Аэропортта Яңа ел тамашасы

(Зурлар төркемендәгеләр өчен бәйрәм кичәсе)

Лилия ХӘМИТОВА,

Биектаудагы “Байгыш” балалар бакчасы тәрбиячесе

Кичә барышы

(Музыка яңгырый, самолетлар гүләве гул һәм шушы фонда диктор тавышы.)

Диктор. Игътибар, игътибар! Яңа 2023нче елга очкан барлык пассажирларга теркәлүгә үтүләрен сорыйбыз. (Кулларына чемодан, бүләк тутырылган пакетлар тоткан балалар керә. «Яңа ел» көе астында бииләр.)

Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле пассажирлар һәм «Байгыш» аэропорты кунаклары! Без сезне Яңа ел белән котлыйбыз һәм сезгә онытылмаслык бәйрәмнәр телибез.

Алып баручы. Мөхтәрәм пассажирлар, посадкага керуегезне сорыйбыз. Үзегезнең багажны багаж бүлегендә калдыра аласыз . Свой багаж можете оставить в багажном отделении. Наш экипаж желает вам счастливого полёта! (Чемоданнарны чиратлап кертәләр һәм ярымтүгәршк ясап басалар.)

Диктор. Внимание! Пассажиры, взявшие билеты на рейс №2023, ввиду нелетной погоды рейс задерживается. Просим вас пройти в зал ожидания. Авиакомпания «Байгыш» приносит свои извинения пассажирам.

(Дети «начинают волноваться», переговариваются.)

Продюсер. Аэропортта ничек? Сез нәрсә, минем Яңа ел тамашасын төшерәсем бар.

Алып баручы. Тынычлык, тик тынычлык.

Дирижер. А мне что делать? Я – дирижёр знаменитого оркестра, и меня пригласили на праздник к самому президенту! Мне срочно нужно лететь!

Хореограф. Мин – бию коллективы җитәкчесе, һәм безне Яңа ел бәйрәмендә телевидениедә чыгыш ясарга сорадылар. Без көтә алмыйбыз, без биючеләр белән чыгыш ясарга тиеш!

Директор. А мне нужно срочно улететь в министерство тридесятого царства на слет заведующих по обмену премудростями!

Алып баручы. Без аңлыйбыз, ләкин ярдәм итә алмыйбыз! Һава торышының яхшыруын көтәргә кирәк. Хөрмәтле пассажирлар, миндә кызыклы фикер туды. Ни өчен безгә монда – аэропортта кызыклы программа оештырмаска. Карагыз, Яңа елны көтү залында ничә кеше каршы алырга мәҗбүр? Әйдәгез, аларга булышыйк – Яңа елны биредә каршылыйк, барыбыз бергә, күңелле һәм кызык итеп! Өстәвенә, бездә артистлар бик күп. Барыгыз да ризамы?

Алып баручы. Алайса, башлыйбыз! Хөрмәтле продюсер, мөмкин булса, номерларыгызны күрсәтә алмассызмы икән?

Продюсер. Без мастер-класс күрсәтербез, шигырьләр укырбыз һәм сезнең өчен  җырларбыз да.

1 нче бала.

Тышта нурлы, күңелле:

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

2 нче бала.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.  

3 нче бала.

С Новым годом поздравляем

Всех сидящих здесь сердечно,

И от всей души желаем

Провести его чудесно!

4 нче бала.

Ап-ак карлар ява

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне үз янына

Яшел чыршы җыйнады.

5 нче бала.

Будет весело сегодня,

Будет некогда скучать.

Здравствуй, праздник Новогодний,

Мы пришли тебя встречать.  

6 нчы бала.

Чыршыбыз Яңа елга,

Матур итеп бизәлгән.

Баштан алып аска кадәр

Уенчыклар тезелгән.

7 нче бала.

Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

8 нче бала.

Һәр кешегә бәйрәм бүген.

Бар да матур киенгән

Чыршыбыз да, әйтерсең лә,

Укалы күлмәк кигән.

9 нчы бала.

Веселый праздник – Новый год!

Волшебный, сказочный и яркий!

Он дарит много доброты

И интересные подарки.

10 нчы бала.

Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

11 нче бала.

Салкын кыш килде,

Ак карлар яуды.

Буран уйнады,

Таулар ясады.

12 нче бала.

Снег порхает и кружится,

Словно птица, время мчится

И спешит скорей вперёд:

Наступает Новый год!

13 нче бала.

Мчится к нам на всех парах,

Долгожданный Новый год.

Пусть нам кролик в этот год

Всем удачи принесёт.

14 нче бала.

Күзләрдә бәхет елмая,

Ә шатлыкка чама юк.

Без биибез һәм җырлыйбыз,

Бездә бүген Яңа ел!

15 нче бала.

Яшел ылыслар артында

Әкият качып тора,

Эчендәге бар серләрне

Ачарга кызыктыра.

(“С новым счастьем, с новым годом!” җыры башкарыла.)

Алып баручы. А теперь попрошу разместиться в зале ожидания. Хөрмәтле пассажирлар! Без сезгә тагын бер кат уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм үзебезнең бәйрәм программасын карарга чакырабыз.

Алып баручы. Хөрмәтле хореограф, бәлки биючеләрегез безгә үз талантларын күрсәтерләр?

16 нчы бала.

Ник биемәскә, биибез

Биюдән без һич туймыйбыз.

Кар кызына булышыйк

Матур итеп биеп алыйк.

17 нче бала.

Сказка новогодняя

В двери постучит,

Дед Мороз с подарками

В гости к нам летит…

Будет очень весело,

Будем танцевать,

В Новый год всех радостно,

Дружно поздравлять!

18 нче бала

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

(Кызлар биюе.)

Алып баручы. Рәхмәт сезгә, биючеләр, бик яхшы. Сез чын талантлар! Чыгышыгыз өчен рәхмәт. Көтү залына рәхим итегез!

(Буран улавы ишетелә.)

Алып баручы. Погода не улучшается. Карагыз, нинди буран кузгалды. Ләкин без борчылмыйбыз. Ә сезне, хөрмәтле артистлар, Чыршы бәйрәме турында җырлавыгызны сорыйбыз.

(“Чыршы бәйрәме” җырын башкаралар. Утыралар.)

Алып баручы. Концертыбызны дәвам итәбез.

1 нче бала.

Возле елки в Новый год

Водим, водим хоровод.

Елочка – красавица

Детям очень нравится.

Вот она какая

Стройная, большая!

2 нче бала.

Уйнап-җырлап әйләнербез,

Бүген синең яныңда.

Үзең матур, үзең чибәр –

Кадалмый бер энәң дә.

3 нче бала.

Много снега намели,

Не видать вокруг земли.

Если дружно снег идет,

Значит скоро… Новый год.

(Кашыклар белән бию.)

Алып баручы. Хөрмәтле джентелменнар! Сез дә безгә үзегезнең һөнәрегезне күрсәтеп китә алмассызмы икән? (Джентельменнар биюе.)

Әминә. Эх… безнең дә сезнең кебек шундый оста буласыбыз килә иде.

Балалар. Ә сез нәрсә эшли беләсез соң?

Алып баручы. Хәзер күрсәтәбез. (Тәрбиячеләр биюе.)

Диктор. Из-за нелетной погоды самолет совершил вынежденную посадку в нашем аэропорту. (Кар кызы куяннарны ияртеп чыга. «Куяннар» биюе башкарыла.)

Кар кызы.

Исәнмесез, дусларым!

Мин – Кар кызы! Кар кызы!

Кыш бабайның йолдызы!

Бу бәйрәмне яратам,

Барчагызга шатлык таратам.

Алып баручы. Кар кызы, син нишләп үзен генә?

Кар кызы. Бер куян качып китте, бабай шуны тотарга калды.

4 нче бала.

И дедушку мороза

Конечно позовем.

Его мы непременно

На прадник елки ждем.

Алып баручы. Нигәдер Кыш бабаебыз бик озак куренми, безне таба алмый йөри, ахры. Бәлки аны чакырыргадыр? Балалар, әйдәгез, чакырыйк әле Кыш бабайны.

Кыш бабай. Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез.

Алып баручы. Бигрәк озак килдең безгә, арыгансыңдыр.

Кыш бабай. Арыдым шул, менә шушы куян артыннан йөгереп йөреп. (Капчыгыннан чын куян чыгарып күрсәтә.)

Кыш бабай. Поздравляю с Новым годом Кролика! Желаю, чтобы этот пушистый зверёк принес вам спокойствие и семейный уют, изобилие, достаток, добро, романтику, общение, гармонию, терпение, идиллию, стабильность. Пусть Кролик поможет все конфликты обойти стороной, сгладит все неприятные ситуации. Чистого и спокойного неба над головой, побольше доброты и улыбок, комплиментов и хороших дел, взаимопомощи и благоденствия.

Алып баручы.

Кыш бабай,

Исән-сау килдеңме?

Син бездә Яңа ел

Икәнен белдеңме?

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне.

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне.

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч,

Яңадан килерсең.

Кыш бабай. Эх… балалар, мин сезне сагынып беттем, сезнен белән уйныйсым килә. Когда играет музыка, вы танцуете, а как только я ударю своим посохом, вы друг к другу промораживаетесь.

Алып баручы. Кыш бабай, арыгансыңдыр, утырып тор. Ә без сина җыр җырлыйбыз.

Флешмоб. “Чыршы-чыршы”

Кыш бабай. Рәхмәт сезгә, балалар, миңа китәргә вакыт.

Алып баручы. Тукта, тукта, Кыш бабай, ә бүләкләр?

Кыш бабай. Әй, онытканмын да. Алып килдем, алып килдем.

Алып баручы. Ә кайда соң алар? (Бияләй эченнән кар бөртекләре ала.)

Кыш бабай. В этом аэропорту есть банкомат Деда Мороза, нужно закинуть эти снежинки, и автмомат сразу выдаст подарки. (Дети находят баннкомат и получают подарки.)

Аудиозапись. Все рейсы возообновились. Можно лететь.

Алып баручы. Рәхмәт сина, Кыш бабай! (Кыш бабай чыгып китә.)

5 нче бала.

Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен.

Рәхмәт әйтик кунакларга

Килеп караган өчен.

6 нчы бала.

Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне

Бер-беребезгә телик.

7 нче бала.

Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне,

Котлы булсын, Яңа ел!