Авылыбыз чишмәләре һәм чишмә йолалары

№68

(Экологик кичә)

Зөһрә ГАТАУЛЛИНА,

Саба районы Югары Симет урта мәктәбенең I квалификация категорияле өстәмә белем бирү педагогы

Кичә барышы

(Сәхнә уртасына чишмә ясап куела. Чишмә тавышы. Чиләк-көянтәләр белән балалар чыга.)

1 нче бала. Карагыз әле, дусларым, челтер-челтер килеп, чишмәбез безгә сәлам бирә бит. Әйдәгез, чишмә белән исәнләшик, тәмле суыннан авыз итик.

2 нче бала. Сәрбикамал әби бу чишмәне Ургый чишмә дип атый. Ни өчен икән?

3 нче бала. Ә мин беләм. Мул сулы, ургылып акканга күрә.

          4 нче укучы. Әнә, күрәсезме, чишмә бит ярты таудан шаулап агып төшә. Шуңа күрә дә ургылып агадыр ул.

(Сәрбикамал әби чыга.)

Әби. И-и-и, балакайларым, менә бит ничек матур итеп җыелып килгәнсез, рәхмәт яугырлары!

5 нче бала. Исәнме, Сәрбикамал әби!

Әби. Исән-сау, аллага шөкер, бәбкәчләрем! Үзегез әйбәт кенә килеп җиттегезме?

6 нчы бала. Әйбәт, әбекәй, әйбәт. Әбекәй, бу чишмә буенда нишлибез соң?

Әби. Менә, балакайларым, сезне авылның элек-электән килгән изге йоласы белән таныштырасы килеп чакырдым. Чишмә тибеп чыккан урынның изге урын икәнлеген аңлатасым килде.

7 нче бала. Нинди йола инде ул, әби?

Әби. Без яшь  чакта, кар сулары китеп, җирләр бераз кипшенгәч, чишмә буена җыела торган идек.

8 нче бала. Анда нишли идегез, әбекәй?

Әби. Чишмә буен тазарта торган идек. Су юлын ача идек. Улагы тузса, ир-егетләр улагын алмаштырырлар, басманы тәртипләп, рәтләп куярлар иде. Тирә-ягын чүп-чардан, ботаклардан арындыра идек.

1 нче бала. Әбекәй, әйдә, без дә чишмә буен чистартыйк.

 Әби. Әйдәгез, балакайларым, мин сезне шуның өчен чакырдым да инде. Су юлын ачыйк. Чишмә буен чүп-чарлардан арындырыйк.

Балалар (бию хәрәкәтләре белән җырлыйлар).

Ургый чишмәнең сулары,

Ургылып аксын әле.

Су юлларын ачып куйыйк,

Сөенеп калсын әле.

Чут-чут итеп кошлар сайрый

Чишмә буе тал-тирәк.

Матур булсын дисәң , әгәр

Чистартып алу кирәк.

Тирә -ягы чиста булып,

Ерактан балкып торсын.

Һәрбер узган юлаучыны

Үзенә тартып торсын.

2 нче бала. Менә рәхмәт, балакайларым. Чишмә буйларын чистартып, карап тору изге эшләрдән санала. Ә изге эш эшләгәч, күңелгә рәхәт була. Сезгә дә рәхәт булдымы?

3 нче бала. Әйе, әбекәй.

4 нче бала. Әбекәй, минем  дәү әтием дә Сөләйман чишмәсен чистартты, матурлады, койма тотты.

          5 нче бала. Әйе, балам, беләм. Изгелек кылган кешенең күңеле дә изге була аның. Йөргән аякларына савап булсын. Шуңа күрә дә ул чишмәне хәзер Илдар чишмәсе дип атап йөртәләр бит. Ә сез, балалар, башка чишмәләрнең атамаларын беләсезме соң?

Балалар (барысы бергә). Беләбез, әбекәй, беләбез.

6 нчы бала.

Безнең авыл бай авыл

Күп аның чишмәләре.

Күңелләргә ял бирәдер

Аларның челтерәве.

7 нче бала.

Әби, Хапса, Хаҗивәли,

Хәлиулла чишмәсе.

Ургылып ага Ахунҗан.

Тирәсенә килеп баскач

Бер дә килми китәсе.

1 нче бала.

Шәми тавы астында

Шәми бабай коесы.

Бире килгәч, Бәдри әби

Һәм Сөләмбәй чишмәсе.

Закир чишмәсе тын гына

Челтерәп агып ята.

Тегермәнче Вәчкәнеке

Ерактан балкып тора.

2 нче бала.

Илдар, Илнур, Динар абый

Чишмәләргә җан өрә.

Изге гамәлләре өчен,

Рәхмәт әйтәсе килә.

Әби. Рәхмәт яугырлары, бик күп беләсез икән, бәбкәчләрем. Менә без яшь вакытта яңадан да бер күңелле йола бар иде әле. Чишмә буйларын тазартканнан соң, бар яшь җилкәнчек су буена уенга җыела торган идек. И-и-и күңелле була иде соң!

3 нче бала. Әбекәй, без дә ул уеннарны беләбез. Әйдәгез, «Ал кирәк, гөл кирәк» уенын уйныйбыз.

Балалар (барысы бергә). Әйдәгез.

         (Кара-каршы басалар, җырлыйлар.)

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә нинди җыр кирәк?

Сезнең алда җырлау өчен

Сандугач теле кирәк.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Алсу булса да ярый.

Сандугач теле кирәкми,

Үз телегез дә ярый.

Кызлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә бездән кем кирәк?

Малайлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә … (исемен әйтәләр) дус кирәк.

Кызлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә нинди кыз кирәк?

Безнең кебек матур кызлар

Бу дөньяда бик сирәк.

Малайлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездәй егетләр сирәк.

Безнең кебек батыр егет

Бу дөньяда бик кирәк.

Кызлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә нинди кыз кирәк?

Малайлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә … (исемен әйтәләр) кирәк.

Кызлар.

Челтерәп аккан чишмәдә

Бармы яулык юганың?

Сезнең кебек җан дусларның

Онытыласы юк аның.

Су буенда чишмәдә

Чайкыймын керләремне.

Сез – дусларыма сокланып

Үткәрәм көннәремне.

Малайлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Сезгә бездән кем кирәк?

Кызлар.

Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә… (исемен әйтәләр)  дус кирәк.

(Уен барышында җәзалар үтиләр, чишмә турында мәкальләр, табышмаклар әйтешәләр, «Басма өстендә каз-үрдәк» җырын башкаралар.)

Әби. Яшь вакытларыма кайткандай булдым. Матур йола- уеннарыбызны беләсез икән, аллага шөкер. Йола дигәннән, тагын бер борынгы матур йолабызны әйтеп үтим әле.

…Яшьләр яратышып кавышканнан соң, никахның икенче көнендә, яшь  киленне чиләк-көянтәләр белән чишмә юлы күрсәтергә алып төшәләр иде. Теләкләр теләп, чишмәгә тәңкәләр сала торганнар иде. Әйдәгез, балакайларым, без дә, матур теләкләр әйтеп, чишмәгә тәңкәләр салыйк. (Тәңкәләр салалар.) Яшь киленнең суын чайпалтмыйча матур итеп кайтуларын күрсәгез иде! Ул чәч үргечендәге чулпылары чылтыр-чылтыр килеп торыр иде.

Кызлар. Әбекәй, менә шулаймы?

(Кызлар, «Бормалы су буйлары» көенә биеп күрсәтәләр.)

Әби. Шулай, балакайларым. Тормышлары да чишмә суыдай саф булсын дип, очраган бер кеше киленнең чиләктән суын эчәр иде. Менә шулай, балакайларым. Элеккеге матур гореф-гадәтләребезне онытмыйк,  дәвам иттерик.

Балалар. Рәхмәт сиңа, әбекәй!

Әби.

Минем бар кешегә әйтәсем килә:

Әй, кешеләр, тыңлагыз сез:

Чишмәләрне саклагыз,

Улакларын ватмагыз,

Чишмә янын чистартыгыз,

Бабайларның, әбиләрнең

Йолаларын, гадәтләрен

Онытмагыз, саклагыз!

(Көй астында балалар чыгып китә.)