«Ашханәдә» темасы буенча лексик-грамматик материалны ныгыту

№54

(Сингапур структуралары кулланылган татар теле дәресе. III сыйныф. Рус төркеме)

Ирина МАКАРОВА,

Казандагы 144 нче урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең максатлары:

1) өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану осталыгын формалаштыруны дәвам итү;

2) укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;

3) чагыштырып нәтиҗә ясарга  өйрәтү, хәтер үстерү;

4) өйрәнелгән җөмлә калыпларын  урынлы файдаланырга күнектерү;

5) табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Дәрес төре: лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Методлар һәм алымнар: сөйләү, әңгәмә, проблема кую, тәрҗемә, тест эшләтү, карточкалары белән эшләү, техник чаралар һәм иллюстратив материал куллану һ.б.

Материал, күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: дәреслек (Хәйдәрова Р.З.), аш-су җиһазлары, «Ашханәдә» уены өчен материаллар (ашамлыклар, бәяләр…), коммуникатив биремле карточкалар, презентация.

Предметара бәйләнеш: рус теле, этика.

Кулланылган структуралар: МЭНЭДЖ МЭТ, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, СИНГЛ РАУНД РОБИН, МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТЭЙК ОФ–ТАЧ ДАУН, КОНЭРС, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД, РАУНД ТЭЙБЛ

I. Оештыру өлеше

1. Исәнләшү.

2. Әңгәмә үткәрү.

– Бүген сыйныфта кем юк?

– Бүген ничәнче число?

– Атнаның кайсы көне?

– Бүген көн салкынмы, җылымы?

– Кар явамы?

– Яңгыр яумыймы?

– Аня, спроси у класса, они готовы к уроку?

– Маша, спроси у Вовы, сейчас какой урок?

3. Аудирование.

– А сейчас прослушайте и укажите хлопком слова, в которых есть звук [о]:

Дөге, ботка, карабодай, токмач, солы, пешекче, ашханә, аш.

4. Логик күнегү 2 нче слайд

– Экранга карагыз.

Дөге боткасы, токмачлы аш, карабодай боткасы, ашыйм, кәбестә ашы.

– Сүзләрне тәрҗемә итегез. Кайсы сүз артык? Ни өчен?

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Лексик материалны кабатлау (57 нче биттәге диалогны ятларга иде).

МЭНЭДЖ МЭТ (йөзгә-йөз партнерлар диалогларны сөйлиләр). 3 нче слайд

III. Уку мәсьәләсен кую

Хәзер проекторда бирелгән җөмләләрне укыгыз һәм бүгенге дәрес темасын әйтегез: нәрсә турында сөйләшәбез?

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Ашларыгыз тәмле булсын!

Ашханә китапханә янына урнашкан.

Пешекче апаларга рәхмәт әйтәбез.

Ашханәдә бик тәмле пешерәләр.

Пешекче тәмле пешерә.

Сәгать уникедә без ашханәгә барабыз.

Җавапны икенче өстәлдән 4 нче партнер әйтә.

(Укучылар, командада чиратлашып, үз фикерләрен әйтәләр.) 4 нче слайд

IV. Уку мәсьәләсен чишү

Димәк, бүгенге дәреснең темасы – «Ашханәдә». 5 нче слайд

Ашханә темасына бергәләп җөмләләр төзегез, 1 нче номерлы партнерлар укый. СИНГЛ РАУНД РОБИН

V. Белем-күнекмәләрне ныгыту

1.

Тиздән бәйрәмнәр, сегә кунаклар киләме?

Ә сез кунакка барасызмы?

Кунакларны ничек каршы алалар, ничек сыйлыйлар? 6 нчы слайд

МИКС ПЭА ШЭА, РЕЛЛИ РОБИН

(Музыка башлангач, биеп йөриләр; аннан, иң якын укучы белән парлашып, сорауга җаваплар бирәләр, рәхмәт әйтәләр. Утыргач, тикшерәләр.)

Әйдәгез, карыйк әле, без өйрәнгән барлык сүзләр дә әйтелдеме икән? 7 нче слайд (Укыйлар.)

Түрдән узыгыз, кунаклар!

Сыйланыгыз, кунаклар!

Ашагыз, кунаклар!

Җитешегез, кунаклар!

Кыстатмагыз, кунаклар!

ТЭЙК ОФ–ТАЧ ДАУН (Кем 2 җөмлә әйтте? Кем 3 җөмлә әйтте? Ә кем 4не? Кем 5не?)

2. «Ашаганда үз үзеңне тоту» кагыйдәләрен искә төшерү. 8 нче слайд

Менә табынга утырдылар, ә ашаганда үз-үзен тоту кагыйдәләрен без беләбезме?

3. Группада эшләү. СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ

Укучылар, файл эченнән менә шундый битне алыгыз һәм һәрберегез үз номеры астына 1 кагыйдә языгыз. Көтәм.

— Әйдәгез, тикшерик әле: 3 нче номерлар сөйли.

— Әйдәгез, экраннан карыйк әле, кайсыларын әйтми калдырдыгыз икән. 9 нчы слайд

Ашар алдыннан кулыңны юарга онытма!

Терсәгеңне өстәл өстенә куйма!

Һәрвакытта да аш җиһазларыннан куллан !

Ашаганда сөйләшмә!

Ашаганда чапылдама!

Савыттан иң яхшы кисәкне генә сайлама!

Пычактан ризык ашама!

Кулларыңны киемеңә сөртмә, салфеткадан файдалан.

Тәрҗемә итү.

4. Коммуникатив күнегү. КОНЭРС

(Һәр бала үзенә ошаган ризыкны (ПОЧМАКНЫ) сайлый. Үз почмак укучысы белән парга бас!) 10 нчы слайд

– Сора (кемнең чәче аксыл, шул башлый): Какой суп ваш партнер любит?

– Икенче партнер сорый: Вкусная ли каша в столовой?

– Рәхмәт әйтәбез, икенче почмактан пар тап һәм сора (кемнең буе кыскарак, шул башлый): Что он ел вчера?

– Икенче партнер сорый: мама вчера что сварила?

– Рәхмәт әйтәбез дә утырабыз.

5. Ризыклар турында белемнәрне ныгыту (баллы, итле, чәй ризыклары, эчемлекләр).

Ашханәдә, өйдә нинди ашамлыклар пешерәләр?

Хәзер файл эченнән чиста битләрне алыгыз да 1 нче номерлылар ашларны, 2 нче номерлылар итле ризыкларны һәм боткаларны, 3 нче номерлылар чәй ризыкларын, 4 нче номерлылар эчемлекләрне языгыз. 11 нче слайд СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ

– Җавап бирә:

•        2 нче өстәлдән 4 нче партнер;

•        1 нче өстәлнең 1 нче номерлы укучысы;

•        3 нче өстәлнең 2 нче номерлы укучысы;

•        4 нче өстәлнең 3 нче номерлы укучысы.

6. Ситуатив уен «Ашханәдә»

(Бәяләре куелган ризыклар: чәй, кесәл; кәбестә ашы, токмачлы аш, борчак ашы, пилмән; дөге, карабодай, борчак, солы боткасы; кыяр, кишер, чөгендер салаты; пәрәмәч, гөбәдия, чәкчәк, бәлеш) 12 нче слайд

– Балалар, хәзер ашханәгә барабыз (балалар һәм пешекчеләр сөйләшүен оештыру). А партнерлар – пешекче, Б партнерлар укучы була. 4 нче өстәлдән 1 нче һәм 4 нче укучыларны тыңлыйбыз. 2 нче өстәлдән 2 нче һәм 3 нче укучыларны тыңлыйбыз.

– Рәхмәт.

Ял итү 13 нче слайд

Кайда уң кул?

Менә ул,

Кайда сул кул?

Менә ул,

Уң як, сул як, уң як, сул як,

Истә калсын ныграк!

6. Тест үткәрү. 14 нче слайд

Һәр укучы файл эченнән язылган тест кәгазьләрен ала.

Хәзер, урыннардан торып, үзегезгә пар табыгыз һәм  бер-берегезнең белемен тикшерегез, дөрес җавап бирсә, мактагыз!

КУИЗКУИЗТРЭЙД (Яңа пар эзлибез. Тикшерәбез. Белмәгәнне әйтәбез.)

7. «Паровоз» уены. 15 нче слайд

– Укучылар, тактада җөмлә язылган. Шул җөмләне, чиратлашып, киңәйтеп язасыз. РАУНД ТЭЙБЛ

♦       Ашхәнәдә ашыйм.

♦       Мин ашханәдә ашыйм.

♦       Бүген мин ашханәдә ашыйм.

♦       Бүген мин ашханәдә аш ашыйм.

♦       Бүген мин ашханәдә токмачлы аш ашыйм.

♦       Бүген мин ашханәдә тәмле токмачлы аш ашыйм.

– 3 нче өстәл укый.

– 1 нче өстәл укый.

– 2 нче өстәл укый.

– 4 нче өстәл укый.

8. «Табын янында» уены

(Такта янында өстәл, өстәл өстендә аш җиһазлары. 2 укучы чыгып, табын янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен күрсәтәләр. Укучылар алдында өстәл. Укытучы 2 укучыга табын әзерләү киңәшләре бирә.)

– Аня, өстәлгә башта өлеш тәлинкәсен куй. (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?)

– Марсель, аның өстенә аш тәлинкәсен куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең?)

– Аня, тәлинкәләрнең уң ягына пычак һәм аш кашыгы куй. (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?)

– Марсель, тәлинкәләрнең сул ягына чәнечке куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең?)

– Аня, тәлинкә каршысына ипи тәлинкәсен куй. (Аня нишли? Аня нишләде? Аня, син нишләдең?)

– Марсель, тәлинкә астына салфетка куй. (Марсель нишли? Марсель нишләде? Марсель, син нишлисең

– Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз.

VI. Йомгаклау (нәтиҗә ясау) 16 нчы слайд

– Укучылар, сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне «5»легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үзенә «4»ле куя, кемнәр «3»ле куя? Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез.

●       Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам.

●       Әйбәт эшлим, материалны аңладым.

●       Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

Өйгә эш. 17 нче слайд

Татар милли аш рецептын язып алып кил (I төркемгә).

– Укучылар, сезгә дәрес ошаса, тактага смайлик куегыз. Смайлик өстәлегездә.

– Дәрес бетте, сау булыгыз.

Презентация.