Ата-аналарның – балалар, балаларның ата-аналар каршындагы бурычлары

(11 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе)

Римма ГУБЕЕВА,

Казандагы 132 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүче укучыларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен үстерү, татарча фикерләү һәм сөйләү сәләтен камилләштерү;

– ата-аналарның, балаларның бурычлары үтәлүнең бик мөһим эш икәнлеген ачыклау;

– уңай рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру. (2нче слайд)

Җиһазлау: дәреслек (Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле, 11 сыйныф. – Казан, 2010), презентация, мәкальләр.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек, күтәренкеме?

– Афәрин!

– Бер-берегезгә, миңа карап елмаегыз! Рәхмәт.

  1. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, сез быел ничәнче сыйныфны тәмамлыйсыз?

Укучылар. 11 нче сыйныфны.

Укытучы. Димәк, сез инде мәктәпне тәмамлыйсыз. Олы тормышка аяк басар вакытыгыз җитеп килә. Дәүләт имтиханнарын унышлы тапшырган укучыларның үзләре сайлаган уку йортларына керү хокуклары бар.

Укучылар, әйтегез әле, хокуклардан башка безнең алдыбызда тагын нәрсәләр тора?

Укучылар. Минем уйлавымча, безнең алдыбызда бик зур бурычлар да тора.

Укытучы. Ничек уйлыйсыз, иң беренче чиратта сез кемнәр алдында бурычлы?

Укучылар. Әти-әниләребез каршында.

Укытучы. Үз чиратында, ата- аналарның да бурычлары бармы?

Укучылар. Бар, әлбәттә.

Укытучы. Шулай итеп, бүгенге дәресебезнең темасы – «Ата-аналарның балалар, балаларның ата-аналар каршындагы бурычлары».

Нинди генә бурычлар торса да, һәрбер кеше аларны намус белән үтәргә тиеш, шуны беркайчан да онытмагыз.

Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз, сүзлек диктанты уздырабыз.

Сүзлек диктанты. Мөһим, җаваплы, хокук, махсус, хас, тәкъдим, мохтаҗ, ихтыяҗ,  канәгатьләндерү, игътибар, хәвеф, вөҗданлык.

(Слайдтан карап тикшерелә.) (3 нче слайд)

Укытучы. Бу сүзләрдә нинди авазларның язылышына күбрәк игътибар итәргә кирәк иде?

Укучылар [къ] һәм [в] авазларының, шулай ук, [х] һәм [һ] авазларының язылышына. (Авазларның язылыш кагыйдәләрен искә төшерәләр.)

III. Төп өлеш

Укытучы. Тема буенча сөйләшүне ата-аналарның бурычларыннан башлыйк. Сез ниндиләрне саный алыр идегез?

Укучылар. Фикеребезчә, балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырганда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтергә тиешләр.

Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларның үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк дип уйлыйм.

Укытучы. Мин сезнең белән бик килешәм, балалар. Рәхмәт.

Укытучы. Мәкальләрне  укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. (4нче слайд)

  1. Родители трудолюбивы, и дети не ленивы.
  2. Умел дитя родить, умей и научить.
  3. У кого детки, у того и ягодки.
  4. Каковы родители, таковы и детки.
  5. Кто родителей почитает, тот вовеки не погибает.

(Мәкальләрнең тәрҗемәсен чагыштырып карыйлар.) (5нче слайд)

Укытучы. Тәрҗемә ителгән мәкальләрнең мәгънәләрен кайсыгыз аңлады, балалар?

Укучылар. Бала әти-әнисе эш яраткан гаиләдә үссә, ул ялкау булмый, аларга охшарга тырыша.

– Гаиләдә бала тугач, аны яхшы гадәтләргә генә өйрәтеп үстерергә кирәк.

– Һәркемнең баласы – җиләк, әмма җиләк әче дә, төче дә була.

– Әти-әни нинди булса, бала да күбесенчә шундый була, чөнки ул алардан үрнәк алып үсә.

– Әти-әнисен хөрмәт иткән бала беркайчан югалмас, үзенең балаларына да дөрес тәрбия бирер.

Укытучы. Сез бик дөрес уйлыйсыз. Барыгыз да җавап бирүчеләрнең фикерләре белән килешәсездер дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә.

Укучылар, ата-аналарның гына түгел, балаларның да бурычлары бар. Сез аларны партадашыгыздан сораштырыгыз әле, беләләрме икән? (3 минут вакыт бирелә.)

Укучылар.

Әти-әниләребезне хөрмәт итәргә.

– Барлык эшләрдә дә ярдәм итәргә.

– Рәхмәтебезне белдерү өчен яхшы эшләр генә эшләргә.

– Авыр сүзләр әйтмәскә.

– Аларның киңәшләрен тыңларга.

– Һәрвакыт игътибарлы булырга.

Укытучы. Миңа сезнең фикерләрегез бик ошады. Һәрберегез үзегезнең әти-әниләрегезгә карата булган бурычларыгызны үтәсәгез, чын кеше булырсыз.

Укучылар, ата-аналар бала 18 яшькә җиткәнче бурычлы. Хәзер аларның Гаилә кодексында язылган бурычларының кайберләре белән  белән танышыйк. (6 нчы слайд)

– Ата-аналар балаларына тәрбия бирүдә һәм физик, психологик, рухи үсешендә җаваплы.

– Балага төп гомуми белем алу өчен уңай шартлар тудыру.

– Хокук һәм бурычларның тигез дәрәҗәдә булуы.

– Балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

– Балага яхшы яшәү шартлары оештыру, матди ярдәм күрсәтү.

– Аерылышкан очракта балага алимент түләү.

– Ата-аналар хокукын тормышка ашыру.

(Бер укучы укый һәм бергәләп тәрҗемә итәләр.)

Укытучы. Хәзер экрандагы рәсемнәргә күз салыйк. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, һәрбер гаиләдә ата-аналар үз бурычларына җитди карыйлармы һәм аларны төгәл үтәргә тырышалармы? (7 – 12нче слайдлар)

Укучылар. Рәсемнәрдә без бәхетле. Кызганыч, имин булмаган гаиләләр дә бар. Балаларын яраткан, гаиләсен кадерләгән ата-аналар үтиләр дип уйлыйбыз. Безнеңчә дәүләт тарафыннан имин булмаган гаиләләр белән эш алып барылырга тиеш.

Укытучы. Укучылар, ике төркемгә бүленәсез. Беренче төркем – «Әти-әниләр», икенчесе – «Балалар».

«Әти-әниләр» төркеменә бирем. Киләчәктә үз балаларыгызның нинди булуларын теләр идегез?

«Балалар» төркеменә бирем. Киләчәктә үзегезне нинди әни (әти) итеп күз алдыгызга китерәсез? (Берничә укучының җаваплары тыңланыла.)

  1. Рефлексия

Укытучы.

Бүген дәрестә нинди проблемага тукталдык?

– Ата-аналарның балалар каршындагы нинди бурычлары хәтерегездә калды?

– Сез әти-әниләрегез каршындагы бурычларны үтәргә тырышасызмы?

– Кайсы мәкальләрнең мәгънәләре белән килешәсез?

– Бүгенге дәрестән соң әти-әниләрегезгә карата мөнәсәбәтегез үзгәрерме?

– Кулланылган материалны үзегез өчен файдалы дип табасызмы?

  1. Өй эше

(Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала.)

  1. РФ Конституциясендә язылган ата-аналар һәм балаларның бер-берсе каршындагы бурычлары белән танышып, телдән әңгәмәгә әзерләнеп килергә.
  2. «Минем гаиләмдәге үзара мөнәсәбәтләр» темасына монолог төзергә.
  3. «Кайда минем хокукларым башланса, шунда ук бурычларым да башлана» темасына эссе язарга.