Аулак өй
№ 109
(Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сәхнәләштерелгән кичә)
Гөлшат МАТВЕЕВА,
Зәйдәге “Аленка” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Максат: Татар халкының милли йолалары белән таныштыру. Гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Техник чаралар: Магнитофон, дисклар, бию көйләре.
Зал бизәләше: Зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.
Бәйрәмнең күренеше:
Зал түрендә әби оныгы белән утыра. Әби орчык белән җеп эрли.
Әти: Әнисе мин бакчадагы бар эшне эшләдем инде.
Әни: Әй, булдыргансың да инде үзең.
Әти: Әллә, кунакка барып кайтабызмы.
Әни: Яхшы булыр иде, сеңлем белән күптән күрешкән юк иде.
Әти: Ярар.Алайса барып кайтик.
Анасы син күчтәнәчеңне җыя тор. Ә, мин ат җигергә киттем.
Кыз: Әнием сез кайда барасыз?
Әни: Без кызым кунакка Асия апаңа барып кайтабыз.
Кыз: Әнием сез кунакта чакта иптәш кызларны аулак өйгә чакырыйм эле.
Әни: Ярар, кызым, карагыз аны, тәртипле генә утырыгыз. Сезнең белән
Хәмдүнә әбиегез калыр.
Кыз: Рәхмәт әни.
Камилә: Кызлар, әйдәгез тизрәк бездә аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.
Кызлар: 1) Мин, күчтәнәчкә чәкчәк алып килдем.
2) Мин, бавырсак пешердем.
3) Ә, мин, кызлар, кып-кызыл алмалар алып килдем.
Күбәләк җыры ишетелә, егетләр керә. Шул вакыт тышта малайларның тавышлары ишетелә.
Самир: Егетләр, бүген Камиләдә аулак өй. Әйдә барыйк, кызлар карыйк.
Малайлар: Кызлар йолдызлар, былбыл кошлар, аулак өйгә кертегез әле.
Кызлар: Юк, юк кертмибез.
Малайлар. Кертегез инде, бер почмакта гына утырып торырбыз.
Малай: Камилә керт инде.
Камилә: Ач булсаң, ашап кил.
Ралина: Бусага ялын түләмичә кертмибез.
Малай3: Түлибез, түлибез, кертегез инде!
Ралина: Ялыгыз нинди?
Самир: Мин биим!
Малай2: Мин җырлыйм.
Малай3:Мин такмак әйтәм!
Малай 4: Мин шигырь сөйлим.!
Кызлар: Болар бигрәк оста. Әллә кертәбезме.
Кызлар: Әйдә биеп күрсәт(бию көе). Самир бии.
Малай3: Кызлар, без буш килмәдек, күчтәнәч алып килдек. Без кәнфит алып
килдек.
Кызлар: Егетләр килгәннәр.
Безнең монда җыелганны,
Әллә каян белгәннәр.
Малай 4:Һай кызлары, кызлары
Янып тора күзләре.
Ләйсән: Безнең авыл егетләре
Берсеннән-берсе матур,
Үзе матур, сүзе матур
Туган илдә бер батыр.
Ралина: Бигрәк матур сөйлисез икән. Булдырдыгыз.
Әби: Ә, хәзер, әйдәгез, уйнап алыгыз “Йөзек салыш” уенын беләсезме соң?
Йөзек салыш уенын уйныйлар.
Малайлар: Беләбез, беләбез.
Кызлар: Беләбез, беләбез.
Самир: Йөзек салучыны үзем билгелим!
Санамыш: Әлчи, бәлчи
Әни күлмәк үлчи.
Анда тора бер чыпчык.
Артык булсаң очып чык!
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җаза бирәбез.
Барысы бергә : Әтәч булып кычкырсын.
Йөзек салучы: Кемдә йөзек – сикереп чык! Нинди җәза бирәбез.
Барысы бергә: Биеп күрсәтсен.
Бергә: булдырдылар. Булдырдылар.
Ләйсән: Малайлар, тагын нинди һөнәрләрегез бар?
Малай2: Әйдәгез такмаклар әйтәбез.
Малай3: Исәнмесез, саумысез,
Нигә кәҗә саумыйсыз,
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Камилә: Ике сарык юлга чыккан,
Кулларында чемодан,
Иреннәрен буяганнар,
Ә, битләре юмаган.
Әби: Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез Кәрия-Зәкәрия уенын уйныйбызмы?
Кәрия – Зәкәрия уены уйнала.
Малай 3: Без биибез тыпыр- тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак бик тиз генә
Булмый безне туктатып
Малайлар: Дусларым, инде кайтырга да вакыт җитә. Бергәләп биеп тә алыйк
әле!
Күмәк татар биюе башкарыла.
Алай итәргә кирәк,
Болай итәргә кирәк.
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп
Кайтып китәргә кирәк.
Кызлар: Бигрәк күңелсез булып калды егетләр киткәч. Әйдәгез бергәләшеп
чәй эчеп алыйк әле.
Ләйсән: Бигрәк күңелле булды. Рәхмәт инде Камилә.