Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрендә аналар һәм балалар проблемасы

№163

(Татар әдәбиятыннан проблемалы укыту буенча дәрес. IX cыйныф. Рус мәктәбендәге татар төркеме)

Рузилә САБИРҖАНОВА,

Казандагы 72 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Төп проблема. Нигә кайбер балалар аналарына битараф булалар?

Нәтиҗә. Куелган проблеманы чишү, журналистлар – мәкалә, психологлар  тест эшкәртмәсе ясарга тиеш.

Белемнәр:

– укучылар проект башланганчы А.Гыйләҗевнең тормыш юлын, иҗатын, «Җомга көн кич белән» әсәренең эчтәлеген белергә;

– бирелгән эшне бәяли белергә;

– психологик яктан әзер булырга тиешләр.

Күнекмәләр:

– һәр укучының төркемнәрдәге вазифаларын бүлә белү;

– төркемнәрдә эшнең план-графигын төзи белү;

– төрле мәгълүмати чыганаклар белән эшли белү күнекмәләре;

– коммуникацион күнекмәләр;

проект тәмамлангач: аудиоматериалдан кирәкле мәгълүматны ала; гипотезалар төзи һәм чишү өчен сораулар төзи белү; әйтергә теләгән фикерне татарча дөрес итеп формалаштыра белү.

Дәрес Проблемалы укыту процессын оештыру Эшчәнлек Ахыргы нәтиҗә һәм ресурслар
1 Командалар формалаштыру Клок бадис мэнедж Мэт/  4кешелек командалар
2 Проблемага алып керү 1.         Видеоролик. “Картлар йорты” 

2.         Бирелгән ситуацияне уку. (Бибинур…)

 

Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, проектор;Проблеманы кабул итү;
3 Проблемалы сорау кую һәм поблеманы анализлау
  1. Укучылар алдына проблемалы сорау кую  (Нигә кайбер балалар аналарына битараф булалар?)
  2. ОЛ  РАЙТ РАУНД  РОБИН структурасын кулланып, таблица тутуыру. (Бибинур, балалары, күршеләре)
  3. FILA  таблицасының F, I,L бүлекләрен тутыру; ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН структурасын куллану

 

 

Укучылар проблеманы кабул итәләр;Әсәрне анализлау:

(Кәгазь битләре А – 4, А — 3,  тутырылган таблицалар)

FILA  таблицасы (А-4),  шәхси таблицалар.

 

4 Рефлексия, бәяләү Дәрестән чыгар алдыннан билетлар ясау(Бу дәрестә сезгә нәрсә ошады?) Кәгазь битләре

 

Проблемалы укыту буенча дәрес планы  

Әзерлек:

Күз алдына китергән сорауларНи өчен Бибинурның өеннән әйберләрен алып китәләр?

Ни өчен балалары Бибинурның хәлен белешергә дә кайтмыйлар?

Ни өчен ул бөтенесен күршеләреннән, авыл кешеләреннән яшерә?

Карчык ни өчен кайгыра?

 

Күз алдына китергән җавапларБу әйберләр әтисенең истәлеге, Бибинурга нәрсәгә инде алар дип уйлаганнар һәм материаль хәлләре бик яхшы булмагандыр.

Балалары Бибинурны якын итмиләр, аны кешегә санамыйлар, аның хәлен белешүне кирәк дип тапмыйлар.

Бибинур бөтен кеше алдында балаларын яхшы итеп күрсәтергә тели,  ул  аларның тормышлары өчен борчыла, шуңа күрә күршеләренә дә ялган сөйләп йөри.

Журналистлар килеп,  балалары турында белеп, аларга начар булыр, балалары турында начар сөйләрләр  дип курка.

Укучылар очрашырга мөмкин булган кыенлыкларДәрес вакытында интернетка кереп, кирәкле мәгълүматны карый алмау.

Гипотезалар чыгара алмау;.

Сорауларны дөрес формалаштыра белмәү;

Командаларда эшне бүлү

Укучыларны проблеманы чишәргә этәргән сорауларСез Бибинурның балалары булсагыз, нишләр идегез?

Сез журналистлар булсагыз, нинди сораулар бирер идегез?

Бәлки, Бибинур үзе артык яхшы булгандыр?

Бибинурның күршеләре белән мөнәсәбәтләре нинди?

 

Проблемалы укыту буенча дәрес планы

Проблеманың сценарие
Проблемага видеоролик карап  кереп китәбезАннан соң сценарий бирелә

А.Гыйләҗев «Җомга көн кич белән» әсәреннән

Бүген Бибинур тагын зиратка килде. Ялгызы гына шунда сөйләшеп утырды. Аннары аяклары үзеннән-үзе  почтага таба киттеләр. Бибинур көн саен балаларыннан хат көтә, хәбәр көтә. Ә алар уйлап та карамыйлар. Ничә еллардан бирле  балалары Бибинурның хәлен дә сорашмыйлар. Аның өеннән бөтен әйберләрен алып киттеләр дә, үзләре күренмиләр дә. Ана кеше күршеләренә ничек тә сиздермәскә тырыша. Ләкин Бибинурның тормышы белән журналистлар кызыксына башлады. Ә авыл кешеләре, бу хәлне күреп, Бибинурны жәллиләр, ләкин булыша алмыйлар.

– Ни өчен  кайбер балалар аналарына битараф?

– Сез психологлар (1нче өстәл) һәм журналистлар (2 нче өстәл).

Киң җәмәгатьчелек өчен

2 атна вакыт эчендә психологлар тест нәтиҗәләре, журналистлар мәкалә язып алып килергә тиешләр.

 

Проблемалы сорау куела: ни өчен  кайбер балалар аналарына битараф?Ахыргы нәтиҗә: психологлар тест нәтиҗәләре, журналистлар мәкалә язып алып килергә тиешләр.

Срогы: 2 атна.

FILA таблицасы:

Фактлар Гипотезалар (идея) Өйрәтүче сораулар

Проблеманы чишү планы

Ялгыз әби, картлык, күршеләр,  журналистлар, балалар, Бибинурның өе. Балалар белән сөйләшергә.Бибинур белән сөйләшергә.

Күршеләр белән сөйләшергә.

Бибинурның өе ни өчен буш калганны ачыкларга.

Балалары белән нәрсә турында сөйләшергә?Бибинур белән нәрсә турында сөйләшергә?

Күршеләрдән ничек итеп әбинең тормышы турында белешергә?

Бибинурның өе ни өчен буш калганны ничек белергә?