«Авылда» текстында лексика-грамматика

№54

Гөлүсә МӨХТӘРОВА,

Казандагы 94 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес тибы: ЛГКФ

Максатлар:

Белем бирү максаты: «Авылда» текстындагы яңа лексика белән танышу, бәйлекләр турында мәгълүмат алу (янында).

Коммуникатив максат: укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм байлыгын арттыру, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларда аралашу культурасы тәрбияләү, авылның матурлыгын күрергә өйрәнү, Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына күзәтү ясау.

Җиһазлау: проектор, комьютер, экран, дәрес өчен әзерләнгән презентация, рәсемнәр, яңа сүзләр язылган кәгазь битләре,туп.

Дәрес барышы

I. Уңай психологик халәт тудыру, кереш әңгәмә

‒ Хәерле көн барыгызга да! Сезне күрүемә бик шатмын. Кәефләрегез ничек? (Укучылар, смайликлар күтәреп, кәефләренең ниндилеген күрсәтәләр.) Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Дәресебезне башлыйбыз. Кем бүген дежур? Бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Дәрестә барыгыз да бармы?

II. Уку мәсьәләсен кую, актуальләштерү

‒ Укучылар, экранга карагыз һәм нәрсә күргәнегезне  әйтегез.

Урман

Күл

Кыр

Чишмә

‒ Укучылар, болар кайда була?

Көтелгән җавап: авылда, авыл янында.

Йорт хайваннары: эт, песи, әтәч, тавык, сыер, сарык

Йорт кошлары: тавык,әтәч, каз, үрдәк, бәбкәләр, чебиләр

Укучылар, алар кайда яши?

Көтелгән җавап: Авылда.

Әби, бабай

‒ Укучылар, кемнәрнең әбисе, бабасы авылда яши? Бу турыда әйтегез әле?

Көтелгән җавап: Минем әбием, бабам авылда яши.

‒ Укучылар, ничек уйлыйсыз, без караган рәсемнәрнең барысын да нәрсә берләштерә?

Көтелгән җавап: «Авыл» сүзе.

‒ Димәк, укучылар, без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Көтелгән җавап: авыл турында.

‒ Әйе. Ә сез, укучылар, барыгыз да шәһәрдә яшисез, шәһәр балалары. Әйдәгез, бу турыда әйтәбез

Көтелгән җавап: Мин шәһәрдә яшим. Мин Казанда яшим.

‒ Ә кемнең авылда булганы бар? Кулыгызны күтәрегез әле. Бу турыда әйтегез. Көтелгән җавап: Мин авылда булдым. Мин авылга җәй көне кайттым. Мин авылга каникулда (ялда) кайттым.

‒ Укучылар, авыл белән шәһәрнең аермалы яклары бармы? Әйдәгез, шәһәр белән авылны чагыштырабыз. (1 нче бирем: телдән.)

Нәрсә авылда бар, ә шәһәрдә юк?

Нәрсә шәһәрдә бар, ә авылда юк?

(Рәсемнәр күрсәтәм: чебиләр белән тавык, светофор, трактор, биек йорт, комбайн, трамвай, троллейбус, бакча.)

Көтелгән җавап: Светофор шәһәрдә бар, ә авылда юк (шул рәвешчә әйтәләр).

III. Төп өлеш. Уку мәсьәләсен чишү

‒ Хәзер, укучылар, бүгенге дәрестәге яңа сүзләр белән танышабыз: әйдәгез, бу сүзләрне кабатлап китик (ялгыз һәм бергәләп кабатлыйлар) һәм сүзлекләрегезне ачып күчереп языгыз.

Янында – около

Коена – купается

Җиләккә – за ягодами

‒ «Янында» сүзен «около» дип тәрҗемә иттек. Бу сүз белән сүзтезмә әйтегез әле: около леса, около дома… Ә хәзер аларны татарча әйтәбез: урман янында, өй янында… Нәрсә үзгәрде? Әйе, татарча әйткәндә янында (около) сүзе ахырдан әйтелә һәм аның алдындагы сүз кушымча алмый, шулай бит. Бу турыда исегездә калдырыгыз һәм әйдәгез үзегез русчаны татарча әйтеп карагыз. (2 нче бирем: телдән, тупны бер-берсенә тапшыру ярдәмендә үтәлә.)

Около поля – …

Около города – …

Около деревни – …

‒ Әйдәгез, биремнең дөреслеген тикшерәбез:

около поля – кыр янында

около города – шәһәр янында

около деревни – авыл янында

‒ Бастык, бездә ял минуты җитте.

«Күлдә балык ‒ бакалар

Баталар да калкалар

Баталар да калкалар»

‒ Урыннарыгызга утырыгыз, дәресне дәвам итәбез. Дәфтәрләрне ачабыз һәм числоны язабыз.

‒ Киләсе биремдә төшеп калган сүзләрне куеп язарга кирәк (3 нче бирем: язмача.).

Безнең … бик матур. Авыл … күл бар. Малайлар бу … коеналар.

‒ Дөреслеген тикшерәбез һәм тәрҗемә итәбез.

Безнең авыл бик матур. Авыл янында күл бар. Малайлар бу күлдә коеналар.

‒ Укучылар, кайсыгызның коенганы бар, кулларыгызны күтәрегез. Ә хәзер бу турыда әйтегез

Көтелгән җавап: Мин күлдә (елгада, диңгездә, суда, бассенда) коенам (коендым).

‒ Укучылар, нәкъ сезнең кебек, нинди әкият герое су коенырга яраткан?

Көтелгән җавап: «Су анасы» әкиятендәге малай.

‒ Бу әкият «Җәй көне, эссе һавада мин суда коенам, йөзәм» – дип башланып китә. Әйдәгез шушы юлларны тәрҗемә итик әле: «Летом, в жаркую погоду я в воде купаюсь, плаваю». Бу әкият нәрсә турында? (Бер укучы, кыскача, әкиятнең эчтәлеген сөйли.) Әкият нәрсәгә өйрәтә?

Көтелгән җавап: кеше әйберен сораусыз алмаска, алдашмаска.

‒ Бу әкиятне кем язган?

Көтелгән җавап: Татар шагыйре Габдулла Тукай.

‒ Укучылар, Г.Тукай турында сез нәрсәләр беләсез, аның тагын нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез?

Көтелгән җавап: Ул татар шагыйре, тагын «Шүрәле» әкиятен, «Туган тел» шигырен язган.

‒ Бик дөрес, укучылар. Ә нигә без аны искә алдык соң?

Көтелгән җавап: апрель аенда Г.Тукайның туган көне.

‒ Ә ничәнче апрельдә туган ул?

Көтелгән җавап: 26 нчы апрельдә, 1886 нчы елда.

‒ Әйе, быел аның тууына 130 ел тула. Ул авылда туган шагыйь. Үз әкиятләренең геройлары кебек, балачагы авылда узган. Ләкин ул, ятим булганлыктан, авыр тормышта яшәгән һәм каты авырудан 27 яшендә үлеп тә киткән.

(Экранга җиләк рәсеме чыга.)

‒ Укучылар бу нәрсә?

Көтелгән җавап: җиләкләр.

‒ Җиләкләр нинди?

Көтелгән җавап: кызыл, тәмле.

‒ Җиләкләр кайда үсә?

Көтелгән җавап: Урманда, болында, бакчада.

‒ Әйе. Болын һәм урман җиләге кечкенә, ә бакча җиләге зур була. Кемнең җиләк җыйганы бар? Кулларыгызны күтәрегез. Әйдәгез татарча әйтегез.

Көтелгән җаваплар: Мин җиләккә бардым (Мин җиләк җыйдым).

(4 нче бирем: язмача.)

‒ Әйдәгез, җиләк җыючы укучыларга сораулар әзерлик әле. Как ты спросишь:

•        С кем он (она) ходил(а) за ягодами?

•        Много ли он (она) собрал(а) ягод?

•        Вкусные ли ягоды?

Биремнең дөреслеген тикшерәбез:

•        …, син җиләккә кем белән бардың?

•        …, син җиләк күп җыйдыңмы?

•        …, җиләкләр тәмлеме?

(Укучылар бер-берсенә сораулар һәм җаваплар бирәләр, дөрес җавап биргән сыйныфташларын мактыйлар, хаталы әйтүчеләрнең хаталарын дөреслиләр.)

‒ Дәресебезгә йомгак ясарга вакыт җитте. Укучылар без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Көтелгән җавап: авыл белән шәһәрне чагыштырдык, яңа сүзләр өйрәндек, бер-беребезгә сораулар бирдек…

‒ Сезгә дәресебез ошадымы? Сез үз эшчәнлегегез белән канәгатьме? Хәзер үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләгез. (Укучылар, төсле түгәрәкләр күтәреп, үзләрен бәялиләр, укытучы аларның бәясе белән килешүен-килешмәвен әйтеп, дәрестә катнашу өчен билгеләр куя.)

Өйгә эш

Яңа сүзләрне өйрәнергә, аларны кулланып, диалог яки кечкенә хикәя язарга.

Дәрес тәмам, сау булыгыз.