Аулак өй»дә
(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)
Ләйсән ЯРУЛЛИНА,
Мамадыштагы 4 нче «Әкият» балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе
Программа: «Тумыштан мәктәпкә кадәр» программасы (Н.Е. Вераксы, Т.С. Комарова, М.А. Васильева редакциясендә).
Төп белеем бирү өлкәсе: сөйләм теле үсеше.
Интеграцияләнгән мәгариф өлкәләре: танып белү, физик үсеш, сөйләм үсеше.
Үткәрү рәвеше: уен элементлары белән белем бирү ситуациясе.
Максат: татар халкының гореф-гадәтләре, көнкүреш җиһазлары турында белемнәрне гомумиләштерү.
Бурычлар:
тәрбияви: татар халкың өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү;
үстерелешле: балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятенә кызыксыну үстерү; хәтер, игътибар, фикерләү, бәйләнешле сөйләм; балалар сүзлеген активлаштыру;
белем бирүдә: балаларда татар милли киемнәренә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну булдыру; бәйләнешле фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмдә парлы, кушма, ясалма сүзләр куллану күнекмәләрен бирү; халкыбызның күңел бизәкләре белән якыннан таныштыру; сөйләм телен, танып белү активлыгын үстерү.
Нәтиҗә: балалар татар халкының көнкүреш җиһазларын, бизәнү әйберләренең нәрсә икәнен, татар милли костюмы һәм бизәкле элементлары турында белә.
Сүзлек эше: җиһазлар, ашъяулык, горурланам, нәсел, бәби итәкле күлмәк, камзул, күкрүкчә, түбәтәй, йөзек, беләзек, чулпы, укалы, энҗе, мәрҗән.
Беренчел эш: татар халкының көнкүрешен чагыштырган иллюстрацияләр, татар милли костюмы белән альбомнарны карау. Татар һәм рус телләрендә җырлар, шигырьләр, татар халык уеннарын өйрәнү. Татар милли бизәкләренең мотивлары буенча рәсем, аппликация.
Методик алымнар: проблемалы һәм эзләү ситуацияләре булдыру, сораулар, сюрпризлы момент, әңгәмәләр, уен, күрсәтү, аңлатма.
Җиһазлар: аудиоязмада “Авыл көе”, “Кәләпүш” җыры (Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе), татар халыкының көн күрешен сүрәтләгән күренеш, сандык, милли киемнәр, камзул, беләзекләр, калфак, түбәтәй, утюг, сырлыбәләк, сөлге, читек.
Бәйрәм барышы
(Зал авыл өе күренеше итеп бизәлә (чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, самовар, чынаяклар һ.б. куела).
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Бүген бездә «Аулак өй». «Аулак өй» турында ишетмәгән кеше сирәктер. Ишеткәнегез булмаса, әйдәгез «Аулак өй»гә рәхим итегез, без сезне аулак өйгә чакырабыз, әби-бабаларыбыздан калган йола, уен, бәйрәмнәрне искә төшерербез.
Кыз.
Әти-әни еракка,
Китте бүген кунакка.
Халкыбызның йолаларын
Искә төшерик әле,
Күңелле итеп бүген
«Аулак өй»үткәрик әле.
(Өйне җыештыра башлый.)
– Кызлар килеп җиткәнче, тиз генә өйне тәртипкә китерим әле. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш. Өстәлне дә көйләп куйыйм.
Өстәл уртасына куям,
Икмәк – тормыш тоткасын.
Табын түрен һәрчак бизи,
Майда пешкән чәкчәк, кош теле,
Татар халык ашларыннан
Иң җиңеле – кыстыбый.
Мичтә пешкән бәлеш, өчпочмак, гөбәдия,
Табыннардан да төшми.
Чәем кайнар, чәкчәк әзер.
Йә, кем кунакка килә?
(«Күбәләгем» җырын җырлап, кызлар кунакка килә.)
Кызлар.
Сездә бүген «Аулак өй» дип,
Дусларыбыздан ишеттек.
Чигүләребезне чигәргә дип,
Без сезгә килеп җиттек.
Кыз.
Хуш киләсез, кунаклар!
Рәхим итегез түргә.
Сезне сагынып коттем мин
«Аулак өй» үткәрергә.
– Әйдәгез, кызлар чигүләребезне чигәбез.
(Кызлар утыралар, чигуләр чигәләр.)
Кызлар. Ә син егетләр чакырдыңмы соң?
Кыз. Әйе, чакырдым.
Кызлар. Егетләр килеп җиткәнче, эшләребезне тизрәк эшлик. Әйдәгез, тизәйткечләр әйтә-әйтә эшлибез.
Кояш, чык, чык,
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти ките базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Айдар,
Авызыңны ач та яп!
Кыз. И болай сөйләшми утыру күңелсез бит, җыр җырлый-җырлый эшлибез.
(«Сандугач-күгәрчен» җыры башкарыла. Егетләр җырлаган тавыш ишетелә. Гармун тавышы, егетләр җырлап килә.)
Егетләр.
Эх, сез, матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын
Аңламыйсыз.
Кызлар.
– Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?
– Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.
Егетләр. Кызлар, «Аулак өй»гә кертегез әле.
Кызлар. Кертәбезме?
Кыз. Әйдә, кертик.
(Егетләрне кулъяулыктан тартып кертәләр. Такмаклар әйтешү.)
Егетләр. Кызлар, эшләп арыгансыздыр инде, әйдәгез, уйнап алабыз.
Кыз. Миндә йөзек бар, әйдәгез, йөзек салышлы уйныйбыз. Йөзек салучыны үзем билгелим.
Әке-бәке, сыек сәке,
Саескан, чыпчык,
Син калып тор,
Ә син чык.
Кыз (җырлый-җырлый, йөзек сала башлый).
Йөзек салам, йөзек салам,
Кем дә йөзек? Сикереп чык.
– Нинди җәза бирәбез?
– Җырлатабыз.
(«Әннәги-геннәги» җыры башкарыла.)
Кыз. Дәү әниемнең орчыгы бар, әйдәгез, орчык тәгәрәтәбез.
– Орчык Маратка карады, әтәч булып кычкырсын.
– Түбәтәең бигрәк матур,
«Түбәтәй» уены уйныйбыз.
«Түбәтәй» уены
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм, – дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
(Түбәтәй калган кеше татар халык биюе бии.)
Егетләр. Ай-яй, тәмле исләр килә, хуҗалар тәмле ашлар пешергәннәр бугай?
Кызлар. Пешердек, әйдәгез, чәй эчәбез.
(Кызлар һәм егетләр мактый-мактый чәй эчәләр, хуҗаларга рәхмәт әйтәләр.)
Алып баручы.
Очраштыра, таныштыра,
Дуслаштыра «Аулак өй».
Биетә дә, җырлата да,
Уйната да «Аулак өй».
Татар халык иҗатын,
Милли гореф-гадәтен
Сүз бирәбез сакларга!