үчти, үчти, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсәр әле, зур булыр,
Бер дигән егет булыр.
Бала. Ярый, уйнаттык. Ә хәзер юындырабызмы? (Бала юындыру.)
Әни. Әйдәгез, юындырып алыйк. Әйдә, улым, апалар сине юындырабыз диләр.Солтан улым бик ярата юынырга. Әйдә, Алинә, юындырып ал әле?
Бала.
Ах, водичка хороша!
Хороша водичка!
Искупаем малыша,
Чтоб сияло личико!
Ай, лады, лады, лады,
Не боимся мы воды.
Чисто умываемся,
Маме улыбаемся.
Әни. Менә, балалар, бәбине юындырып та алдык. Аны юындыргач нинди теләкләр теләргә кирәк, кем белә?
Бала.
Мин беләм:
Суы сарыксын,
Үзе калыксын,
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын.
Әни. Шулай булсын. Балалар, без бәбигә исем эзләмәдек тә бит әле. Әйдәгез, бергәләп исем сайлыйбыз.
Балалар. Әйдәгез.
Җырлы-биюле уен: “Исем сайлау”.
Бергә. Бармак уены чыккан, диләр,
Өйрәнсәм ярар иде.
Иң матур затлы исемне
Мин тапсам ярар иде.
Бала. Алия булсын!
Әни. Юк инде, сабыебыз ир бала бит!
(Җыр, тагын берәүне чыгаралар.)
Бала. Илдан булсын! Ил даны дигән сүз!
Бала. Авылыбызда әллә ничә Илдан бар бит, шул җитеп торыр мәллә?..
Әни. Ярар, алайса. Тагын жырлап карыйк. (Җырлыйлар, тагын берәү кала.)
Бала. Солтан! Солтан булсын!
Бергәләп. Булсын, булсын, бик матур!
Бала.
Булсын, булсын, бик күркәм,
Туры килсен үзенә.
Бай күңелле егет булып
Үссен безнең кечкенә.
Әни. Менә, балалар, бәбиебезнең исеме дә булды. Солтан – бик матур, мәгънәле исем. Солтанны тәпи йортеп тә карыйкмы? Әйдәле, Әминә, тәпи йөртеп кара әле Солтанны.
Бала.
Яле, кил әле, кил әле,
Килә аласың микән.
Камыт аякларың белән
Баса аласың микән?
Әни. Солтан көйсезләнә әле, нишләтербез икән?
Бала. Әйдә юатып карыйк:
Чәп-чәп чәбәкәй,
Безнең Солтан бәләкәй.
Ул акыллы, ул тәтәй,
Килмә монда кәҗәкәй.
Менә көлеп җибәрде Солтан!
Әни. Балалар, Солтан улыма сезнең белән бик күнелле булды. Әзрәк арып китте бугай, әйдәгез, бергәләп җырлап йоклатыйк.
Бергәләп “Бишек җыры” җырлау:
Кояш ятты бишегенә,
Күзләрен йомды.
Кошлар да сайрамый инде,
Җилләр дә тынды.
Кушымта:
Яфраклар да серләшмиләр,
Йоклады каен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик,
Улым , улкаем.
Песиең дә арыды инде,
Боегып калды.
Башын салып тәпиенә
Йокыга талды.
Кушымта:
Әкрен басып Йокы бабай
Йөри өй саен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик,
Улым, улкаем.
Тәрәзәдән тулган ай да
Карый үрелеп.
Нәниләрем нишли анда,
Йоклыйм, диеп.
Кушымта:
Әкрен басып Йокы бабай
Йөри өй саен.
Без дә йоклыйк, бәү-бәү итик,
Улым, улкаем
Әни. Солтан улым йоклап та китте. Әйдәгез, ул йоклаганда, бергәләп чәй эчеп алыйк.
Балалар. Әйдәгез, балалар. (Чыгып китәләр.)
