Аюга кунакка барабыз

(Кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Миләүшә САДЫЙКОВА,

Бөгелмәдәге 2 нче «Батыр» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның хайваннар турындагы -танып белү кызыксынучанлыгын, интеллектларын үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү;

үстерелешле: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү;

белем бирүдә: характерлы билгеләре буенча, хайваннарны таный һәм аера белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, физик тәрбия, сәламәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: хәрәкәтле уеннар, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Җиһазлау: проектор, агач макетларлары, җәнлек костюмнары, ике кәрзин, кишер, күркәләр, кәрзин белән алма.

Сүзлек өстендә эш: зур, кечкенә, йомшак, аю, куян.

Алдан үткәрелгән эш: кыргый хайваннар турында әңгәмә, шигырь уку, рәсемнәр карау.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик көйләү.
  2. Сөенеч мизгеле.
  3. Үстерешле диалог.
  4. Хәрәкәтле уеннар.
  5. «Кәрзинне тутыр» уены.
  6. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бу нәрсә? (Хат, анда аю рәсеме.) Дусларым, безгә аю дус хат җибәргән. Әйдәгез әле, хатны укыйбыз.

Хат эчтәлеге: “Исәнмесез, дусларым! Менә салкын кыш үтеп тә китте, ямьле яз җитте.Мин йокыдан уяндым. Миңа шундый күңелсез. Янымда дусларым да юк. Бәлки сез минем янга кунакка килерсез? Мин бик бәхетле булыр идем. Дусларым, мин сезне көтеп калам”.

Тәрбияче. Балалар, аю янына кунакка барабызмы? Әйдәгез, сезнең белән урманга таба атлыйбыз, ә хәзер йөгерәбез.  Менә урманга килеп тә җиттек.

Тәрбияче. Балалар, карагыз: урманда нинди матур. Кошлар сайрый. (Аудиоязма (кошлар тавышы.)

(Куян килеп чыга (куянны зурлар төркемендәге бала уйный.)

Куян. Ой-ой! Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче. Балалар, бу кем? (Балаларның җаваплары.) Куян нинди? (Кечкенә, йомшак.) Куян, без Аюга кунакка барабыз, син безгә анын өенә юл күрсәтмәссеңме?

Куян. Әлбәттә, бик рәхәтләнеп. Башта сез минем белән уйнап алыгыз, аннан сон мин сезгә юлны күрсәтермен.

Уен

Аюның өе зур, (кулларны өскә күтәрәбез)

Куянныкы кечкенә. (чүгәлиләр)

Аю бара алпан-тилпән, (алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр)

Ә куяннар сикерә. (кулларын тәпиләр ясап сикерәләр)

Куян. Рәхмәт сезгә, балалар. Әйдәгез, Аю янына киттек.

Тәрбияче. Әйдәгез, Аю янына без куян кебек сикереп барабыз.

(Урман уртасында өй тора. Аннан аю чыга. (Аюны тәрбияче уйный.)

Аю. Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче. Исәнме, аю. Балалар, бу кем? Аю нинди? (Зур.)

Тәрбияче. Аю дус, без синең күңелленне күтәрергә килдек. Әйдәгез әле, балалар, аю дус белән уйнап алыйк. Куянкай, син дә безнең белән уйнап ал.

Аю. Әйдәгез, бик тә рәхәтләнеп.

Уен

Аю дускай, тор инде.

Йокың туйгандыр инде.

Әйдә, уйныйк бергәләп,

Безне куып тот инде.

Тәрбияче. Аю, Куянкай, без балалар белән сезгә күчтәнәч алып килдек. Куянга – кишер, ә аюга – күркә. Ләкин безнең кишер белән күркәләр кәрзиндә буталганнар. Хәзер без балалар белән аларны аерырга ярдәм итәрбез.

«Кәрзинне тутыр» уены

(Кызыл кәрзингә –кишер, яшел кәрзин –күркәләр.)

Аю. Рәхмәт сезгә, дусларым. Сез безнең күңелне күтәрдегез. Мин сезгә күчтәнәч әзерләдем. Төркемегезгә кайткач, авыз итәрсез. (Кәрзин белән алма бирә.)

Тәрбияче. Аю, Куян белән саубуллашыйк, балалар.

Аю. Без сезне тагын кунакка көтеп калабыз. Сау булыгыз.

Куян. Сау булыгыз, дуслар!

Тәрбияче. Әйдәгез,  төркемебезгә кайтабыз.