Авылга сәяхәт

№ 187

(4 – 5 яшьлек балалар өчен күңел ачу кичәсе)

Лилия МУРЗИНА,

Казандагы 8 нче катнаш балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Ләйсән ФӘРХЕТДИНОВА,

Казандагы 8 нче катнаш балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Максат. Йорт хайваннары турындагы белемнәрне ныгыту.

Бурычлар:

– йорт хайваннарвына карата яхшы, сакчыл караш тәрбияләү;

– сөйләм һәм хәрәкәт активлыгын үстерү;

– музыкаль уеннар, җырлар кулланып балаларда уңай эмоцияләр булдыру.

Кичә барышы

Тәрбияче. Балалар, мин сезне авылга сәяхәткә чакырам. Без бу сәяхәтне кызыклы үткәрербез, хайваннар, кошлар белән танышырбыз. Шулай бит, балалар? (Балалар ризалаша.)

Дуслар белән» җыры астында тәрбияче күрсәткән күнегүләрне эшләп, түгәрәк буенча баралар.)

Тәрбияче. Менә без авылга килеп җиттек. Әйдәгез, сукмак буенча авылда яшәүче йорт хайваннары белән танышып барабыз.  

Карагыз әле, аланлыкта нинди матур сарык йөри.

Сарык. Бәәә!

Тәрбияче.

Сарык әйтә бә-бә, ди.

Минем йоным йомшак, ди.

Сарык.

Миңа туным килешә.

Бә, бә, бә!

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез сарыкка берәр матур җыр җырлыйк! («Кояшкай» җырын җырлап, чәчәк тотып, балалар түгәрәк тирәли бииләр.) Алдагы өйдә кем тора икән?

Балалар. Сыер.

Сыер. Мууу-мууу!

Тәрбияче. Сыер мөгри.

Сыер.

Мин сөтле һәм сәламәт!

Кунаклар килгәнгә бик шат!

Мууу-мууу!

Тәрбияче. Ә без сыерга хәзер биеп күрсәтәбез, әйе бит, балалар! (Тәрбияче артыннан «Үз җырыбыз» дигән җырга кушылып бииләр.)

Рәхмәт, сиңа, сыер, кунак иткәндә өчен! Сау бул, без алга таба киттек!

Карагыз әле, басуда ат печән ашап йөри. Әйдәгез, исәнләшәбез.

Балалар. Исәнме, ат!

Ат. Исәнмесез, балалар, миһа-һай!

Тәрбияче. Ат чаба.

Ат. Әйдә, бастык бер рәткә,

Тырышыйк сикерергә!

Миһа-һай, миһа-һай! (Ат шикелле сикереп йөгерәләр.)

Тәрбияче. Ат, әйдә, балаларга табышмак әйт, алар җавабын әйтсеннәр.

Ат.

  1. Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри. (Керпе)

  1. Мыеклы да койрыклы,

Мендәр өстендә йоклый. (Песи)

  1. Җәй буе акыл сата,

Кышын боз булып ката. (Бака)

Афәрин, балалар, миңа тагын кунакка килегез!

Тәрбияче. Рәхмәт, һичшиксез, киләчәкбез.

Бу йортта кем яши икән, балалар? Таныдыгызмы?

Балалар. Үрдәк.

Үрдәкләр. Бак-бак- бак!!!

Тәрбияче. Күпердән атлый үрдәк,

Күл тирәсе тал-тирәк.

– Бәбкәчләрем, бак-бак-бак!

Атларга кирәк бик сак!

Үрдәкләр. Бак-бак-бак, балалар, безнең белән «Кечкенә үрдәкләр» биюен биегез әле. («Кечкенә үрдәкләр» биюен бииләр.)

Тәрбияче. Балалар, безнең тагын дусларыбыз бар әле. Ничек уйлыйсыз, нәрсәләр ул?

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (Каз)

Казлар. Кыйгак-кыйгак!

Тәрбияче.  

Ай-яй-яй, матур бәбкәләр,

Сары күлмәк кигәннәр,

Әниләренә ияреп,

Су буена килгәннәр.

– Әни җаным, пи-пи-пи, – дип,

Нәрсә сөйли бәбкәләр?

– Алар, кызым, без йөзәргә

Өйрәндек, – дип әйтәләр.

Кайтып китми бер бәбкә дә

Ялгыз гына өенә.

– Өйрәнделәр йөзәргә, – дип,

Әнкәләре сөенә.

Казлар. Балалар, әйдәгез, бер кызыклы уен уйнап алыйк. («Казлар-аккошлар» дигән рус халык уены уйнала.)

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм [к], [г] авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.

Мәйданчыкның бер башына – «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк – «бүре өне». Буш урын – «болын».

– Казлар, казлар!

– Га-га-га!

– Ашыйсыгыз киләме?

– Бик килә шул, бик килә!

– Алай булса, кайтыгыз!

– Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

– Сезнең бар канатыгыз –

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.

Тәрбияче. Балалар, сезгә авылга сәяхәт ошадымы? Нинди хайваннар, кошлар белән таныштык? Тагын кемнәрне очратырга була иде? (Балалар җавабы.)

Ә хәзер әйдәгез, кире бакчабызга кайтыйк .(Музыка астында балалар түгәрәккә басып «бакчага кайталар».)