Авыл мәктәбендә – хезмәт тәрбиясе

№ 100

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Татар халкында: «Кешене хезмәт бизи» дигән әйтем бар. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык та түгелдер бу дөньяда. Хәзерге авыл мәктәбендә хезмәт тәрбиясе ничек бирелә? Эш барышында нинди авырлыклар бар? Бу язмамны мин шуларга багышлармын.

Авылдагы эшләр күпләргә таныш инде: ел дәвамында бакчада чүп утау, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, үсемлекләрне тәрбияләп тору, агач һәм куак корткычларына каршы көрәшү, уңышны җыеп алу һ. б. Саналган эшләрнең барысы да мәктәп яны тәҗрибә участогында да башкарыла. Укучылар мәктәп яны участогында биология укытучысы белән берлектә төрле тәҗрибәләр куялар, участокның схемасын төзиләр, этикеткалар ясарга булышалар. Бакчада җәйге эшләрне күзәтү өчен аерым көндәлек ачыла. Җәйге эшләр вакытында укучыларны  хезмәт эшчәнлегенә өйрәтәм:

  1. Күзәтүләрне язып бару (алдан әзерләнгән таблицага язу уңайлы икәнен аңлап башкаралар).
  2. Тәҗрибәләрне күзәтү (тәҗрибә куйган көннән башлап, уңышны җыеп алганга кадәр күзәтүләрен алып баралар).
  3. Коллекцияләр туплау (төрле чәчәкләр, яфраклар, җимешләр, лишайниклар җыеп, кызыксынуларын арттыралар).
  4. Гербарийлар төзү (киптерү ысуллары, этикеткалау эшен теләп башкаралар).

Җәйге эшләр башланганчы, укучылар укытучы ярдәме белән тәҗрибәнең схемасын төзиләр, мәйданын, орлыкларның санын һәм күпме ашлама кирәк булуын исәплиләр.

Мәктәбебезнең тәҗрибә участогында теплица бар. Анда ел дәвамында төрле үсентеләр үстерелә, үсемлекләрнең биологик үзенчәлекләре өйрәнелә. Безнең тәҗрибә турында ТНВ каналының «Туган як» тапшыруында видеоязма күрсәткәч, балалар үзләрен күреп ихлас сөенгәннәр иде.

Мәктәбебез укытучылары, укучылары ата-аналарны да җәлеп итеп, дару үләннәре җыю белән дә шөгыльләнәбез. Балалар дару үләннәрен танып белү генә түгел, аларның файдасы белән дә кызыксыналар. Укучыларыбыз урманчылыкта да үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алар агач үсентеләре утырту, урман полосалары чистарту, орлык җыю эшләрен башкаралар. Кошларның экологик әһәмиятен искә алып, укучылар кош оялары, җимлекләр ясап эләләр. Бу эшләрне алар өйләрендә әтиләре белән, ә мәктәптә технология дәресләрендә бик теләп башкаралар.

Укучыларыбыз «Елның бер көне ел туйдыра» дигән мәкальне истә тотып, ел әйләнәсе технология дәресләрендә, дәрестән тыш вакытларында үз хезмәтләрен куялар.

Хезмәт куючы укучылар арасында төрле гаиләдән булган балалар бар. Ата-анадан һәм әби-бабайдан хезмәт тәрбиясе алып үскән балалар бик нык аерылып тора. Аларның эшне башкару осталыгы бик төгәл һәм сыйфатлы. Ә гаиләдә бернинди хезмәткә өйрәтмичә, иркәләп үстерелгән балаларның хезмәткә карашы бик түбән дәрәҗәдә. Хәзерге вакытта балаларның компьютер артында, төн буе Интернетта утыруы барыбызга да мәгълүм. Төн буе Интернетта утырган бала ата-анасына хуҗалыкта ярдәм итми, чөнки аның йокысы килә. Аның өстенә ата-аналарның балаларына кыйммәтле кәрәзле телефон алып биреп, аларны хезмәткә тартмавы һәм барлык эшләрне дә үзләре башкаруы күңелне нык борчый. Мондый укучыларның дәресләрне үзләштерү дәрәҗәсе дә бик түбән була. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала бит. Өлкән сыйныф егетләре җәйге каникул вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып, ә кызлар ындыр табагына кайткан ашлыкны кабул итүдә үз хезмәтләрен куялар. Алар үзләре эшләп алган акчага уку-язу әсбаплары, кием-салым алалар. Үзең эшләп тапкан мал кадерлерәк дип юкка гына әйтмиләр. Шуңа күрә алар мәктәптә формаларын, аяк киемнәрен бик кадерләп саклап тоталар. Кайбер укучылар арасында үзенең кием-салымын, мәктәп китапханәсеннән бушка бирелгән дәреслекләрне саклап тотмаучылар да очрый. Чөнки алар, үзләре эшләп тапмагач, моны аңлап бетермиләр. Минемчә, гаиләдә хезмәт һәм әхлак тәрбиясе вакытында балаларга төшендерелсә, бу кимчелекләр, бәлкем, кимер иде. Төгәл фәннәрне үзләштерү нигезләре тормышта хезмәт өлкәсендә кулланылыш таба. Нәкъ менә авыл укытучысы тарафыннан авыл мәктәбендә хезмәт башлангычы алган укучылар дөньяда үз урыннарын табалар. Хезмәтнең нәтиҗәсе шунда күренә.