[б], [б’] авазлары. Б, б хәрефләре

№ 110

(«Перспектив башлангыч мәктәп» проекты буенча «Әлифба» дәресе. I сыйныф)

Зөлфия ХИСМӘТУЛЛИНА,

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Документ

ПРЕЗЕНТАЦИЯ 1

ПРЕЗЕНТАЦИЯ 2

 

[б], [б’] авазлары. Б, б  хәрефләре

(«Перспектив башлангыч мәктәп» проекты буенча «Әлифба» дәресе. I сыйныф)

Зөлфия ХИСМӘТУЛЛИНА,

Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат:

– укучыларны тартык [б] авазы, язуда билге булып йөрүче Б, б хәрефләре белән таныштыру; сөйләмдә ишетеп танырга, [б] авазын дөрес әйтергә, Б, б хәрефләрен танып, яңа сүзләрне укырга өйрәтү;

– укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;

– үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә: [б], [б’] авазын ишетү, дөрес әйтү. Б, б хәрефләрен танып, сүзләр уку.

Төп төшенчәләр: [б], [б’] авазлары. Б, б  хәрефләре.

Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә.

Чыганаклар:

төп:

1. Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф.. Әлифба. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек, 2 кисәктә. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2011, 1 нче кисәк.

2. Мияссарова И.Х., Фәйзрахманова К.Ф. Әлифба 1 нче сыйныф: укытучы өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2011.

өстәмә: презентация Power Point – [б] авазы, Б, б хәрефләре; дидактик карточкалар, хәрефле веерлар, хәреф кассасы, интерактив такта.

Дәрес тибы: яңа теманы аңлату.

 

                                            

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

 

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну уяту

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру

 

 

 

– Елмаеп карагыз дөньяга ,

Рәхәт бит яшәве, шулаймы,

Елмаеп яшәсәң көн саен,

Укырга,уйларга бик җайлы.

– Шушындый күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

– Хәрефләр илендә сәяхәтебезне дәвам итик. 1 нче слайд

Шигырьне хор белән әйтү

 

 

 

 

 

«Күңелле сәяхәт» җыры

 

 

КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II.Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат: хәрефләр һәм авазлар

 турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат: өйрәнелгән авазларны һәм хәрефләрне искә төшерү.

1. Төркемнәргә бүленү: Исемнәре И хәрефеннән башланган укучылар – уң якка, ә исемнәре өч я дүрт иҗектән торган укучылар сул якка басалар.

– Авазлар нинди күплекләргә бүленә?

 

2. Беренче төркем хәреф кассасыннан –сузык аваз хәрефләрен, икенче төркем тартык авазларны белдергән хәрефләрне тезә.

3. Хәрефләр дөрес итеп бүленеп беттеме?

4. Сузык аваз хәрефләре турында нәрсә әйтә аласыз? Тартык аваз хәрефләре турында нәрсә әйтә аласыз?

 

 

 

 

 

 

5. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр яса

 

 

 

6.Төшеп калган хәрефләрне тап. Боларны бер сүз белән генә атагыз. 2 нче слайд

 

 

– Бу сүзләрне нинди төкемнәргә бүлеп була?

1. Төркемнәргә бүленү

 

 

 

 

 

 

Сузык, тартык авазлар

 

2. Төркемдә укытучы биремен үтәү. Эш тактада башкарыла

 

 

 

 

3. Үзара тикшерү

 

 

4. Калын һәм нечкә әйтелешле.

Яңгырау һәм саңгырау. Төркемнәрдә хәрефләрне парлыйлар. (Калын-нечкә әйтелешле сузыклар, парлы тартыклар, парсыз тартыклар)

5. Укучылар сүзләр ясыйлар: ал-ма, кар-лы-ган, по-ми-дор, су-ган, ки-шер, гру-ша, кы-яр. Сүзләрне ике төркемгә бүләләр. Эш тактада алып барыла

6. Хәрефле веерлар ярдәмендә тиешле хәрефләрне күрсәтәләр:

милә.шә, ас.ра, р.за, лили., рома.ка, л.ндыш.

Ике, өч иҗекле сүзләр.

 

 

.

ТБУУГ: авазларның төп билгеләрен  аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, үзара килешеп эшләү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

7. Экранда болын, бәйрәм, бию, әби, бабай, балалар, бүләкләр, батыр, Бәрәскә

авылы, бирнә рәсемнәре.

– Бу сүзләрдә нинди охшашлык бар?

– Әлеге сүзләрне нинди тема берләштерә? Сүзләрнең кайсылары – калын, ә кайсылары нечкә әйтелә? Өч иҗекле сүзне әйтегез.

 

8. Бүгенге дәрестә нинди авазны белдергән хәреф белән танышачакбыз?

Рәсемнәрне сүз белән атау.

 

 

 

 

 

– Барлык сүзләрдә дә [б] авазы ишетелә

– Сабантуй бәйрәме

 

 

 

 

 

 

 

 

8. [б]авазын белдергән хәреф белән танышачакбыз

 

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

IV. Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы өчен максат: Б, б хәрефләре турында яңа белемнәр тупларга ярдәм итү

Укучылар өчен максат: [б] авазы, Б,б хәрефләре турында

мисаллар  китереп раслый белү

9. Б, б хәрефләрен күрсәтү. Сабантуй, батыр, Бәрәскә

сүзләрен кисмә хәрефләрдән төзү.

– Сүзләр ничек әйтелә? Ни өчен?

 

10. [б]авазын дөрес әйтүгә күнегүләр башкару. Артикуляция күнегүләре.

 

Аның нинди аваз икәнен ачыклау.

 

 

 

 

 

 

 

11. Б, б хәрефенә багышланган проект эше. (Презентация)

9. Эш парларда алып барыла. Тактада да эш башкарыла

 

 

-Калын әйтелешле сүзләр,нечкә әйтелешле сүзләр.

10. Балалар җырлый бәйрәмдә

Отып калырга уйлыйм.

«Б» хәрефен яхшы белеп,

Бишле алырга уйлыйм.

Тизәйткеч: абага бага-бага,

Башым бәрдем баганага.

Парлы яңгырау тартык икәнен китереп чыгару.

11. Миләүшә Сабирҗанова үз проектын яклый.

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза

 

Рәсемнәрдәге предметның исемендә [б] авазы ишетелсә, кул чабабыз

 

 

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

12.[б] авазы кергән иҗекләр уку. 4 нче слайд

13.Сүзләр уку. 5, 6 нчы слайдлар

14. Дәреслек белән эшләү

 

 

15. Җәйге лагерь сабантуенда төшерелгән фотоларны күрсәтеп үтү 7 нче слайд

 

 

 

 

 

 

12. Иҗекләрне укыйлар, әйтелешенә игътибар итәләр.

13. Сүзләрне укыйлар.

14. «Болында» текстын уку. Сораулар ярдәмендә эчтәлек сөйләү.

15. Авыл сабантуе турында сөйләтү.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

VI. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: Ялгызлык,уртаклык исемнәр  турында белемнәрне практик куллана белү

 

 

16. Сабантуй сүзеннән яңа сүзләр табу.

17. «Артык сүзне тап» уены. 10 нчы слайд Кайсы сүз артык? Ни өчен?

Басма, абага, бүләк, бака.

Банан, болын, Бану, балан.

Балык, басу, песи, буран.

18. Хәрефләр арасыннан Б хәрефен билгеләргә.

БкбУОбСлНБеЗ

 

 

 

16. Укучылар сүзләр төзи

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

18. Аерым битләрдә мөстәкыйль эшлиләр.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VII Уку эшчәнлеген йомгаклау

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

– Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  – Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше. 66 – 67 нче битләрне укырга 

 

 

Балаларның җаваплары

 

ШУУГ: уңышларың уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу