Авылыбыз мирасы
Камилә ХӘБИБУЛЛИНА,
Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбе укучысы
Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Мамадыш районы Кече Сон төп мәктәбенең тарих укытучысы, фәнни җитәкче
«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.
Мамадыш районында урнашкан туган авылым Кече Сон дөньяга композитор Яруллиннары һәм атаклы шәхесләр укыган мәдрәсәсе белән танылды. Борынгы архитектура корылмасы XIX гасырга кадәр төзелгән. Әлеге эзләнү эшемнең максаты туган авылым тарихында зур урын алган мәдрәсә тарихын өйрәнү.
Фәнни эшемне үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
– авылыбыз мирасы булган мәдрәсә тарихы тарихын өйрәнү;
– Кече Сон авылы мәдрәсәсендә укыткан һәм укыган күренекле шәхесләр турында кыскача сөйләү;
– авылым тарихын югалтмыйча саклау, киләсе буынга тапшыру, кыска гына гомерен иҗатка һәм Ватанны саклауга биргән “Шүрәле” балеты авторы Ф.Яруллин язмышын өйрәнү
Әлеге эзләнү эшемне Сон елгасы буенда урнашкан авылның килеп чыгышын барлаудан башладым.
Кече Сон – бай табигатьле, ямьле урынга урнашкан, бүгенге көндә аягында нык басып торучы авыл. Мамадыш районының көнбатышында урнашкан. Бүгенге көндә авылда 114 хуҗалык исәпләнә. Ул Сон үзидарәсенә карый. Авылда төп мәктәп, ике кибет, балалар бакчасы, мәчет эшли. Авылның бүгенгесе шундый. Ә аның үткәне нинди соң?
Чал Чулман елгасына уң яктан килеп кушыла торган борынгы Бүрсет суының сул кушылдыгы Сон суы буенда Яңа Сон (ул хәзер юк инде), Югары Сон, Кече Сон, Урта Сон һәм Түбән Сон авыллары урнашкан. Халык сөйләве буенча бу авыллар арасында Урта Сон авылы иң борынгысы санала. Риваятьләргә караганда, Чулман аръягындагы Биләр тирәсеннән бу якларга өч улы белән бер карчык килеп урнашкан. Бер улы Түбән Сон, икенчесе – Кече Сон, өченчесе – Югары Сон авылларына нигез салган. Болар килгәндә Урта Сон авылы булган инде. Түбән Сон кешеләре Урта Сон авылындагы мәчеткә йөри торган булганнар. Кече Сон авылы бу урынга күчкәнче 1,5 чакрым югарырак, Кирәмәт елгасы буена урнашкан була. 350 еллар чамасы элек, авылнын хәзерге урынына, бик матур бер чишмә буена Солтан исемле кеше килеп урнашкан була. Авыл уртасыннан агучы бу чишмә Солтан чишмәсе дип атала.
Мәдрәсә бинасы тарихы – авылыбыз мирасы
Авылыбызда борынгы тарихи истәлек булып мәдрәсә бинасы тора. Ул XIX гасырга кадәр төзелгән булырга тиеш. Халкыбызны аң-белемле итүдә, милли культурабызны үстерүдә Кече Сон мәдрәсәсе зур роль уйнады. Караңгылык, хорафат, vилли дошманлык һәм деспотизм хөкем сөргән заманда яктылыкка, мәгърифәткә чакырып янган якты маяк булды.
Татар галиме Риза Фәхретдинов үзенең «Асар» дигән хезмәтендә Кече Сон мәдрәсәсенең мөдәррисләрен санап китә. Фәхретдин бине Мөхәммәтсадыйк бине Габдерәфикъ әс Суни 1803 елда туа. Ул Кече Сонда имамлык һәм мөдәррислек итә. 1868 елда 65 яшендә вафат булла. Фәхретдин урынына имам һәм мәдәррис булып улы Юныс кала. Ул мәдрәсәдә шәкертләр укытып 1900 елның 25 маенда, 58 яшендә дөньядан китә. Юныс урынына улы Госаметдин имамлык һәм мөдәррислек итә. Ул 1870 елның 20 гыйнварында туа һәм 1920 елда вафат . Госаметдин хәзрәтнең Мәүләххән һәм Габдрахман исемле уллары кала.
Мәдрәсәнең соңгы мөдәррисе Мәүлә-әсән. Ул 1984 елда Алма-Атада вафат. Әтисе үлгәндә Габдрахман яшь булла. Ул берникадәр вакыт Мамадышта белем ала, укытучы хезмәте белән шөгыльләнә. 1980 елда Ташкенттан кайтып авыл картларыннан китаплар алып китә.
1917 елгы Октябрь борылышыннан соң Госаметдин хәзрәт гаиләсен Гомер иткән йортыннан куып чыгаралар. Мәдрәсә белән янәшә урнашкан бу мәһәбәт йортта колхоз идарәсе, авыл Советы һәм почта урнаша. Йортны соңгы елларда гына сүттеләр.
Аксакалларның әйтүенә Караганда Фәхретдин хәзрәт тумышы белән Саба төбәгеннән, Саурыш тирәсендәге авылларның берсеннән була.
Таҗетдин Ялчыголның мөгаллимлек итүе
Татар укымышлысы, әдип, шагыйрь, хәтта медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблык белән шөгыльләнгән Таҗетдин Ялчыгол 1785 еллар тирәсендә Кече Сон мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә. Ялчыгол мулла – тугыз мәртәбә хаҗда булган күренекле рухани. Ул бик күп җирләрдә була. Әмма туган якларына – «Троицк төбәкләренә» кайтырга ниятләгән Ялчыгол мулланың гомер юлы 65 нче яшендә Мамадыш тирәләрендәге Кече Сон авылында өзелә. Ул Кече Сон зиратына күмелә. Аның улы Таҗетдин Ялчыгол әтисен җирләгән төбәктә 3 ел мөгаллимлек итә.
Агач мәдрәсә яна һәм аның урынына 1898 елда Тәберде Чаллысы авылыннан Шәйдулла оста мәдрәсәне таштан төзи. Мәдрәсәнең иңе – ун, буе егерме метрдан артып китә. Мәдрәсәнең дүрт бүлмәсе була. Башмак, кәвеш сала торган бүлмә әчелек дип атала. Ике зур бүлмә дәресханә өчен хезмәт итә. Урам яктагы бүлмәдә Данмулла хәзрәт, эчкесендә хәлфәләр шәкертләргә дәрес бирәләр. Шул ук эчке бүлмәдә шәкертләр өчен кечкенә генә ике бүлмә бар, алар такта ярыгыннан шәкертләр күзәтәләр. Уртадагы дүртенче бүлмәдә шәкертләр дәрескә әзерләнгәннәр, шунда ук ятып йоклаганнар. Мендәр, юрган кебек әйберләр стенадагы шүрлеккә куелган. Азык-төлек, кием-салымнарны саклау өчен һәр шәкертнең Кече Сонда аерым йорты булган. Мәдрәсә белән янәшә агач бина шәкертләргә ризык әзерләү, ашау – эчү өчен хезмәт иткән. Биредә Кече Сонның Фәсхетдин карт (аны «Пасый» дип атаганнар) шәкертләргә чәй кайнатып, ашарга пешереп торган, мәдрәсәнең мичләренә яккан. «Буралы кое» га юынырга йөргәннәр. Агач башмакларны Кече Сонның Рәхимҗан ясый.
Мәдрәсәдә белем бирү традицион, иске «кадим» методикага нигезләнеп алып барылган. Мәдрәсә программасына кертелгән дәресләрнең һәммәсе дә диярлек дини характерда була, дөньяга бәйләнгән фәннәр аз укытылган. Шулай булса да Кече Сон мәдрәсэсе абруйлы уку йортларыннан исәпләнгән. 1898 – 1908 нче еллар арасында мәдрәсә шәкертләренең саны 42 дән 110 балага кадәр арта. Укучылар саны күбәюнең сәбәбе – уку-укытуның югары дәрәҗәдә булуы һәм яңа иркен бина төзелү дип уйларга кирәк.
Мәдрәсәгә күп төбәкләрдән килеп укыганнар
Мәдрәсәдә Мамадыш төбәгеннән, Лаеш, Чистай, Спас өязләреннән килеп укыйлар. Азатлык даулап, 1905 елгы шәкертләр хәрәкәтендә катнашкан ике Казан шәкертенең полициядән качып Кече Сон мәдрәсәсендә белем алганнары билгеле. Мәдрәсәнең яшәү дәверендә 300 дән артык шәкерт указ алып Казан губернасының төрле авылларында муллалык һәм мөәзин вазифасын башкарганнар. Шиһабетдин Мәрҗәни үзенең «Мәстәфадел Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә Кече Сон мәдрәсәсендә Фәхретдин хәзрәттән дәресләралган укымышлы Чистай мулласы Хәсән хәзрәт турында язып китә.
Мәдрәсәдә укулар сентябрьдә башланып, апрель аенда тәмамланган. Мәдрәсә каршындагы «Чүче» тавы кардан ачыла башлагач, шәкертләр авылларына ялга китәләр.
Кече Сон мәдрәсәсе шәкерте гел уку белән генә мәшгуль булган дип әйтеп булмый, шаярган да ул, уен – көлкесе дә булган. Данмулла хәзрәттән качып кыска гына күренешле тамаша оештырып, күңел ачып та алганнар. Гадәттә тамашада кыз белән егетнең хат алышынуы тасвирланган. Кайчакта кечкенә генә чәй мәҗлесе дә әзерләнгән. Табынга сатучы Сабиттан алган 1 тиенлек күмәч, ике тиенлек хәлвә куелган, Бүре Һади һәм Һидият кибетеннән дә ризыклар алганнар. Әлбәттә, мондый мәҗлесләргә һәрвакыт скрипкачы Кәләй картны (Атаклы музыкант Заһидулла Яруллинның туганы) чакырганнар. Кәләй бабайның скрипка моңнары мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәргән. Хәлфәләр арасында да төрлеләре булган. Кайберләре һәр ишеткән сүзне Данмуллага хәзрәткә җиткереп торганнар. Данмулла хәзрәт Кече Сон зиратында җирләнгән. Ул бик укымышлы, яхшы күңелле кеше булган. Аны җирләргә төрле төбәкләрдән кешеләр килгән. Озатырга баручыларның бер очы зиратта булса, ә икенче очы авыл башында булган.
Ә менә Чистай ягы Каргалыдан килгән Әбелкарам хәлфә алдынгы фикерле, яналыкка омтылучан кеше була. Ул уку-укыту системасындагы кимчелекләрне тәнкыйтьли, мәдрәсәдә күбрәк дөньяви фәннәр укыту уе белән янып йөри.
Кече Сон мәдрәсәсендә борынгы китаплар да сакланган
Кече Сон мәдрәсәсе белем алу йорты булудан тыш, борынгы язма китаплар байлыгы тупланган гыйльми китапханә вазифасын үтәгән. Ләкин, кызганыч ки, бу байлык исән – имин сакланып кала алмаган, утызынчы елларда юкка чыккан. Әле сугыш елларында да Госаметдин хәзрәт йортының чормасы кулъязма китаплар белән шыплап тулган була. Кагылып кына кара, милләтче, халык дошманы дип сине төнлә килеп алып та киткәннәр. Шулай да кайбер йортларда кульязма китаплар сакланып калган. Үзбәк халкының бөек шагыйре Галишер Нәваи татар халкының үз шагыйре кебек хөрмәт белән укылган һәм укыла. Шагыйрьнең шәкертләр күчереп язган кайбер әсәрләре моннан берничә ел элек Кече Сонда табылды. Әле күптән түгел генә читләре тузып, саргаеп беткән бер көлтә кулъязма китаплар кулдан-кулга күчеп йөрде. Галим-тикшеренүчеләр өчен алтын бәясенә торырлык байлык, хәзинә бит алар. Кулъязмалар Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар бүлегенә озатылды.
Мәдрәсәдә белем алган күренекле шәхесләр.
Кече Сон мәдрәсәсендә укыган бик күпләр 1917 елгы борылыштан соң дәүләт, партия органнарында эшләделәр, күмәк хуҗалыклар оештырдылар, колхоз рәисләре булдылар. Бик күпләр үзләренең тормышларын мәгариф системасына багышладылар. Чистай районы Адәмсу авылыннан Гаяз шәкерт үзенең белеме, зирәклеге белән аерылып тора. Ул ике институт тәмамлап укытучы булып эшли. Ватан сугышына китеп һәлак була. Шул ук районның Колмакчы авылыннан бертуган Камил һәм Мирзасалих мәктәп директорлары булып эшлиләр. Уразбахты авылыннан Зиннәт хәлфә мәдрәсәдә шәкертләргә дәрес бирә. Соңыннан Үсәлидә мәктәп директоры булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетының география факультетын тәмамлый. Озак еллар мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте өчен Зиннәт Абдуллин Татарстанда беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнә. Түбән Арбаштан Сәхи Гасыймовның тормышы Югары Кыерлы авылы белән бәйләнгән. Ул биредә балалар укыта, мәктәп директоры булып эшли. Габделхәй Салихов, (Тәберде Чаллысы), Сәяф Сафин (Югары Сон), Зәки һәм Хәким Гайнановлар (Чыршы Арты), Карәм Афзалов (Урта Сон), Зиннур Абдуллин (Норма) һәм башка күпләр үзләренең тормышларын яшь буынга белем бирүгә багышлыйлар.
Йөз илле елга якын халыкка мәгърифәт нуры тараткан данлыклы Кече Сон мәдрәсәсе яшәешенә Совет хакимияте балта чаба. 1918 елда мәдрәсә биналары Совет мәктәбенә бирелә. Авылда яңа мәктәп ачылганчы, бина башлангыч мәктәп ролен үти. Кече Сон мәдрәсәсенең кыскача тарихы шундый.
Йомгак
Берничә ел элек мәдрәсә бинасы ташландык хәлендә, түшәме, сайгагы юк, тәрәзәләрдән җил өрә, стеналарда ярыклар хасил булган иде. Һәм ниһаять, шатлыклы вакыйга. Җитәкчеләребез һәм авыл халкы тырышлыгы белән мәдрәсә аякка басты. Озак еллар ташландык хәлдә булган бина торгызылды.
Бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан бу мәдрәсә бинасы, хәзерге дин өскә калкып чыккан дәвердә үз дәрәҗәсенә иреште, 2016 елның 12 июлендә Яруллиннар музее буларак эшләп китте. Элеккеге мәдрәсә, хәзерге музей бинасы.
Фәрит Яруллин Мәскәүдә укуын тәмамлагач, ул барлык белемен «Шүрәле» балетын иҗат итәргә багышлый. 1941 нче елда аның «Шүрәле»се сәхнәдә куелырга тиеш була. Шуңа бик нык әзерләнәләр. Һәр көнне репитиция арты репитиция ясыйлар.
Ләкин 1941 нче елның 22 нче июне Ф.Яруллинның иң зур хыялын чәлперәмә китерә. Сугыш башланганнан соң ул үзенең соңгы җырын — М.Җәлил сүзләренә «Соңгы көрәшкә» дигән әсәрен иҗат итә. Һәм озак та үтми, шул елның 24 нче июлендә сугышка алына. 1943 нче елның 17нче октябрь көзендә егерме тугыз яшьлек пулеметчы взводы командиры Белоруссия җирләрен азат иткәндә һәлак була. Ни кызганыч, ул үзенең «Шүрәле»сен үзе исән чакта сәхнәдә күрә алмый.
«Шүрәле» балеты моңнары, илебезнең төрле почмакларына гына түгел, хәтта Азия, Европа, Америка халыкларына да барып җитте. Аның бүгенге көндә дә сәхнәләрдән төшми уйналуы Ф.Яруллин музыкасының озын гомерле булуы турында сөйли. Ул намуслы композитор һәм намуслы солдат булды. Ул үзенең кыска гына гомерен иҗатка һәм Ватанны саклауга бирде.
Өч бүлмәдән торган бинаның берсе элекке шәкертләр укыгандагы кебек итеп җиһазландырылган, икенчесендә – Яруллиннар һәм туган якны өйрәнү музее, өченчесе шәкертләрнең юына торган бүлмәсе итеп җиһазландырылган. Могҗизалар булып тора бит. Хыяллар чынга ашты.