Аулак өй

№ 109

(Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сәхнәләштерелгән  кичә)

Гөлшат МАТВЕЕВА,

Зәйдәге “Аленка” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Максат: Татар халкының милли йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Техник чаралар: Магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәләше:  Зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

Бәйрәмнең күренеше:

Зал түрендә әби оныгы белән утыра. Әби орчык белән җеп эрли.

Әти: Әнисе мин бакчадагы бар эшне эшләдем инде.

Әни: Әй, булдыргансың да инде үзең.

Әти: Әллә, кунакка барып кайтабызмы.

Әни: Яхшы булыр иде, сеңлем белән күптән күрешкән юк иде.

Әти: Ярар.Алайса барып кайтик.

Анасы син күчтәнәчеңне җыя тор. Ә, мин ат җигергә киттем.

Кыз: Әнием сез кайда барасыз?

Әни: Без кызым кунакка Асия апаңа барып кайтабыз.

Кыз: Әнием сез кунакта чакта иптәш кызларны аулак өйгә чакырыйм эле.

Әни: Ярар, кызым, карагыз аны, тәртипле генә утырыгыз. Сезнең белән

Хәмдүнә әбиегез калыр.

Кыз: Рәхмәт әни.

Камилә: Кызлар, әйдәгез тизрәк бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.

Кызлар: 1) Мин, күчтәнәчкә чәкчәк алып килдем.

2) Мин, бавырсак пешердем.

3) Ә, мин, кызлар, кып-кызыл алмалар алып килдем.

Күбәләк җыры ишетелә, егетләр керә. Шул вакыт тышта малайларның тавышлары ишетелә.

Самир: Егетләр, бүген Камиләдә аулак өй. Әйдә барыйк, кызлар карыйк.

Малайлар: Кызлар йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.

Кызлар: Юк, юк кертмибез.

Малайлар. Кертегез инде, бер почмакта гына утырып торырбыз.

Малай: Камилә керт инде.

Камилә: Ач булсаң, ашап кил.

Ралина: Бусага ялын түләмичә кертмибез.

Малай3: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Ралина: Ялыгыз нинди?

Самир: Мин биим!

Малай2: Мин җырлыйм.

Малай3:Мин такмак әйтәм!

Малай 4: Мин шигырь сөйлим.!

Кызлар: Болар бигрәк оста. Әллә кертәбезме.

Кызлар: Әйдә биеп күрсәт(бию көе). Самир бии.

Малай3: Кызлар, без буш килмәдек, күчтәнәч алып килдек. Без кәнфит алып

килдек.

Кызлар: Егетләр килгәннәр.

Безнең монда җыелганны,

Әллә каян белгәннәр.

Малай 4:Һай кызлары, кызлары

Янып  тора күзләре.

Ләйсән: Безнең авыл егетләре

Берсеннән-берсе матур,

Үзе матур, сүзе матур

Туган илдә бер батыр.

Ралина: Бигрәк матур сөйлисез икән. Булдырдыгыз.

Әби:   Ә, хәзер, әйдәгез, уйнап алыгыз “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?

Йөзек салыш уенын уйныйлар.

Малайлар: Беләбез, беләбез.

Кызлар:      Беләбез, беләбез.

Самир: Йөзек салучыны үзем билгелим!

Санамыш: Әлчи, бәлчи

Әни күлмәк үлчи.

Анда тора бер чыпчык.

Артык булсаң очып чык!

Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җаза бирәбез.

Барысы бергә : Әтәч булып кычкырсын.

Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез.

Барысы бергә: Биеп күрсәтсен.

Бергә: булдырдылар. Булдырдылар.

Ләйсән: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?

Малай2: Әйдәгез такмаклар әйтәбез.

Малай3: Исәнмесез, саумысез,

Нигә кәҗә саумыйсыз,

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Камилә: Ике сарык юлга чыккан,

Кулларында чемодан,

Иреннәрен буяганнар,

Ә, битләре юмаган.

Әби: Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез Кәрия-Зәкәрия уенын уйныйбызмы?

         Кәрия – Зәкәрия уены уйнала.

Малай 3: Без биибез тыпыр- тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак бик тиз генә

Булмый безне туктатып

Малайлар: Дусларым, инде кайтырга да вакыт җитә. Бергәләп биеп тә алыйк

әле!

                  Күмәк татар биюе башкарыла.                

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Кайтып китәргә кирәк.

Кызлар: Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч.  Әйдәгез бергәләшеп

чәй эчеп алыйк әле.

Ләйсән: Бигрәк күңелле булды. Рәхмәт инде Камилә.