Ашханә

№ 191

(Әдәби уку. 3нче сыйныф. Рус төркеме)

Гөлназ ГАЛИӘСГАРОВА,

Казандагы 187 нче күп профильле лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– Бари Рәхмәтнең «Аш вакыты» шигырен өйрәнү;

– укучылар белән, текстның эчтәлегеннән чыгып, монолог-хикәя һәм диалог төзү күнекмәләрен бирү;

– бер-береңә һәм ризык әзерләүчеләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.Ә. Күңелле татар теле. 3 нче сыйныф), презентация, карточкалар,компьютер, проектор, слайдлар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Дежур укучы рапорты. Укучыларның бер-берсенен хәллэрен сорашу (бер-берсенә сорау һәм җавап бирү алымы).

  1. II. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, тактага карыйк әле, бу нәрсә? (Укытучы ашханә рәсеменә күрсәтеп сорый. Презентациядә ашханә рәсеме, дежурный, укучылар һәм пешерүче.)

Укучы. Бу ашханә.

Укытучы. Бу ашханәме? (Кабат бер укучыдан сорый.)

Укучы. Әйе, бу ашханә.

Укытучы. Бу кем?

Укучы. Бу дежурный.

Укытучы. Ә бу кем?

Укучы. Бу пешерүче.

Укытучы. Бу кем?

Укучы. Бу малай, бу кыз.

Укытучы. Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? Безнең бүгенге дәрес темасының исеме ничек булыр?

Укучы. Ашханә турында сөйләшербез.

Укытучы. Без сезнең белән бүгенге дәрескә нинди максатлар куярбыз?

Укучы. Ашханә турында сойләшербез, дежурный һәм пешерүче белән танышырбыз.

III.Яңа күнекмәләр булдыру

Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар,дәреслекнең 54 нче битен ачабыз һәм «Аш вакыты» дигән шигырьне укыйбыз.Мин бер кат укып чыгам, ә сез игътибар белән тыңлагыз. (Шигырьне укып чыккач, өч укучыдан укыта һәм сораулар бирә.)

Укытучы. Укучылар, ашханәдә кем бар?

Укучы. Дежурный.

Укытучы. Ул нинди?

Укучы. Ул чиста, пөхтә, оста.

Укытучы. Ул нишли?

Укучы. Ул юа, сөртә, тарата.

Укытучы. Дежурный кайда?

Укучы. Дежурный ашханәдә.

Укытучы. Дежурный нәрсә юа?

Укучы. Дежурный тәлинкә, кашык юа.

Укытучы. Безнең ашханәдә тагын кем бар?

Укучы. Пешерүче.

Укытучы. Пешерүче нишли?

Укучы. Пешерүче пешерә.

Укытучы. Пешерүче нәрсә пешерә?

Укучы. Пешерүче аш һәм ботка пешерә.

Укытучы. Пешерүче нәрсә әзерли?

Укучы. Пешерүчее чәй һәм компот әзерли.

Укытучы. Ашханәдә тагын кем бар?

Укучы. Мин.

Укытучы. Тагын син, ул.

Укытучы. Мин нишлим? (Укытучы үзенә күрсәтеп.)

Укучы. Сез ашыйсыз,эчәсез.

Укытучы. Син нишлисең? (Укытучы укучыга күрсәтеп.)

Укучы. Мин ашыйм, эчәм.

Укытучы. Ул нишли?

Укучы. Ул ашый, эчә.

Слайд таблица

 

Кем?

 

Нинди?

 

 

Нәрсә?

 

Кая?

 

Кайда?

 

Нәрсәне?

 

Нишли?

3

Дежурный

 

Ул

 

 

оста

чиста

пөхтә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ашханәгә

 

 

ашханәдә

 

тәлинкәне

чәнечкене

кашыкны

пычакны

 

 

юа

сөртә

тарата

Пешерүче  

 

 

 

 

тәмле

файдалы

баллы

аш

ботка

чәй

компот

 

 

 

 

ашханәгә

 

 

ашханәдә

 

 

 

пешерә

әзерли

 

1

мин

 

ашханәгә

 

ашханәдә

барам

ашыйм эчәм

2

син

 

ашханәгә

 

ашханәдә

барасың

ашыйсың

эчәсең

Һәм

 

Һәм

чөнки

та,да

 

Һәм

дә/да

тагын

-мы/-ме

чөнки

шуңа курә

 

Укытучы. Укучылар, шушы таблицадагы сүзләрне файдаланып, монолог хикәя төзибез, җөмләләр язабыз. (3 – 4 җөмлә язарга һәм язылган җөмләләрне 3 – 4 укучыдан укытырга.)

Физкультминут

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Ә агачлар үсә, үсә-үсә.

IV.Белемнәрне ныгыту

Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бер уен уйныйбыз. «Ашханәдә» уены. (Бер укучы, пешерүче булып, такта янына чыга, бер-ике укучы ашарга килүче ролен үти.)

Ике бала арасында диалог

– Исәнмесез.

– Исәнмесез.

– Карина,син нәрсә ашыйсың?

– Мин аш ашыйм.

– Син аш ашыйсыңмы?

– Әйе, мин аш ашыйм, мин аш яратам.

– Рәхмәт.

– Ашыгыз тәмле булсын!

(Тагын ике укучы белән диалог кабатлана һәм диалог төрләндерелә.)

  1. V. Рефлексия

(Сорауларга җавап биреп, үз эшләрен бәяләү.)

Укытучы. Без кайда булдык?

– Анда кемнәр белән таныштык?

– Ашханәдә без нишләдек?

– Кемгә рәхмәт әйттек?

– Без куйган максатларыбызга ирештекме?

– Дәрес сезгә ошадымы?

  1. Өйгә эш

Укытучы. Укучылар, өйгә эшне сайлап алырга мөмкин:

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп өч тапкыр укырга.
  2. Ашханә турында рәсем ясарга һәм шул рәсем турында сөйләргә.
  3. Таблицадагы сүзләрне файдаланып, өч җөмлә язып килергә.

VII. Билгеләр кую

(Кызыл, зәңгәр, сары төсле түгәрәкләргә таянып, үзләренә билге куялар. Укучыларның эшен бәяләү.)