“Авылыбызның бердәнбер тракторчы кызы – әбиебез Шәмселхаят”

№ 158

(Зурлар төркемендә патриотик тәрбия)

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Казан шәһәрендәге 273 нче балалар бакчасында тәрбияче

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Казан шәһәрендәге 132 нче санлы балалар бакчасында тәрбияче

 

Әбиебез Шәмселхаят сугыш чоры хатирәләрен безгә оныкларына сөйләргә яратмады. Авылыбызда сүзгә аз, эшкә егәрле әбиләребезнең берсе булса да. “Әби, элекке яшьлек елларыңны сөйлә әле”, — дип ялварган без кызыксынучан ут бөрчәләре кызларга, бары бер җөмлә белән җавап бирә иде. “Хәзерге тормышыбыз бик рәхәттә, тынычта үтә. Сез бик бәхетле балалар. Сугыш афәтен һәм ачысын, яшьли югалтуларын күрмисез, күрергә дә язмасын!..”

Әбинең көчле характерлы хатын кыз булуын, без кызлары оныклары үсә төшкәч үз тәҗрибәбездә аңладык. Кырыслык хас иде аңарга. Ни өчен шундый көчле ихтыярлы һәм кырыс булуын үсә төшкәч кенә аңладык. Яшьли тормыш авырлыгын нәфис иңнәрендә күтәргән яшь кыз балага иртә олыгаерга, сеңелкәшләре һәм газиз әнисенең бердәнбер таянычы булырга туры килә…

Әбиебез Шәмселхаят, шөкер, бүгенге көндә дә исән имин. Кечкенә улы  Мөдәрис абый гаиләсендә яшәп ята. Тиздән аңа 93 яшь тула. Кызганыч, әбиебез элекке саф хәтерендә түгел. Сугышның ачы елларын да бәлки, төшләрендә генә күрәдер. Тыл ветераны буларак әбиебезне хөкүмәтебез тиешле медаль-бүләкләр белән бүләкләде. Хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен әбиебез һәрдаим ишетеп тора, тоеп яши.

Әбинең авыр тормышын без үсә тәшкәч, белем бирү юлына аяк баскан кызлар әтиләребездән һәм Мөдәрис абыебыздан сорап, кызыксына башладык. Әбиебез сөйләгән истәлекләрне җыйнап барган Мөдәрис абыебызның сөйләгән сүзләреннән язма-хатирәбез белән уртаклашабыз:

“Без алты кыз үстек әнкәй белән…”- дип хатирәләре белән уртаклашырга ярата иде әнием, әбиегез Шәмселхаят.
Җиңү көне якынлашканда хатирәләр яңара, авыр сугыш елларын кичкән әниебез Шәмселхәят Хәсән кызы да ул елларны сагыш белән искә ала.
Ул 1927 елның 19 сентябрендә әбиебез Сабира белән Хәсән бабайның беренче балалары булып дөньяга килә. Әниебез артыннан тату гаиләдә бер-бер артлы тагын биш кыз бала- Мәгруфә, Мәрфуга, Саҗидә, Асия, Сәрвәри дөньяга аваз сала. Сабира әби белән Хәсән бабабызның куанычлары артканнан арта. Матур итеп дөнья көтәләр, терлекләр асрыйлар. Хәсән бабайның әтисе Зәйнетдин бабай данлыклы сәүдәгәр була. Ул атлар белән Казан, Арча,Теләче базарларында сәүдә итә. Алар станокларда капчык сугып тукымадан каплар, киндер эшкәртәләр, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Мондый тормыш озакка бармый, тиздән болганчык заманалар башлана.

Илдә Совет власте урнаша башлый. Зәйнетдин бабайның атлары, сарайлары колхоз милкенә күчә. Бабасының таланган байлыгыннан Хәсән бабайга йорты белән бер келәт кала. Хәсән бабай үсеп буй җиткәч, 1925 елда Сабира әбиебез белән никахлаша. Алар кавышып, шул алты кыз балалары белән матур гына гомер итеп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка Хәсән бабай да беренчеләрдән китә. Сугыш башланганда әниемә 13 яшь була. Олы бала буларак, тормыш нужасы аның нәфис җилкәләренә төшә. Әбиебез һәм 5 кыз туганы белән ачлы-туклы көн күрә башлыйлар. Ул бик тырыш бала була, авылда ир-атлар бик аз булуы сәбәпле, үгезләр җигеп урманнан агач тарттыру да әле беләкләре дә ныгымаган кызларга кала. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшлиләр. Сабира әби дә сагышларга бирешеп авырый башлый. Әни бер сыныкка тилмергән чаклар күп булды, черек бәрәңге ашап, ачлы үлемнән чак исән калдык, дип искә ала ул елларны. Хәсән бабайдан фронттан килгән хатлар гына бераз тормышка җылылылык өсти, ничек тә яхшыга өметләнеп яшәүгә этәрә. “Сталинград сугышы бара, без дә шул фронтка кушылабыз”,- дип яза соңгы хатында бабай. Әмма шуның белән элемтә өзелә… Җиңү килә, ни кызганыч, Хәсән бабайга ул көннәрне күрү насыйп булмый инде.

6 кыз әтисез булсалар да, исән-имин үсәләр. 1952 елда әниебез Әтнә районы Үрнәк совхозында механизаторлар хәзерләү курсында белем ала. Һәм шунда әтиебез Сөләйман белән танышып дуслаша. 1953 елда районнарда беренчеләрдән булып алар тимер тәгәрмәчле тракторда басуларны эшкәртә башлыйлар. Әниебез районда трактор йөртүче беренче механизатор кыз була. Әтиебез “1 май” колхозында 30 ел дәвамында тракторчы, комбайнчы булып эшләде, соңгы 20 елын янгын сүндерү эшенә багышлады. Әниебез белән 50 ел гомер кичереп, өч ул тәрбияләп үстерделәр.

Бүгенге көндә әниебезнең догаларын тыңлап аңа мең-мең рәхмәтләр укып яшибез. Хөкүмәтебез Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан аларга бик зур хөрмәт күрсәтте- тылдагы хезмәтләре өчен медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Әниебез бүгенге көнгә шөкер кыла, әтисен сугышта югалту ачысы белән генә килешә алмый, ул аны менә кайтып керер дип озак еллар көтеп яшәде. Әниебезгә михнәтле елларны бергә кичкән, әмма авырлыклар каршында югалып калмаган биш сеңлесе дә гомер буе рәхмәт укып яшәделәр. Киләчәктә дә кадерле әниебезнең барлыгына куанып,аның хәер-догасын тоеп яшәргә язсын иде безгә.”

Әбиебезнең авыр тормышы безгә оныклары һәм балаларына олы тәҗрибә, киләчәк тормышыбызга якты маяк. Үткәнен белмәгән киләчәккә дөрес юл сала алмый. Без моны аның оныклары яхшы беләбез. Шул нисбәттән, әбиебез Шәмселхаятнең тормыш юлы безнең өчен зур истәлек, олы бүләк! Югалту хәсрәтләрен күп кичергән әбиебезгә тормыш авырлыгына сынмавы, безгә балаларына үрнәк әби, малайларына газиз   әни була алуы өчен зур рәхмәтләребезне җиткезәбез.

Рәхмәт сиңа, әби тормыш юлын

Нык кыйблада бага белгәнгә!

Балаларың, оныкларың өчен,

Үрнәк әби, әни булганга!