Әти-әниләрнең балалар, балаларның әти-әниләр алдындагы бурычлары
(11 нче сыйныфта татар телен өйрәнүче рус телле төркем)
Римма ГУБЕЕВА,
Казандагы
132 нче урта мәктәпнең
татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Тема: “Әти-әниләрнең балалар, балаларның әти-әниләр алдындагы бурычлары”. 1 нче слайд.
Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.
Максат:
- Белем бирү максаты: рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүче укучыларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен үстерү, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.
- Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.
- Тәрбияви: гаиләдәге матур мөнәсәбәтләрнең иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру. Укучыларда әти-әниләргә карата хөрмәт хисе уяту. Татар халык авыз иҗатына ихтирам хисе тәрбияләү. 2 нче слайд.
Шәхси УУГ:
– укуга карата кызыксыну хисе;
– үз мөмкинлекләреңне бәяләү;
– нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Регулятив УУГ:
– истә тотып эшләү;
– укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;
– эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
– биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
Коммуникатив УУГ:
–тормыш тәҗрибәсен куллану;
–башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
–парларда, төркемнәрдә эшли белү.
Танып белү УУГ:
– тиешле мәгълүматны таба белү;
– укытучының, бер-берсенә биргән сорауларга җавап бирү;
– әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.
Бурычлар. Укучыларның белем күнекмәләрен системалаштыру, яңа мәгълүматлар аша белемнәрен тирәнәйтү, белем алуга кызыксыну, фикерләү күнекмәләрен ныгыту, әти–әниләргә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Җиhазлау: проектор, дәреслек, дәрес презентациясе, карточкалар,
татар халык авыз иҗатыннан мәкальләр.
Дәрес барышы:
I. Оештыру
Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай халәт тудыру.
Укытучы. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек, күтәренкеме?
Укучылар. Исәнмесез, бик әйбәт! Рәхмәт.
II.Актуальләштерү
Укытучы. Укучылар, сез быел ничәнче сыйныфны тәмамлыйсыз?
Укучылар. 11 нче сыйныфны.
Укытучы. Димәк, сез инде мәктәпне тәмамлыйсыз. Олы тормышка аяк басар вакыт җитеп килә. Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучыларның үзләре сайлаган уку йортларына керү хокуклары бар.
Балалар, әйтегез әле, хокуклардан башка безнең алдыбызда тагын нәрсәләр тора?
Укучылар. Минем уйлавымча, безнең алдыбызда бик зур бурычлар да тора.
Укытучы. Сезнең фикерегезчә, иң беренче чиратта сез кемнәр алдында бурычлы?
Укучылар. Әти-әниләребез каршында.
Укытучы. Үз чиратларында, ата-аналарның да бурычлары бармы?
Укучылар. Бар, әлбәттә.
Укытучы. Шулай итеп, бүгенге дәреснең темасы: “Әти-әниләрнең балалар, балаларның әти-әниләр алдындагы бурычлары”.
Укытучы. Нинди генә бурычлар торса да, һәрбер кеше аларны намус белән үтәргә тиеш, шуны беркайчан да онытмагыз.
Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз, сүзлек диктанты уздырабыз.
(Мөһим, җаваплы, хокук, махсус, хас, тәкъдим, мохтаҗ, ихтыяҗ, канәгатьләндерү, игътибар, хәвеф, вөҗданлык.)
(Слайдтан карап тикшерелә.) 3 нче слайд.
Укытучы. Бу сүзләрдә нинди авазларның язылышына күбрәк игътибар итәргә кирәк иде?
Укучылар. [къ] һәм [в] авазларының, шулай ук, [х] һәм [һ] авазларының язылышына.
(Авазларның язылыш кагыйдәләрен искә төшерәләр.)
III. Төп өлеше
Укытучы. Тема буенча сөйләшүне әти-әниләрнең бурычларыннан башлыйк. Сез ниндиләрне саный алыр идегез?
Укучылар. Минем фикеремчә, балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен әти-әниләре янында уздырганда, аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтергә тиешләр.
– Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни– бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк дип уйлыйм.
Укытучы. Мин сезнең белән бик килешәм, балалар. Рәхмәт.
Хәзер экрандагы мәкальләрне укыйсыз һәм үзегез аңлаганча тәрҗемә итәсез: 4 нче слайд.
- Родители трудолюбивы, и дети не ленивы.
- Умел дитя родить, умей и научить.
- У кого детки, у того и ягодки.
- Каковы родители, таковы и детки.
- Кто родителей почитает, тот вовеки не погибает.
(Мәкальләрнең тәрҗемәсен чагыштырып карыйлар.) 5 нче слайд.
Укытучы. Тәрҗемә ителгән мәкальләрнең мәгънәләрен кем аңлады, балалар?
Укучылар. Бала әти-әнисе эш яраткан гаиләдә үссә, ул ялкау булмый, аларга охшарга тырыша.
– Гаиләдә бала тугач, аны яхшы гадәтләргә генә өйрәтеп үстерергә кирәк.
– Һәркемнең баласы – җиләк, әмма җиләк әче дә, төче дә була.
– Әти-әни нинди булса, бала да күбесенчә шундый була, чөнки ул алардан үрнәк алып үсә.
Әти-әнисен хөрмәт иткән бала беркайчан югалмас, үзенең балаларына да дөрес тәрбия бирер.
Укытучы. Сез бик дөрес уйлыйсыз. Барыгыз да җавап бирүчеләрнең фикерләре белән килешәсездер дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә.
Укытучы. Укучылар, әти-әниләрнең генә түгел, балаларның да бурычлары бар. Сез аларны партадашыгыздан сораштырыгыз әле, беләләрме икән? (3 минут вакыт бирелә.)
Укучыларның җаваплары:
– Әти-әниләребезне хөрмәт итәргә.
– Барлык эшләрдә дә ярдәм итәргә.
– Рәхмәтебезне белдерү өчен яхшы эшләр генә эшләргә.
– Авыр сүзләр әйтмәскә.
– Аларның киңәшләрен тыңларга.
– Һәрвакыт игътибарлы булырга.
Укытучы. Миңа сезнең фикерләрегез бик ошады. Һәрберегез үзегезнең әти-әниләрегезгә карата булган бурычларыгызны үтәсәгез, чын кеше булырсыз.
Укучылар, әти-әниләр бала 18 яшькә җиткәнче бурычлы. Хәзер аларның Гаилә кодексында язылган бурычларының кайберләре белән танышыйк.
6 нчы слайд.
- Ата-аналар балаларына тәрбия бирүдә һәм физик, психологик, рухи үсешендә җаваплы.
– Балага төп гомуми белем алу өчен уңай шартлар тудыру.
– Хокук һәм бурычларның тигез дәрәҗәдә булуы.
– Балаларның хокук һәм мәнфәгатьләрен яклау.
– Балага яхшы яшәү шартлары оештыру, матди ярдәм күрсәтү.
– Аерылышкан очракта балага алимент түләү.
- Ата-аналар хокукын тормышка ашыру.
(Бер укучы укый һәм бергәләп тәрҗемә итәләр.)
Укытучы сүзе. Хәзер экрандагы рәсемнәргә күз салыйк. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, һәрбер гаиләдә ата-аналар үз бурычларына җитди карыйлар һәм аларны төгәл үтәргә тырышалармы? 7–12 нче слайдлар.
Укучылар:
– Рәсемнәрдә без бәхетле һәм, кызганычка каршы, имин булмаган гаиләләр дә бар. Балаларын яраткан, гаиләсен кадерләгән ата-аналар үтиләр дип уйлыйм.
– Минем фикеремчә, дәүләт тарафыннан имин булмаган гаиләләр белән эш алып барылырга тиеш.
Укытучы. Укучылар, ике төркемгә бүленәсез. Беренче төркем – “Әти-әниләр”, икенчесе – “Балалар”.
“Әти-әниләр” төркеменә бирем:
Киләчәктә үзегезнең балаларыгызның нинди булуларын теләр идегез?
“Балалар” төркеменә бирем:
Киләчәктә үзегезне нинди әни (әти) итеп күз алдыгызга китерәсез?
(Берничә укучының җаваплары тыңлана.)
- Рефлексия. 13 нче слайд.
Укытучы:
– Бүген дәрестә нинди темага тукталдык?
– Әти-әниләрнең балалар каршындагы нинди бурычлары хәтерегездә калды?
– Сез әти-әниләрегез каршындагы бурычларны үтәргә тырышасызмы?
– Кайсы мәкальләрнең мәгънәләре белән килешәсез?
– Бүгенге дәрестән соң әти-әниләрегезгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрерме?
– Кулланылган материалны үзегез өчен файдалы дип табасызмы?
Өй эше. 14 нче слайд.
(Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала.)
- РФ конституциясендә язылган ата-аналар һәм балаларның бер-берсе каршындагы бурычлары белән танышып, телдән әңгәмәгә әзерләнеп килергә.
- “Минем гаиләмдәге үзара мөнәсәбәтләр” темасына монолог төзергә.
- “Кайда минем хокукларым башланса, шунда ук бурычларым да башлана” темасына эссе язарга.
