Ашамлыклар кибетендә

(Рус мәктәпләренең татар төркеме. Татар теле. I сыйныф)

Энҗе ХӘМБӘЛОВА, Фәридә ХӘЙРУЛЛИНА,

Казандагы 86 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм  әдәбияты укытучылары

Максат:

белем бирүдә:

– өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту, системага салу;

– эшчәнлекне планлаштыру һәм аны тормышка ашыру юлларын эзләү, табу, нәтиҗә ясау;

үстерелешле:

– укучыларның фикерләү сәләтен, дәлилли һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү,  запасын баету;

– мавыктыргыч материаллар ярдәмендә татар телен өйрәнүгә кызыксынучанлыкны үстерү;

тәрбияви:

– ризыкка хөрмәт тәрбияләү;

– дөрес туклану турында сөйләшү;

– дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхси:

– укуга карата кызыксыну хисе;

– укучы ролен үзләштерү;

– нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив:

– укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

– укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

коммуникатив:

– башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

– парларда эшли белү;

танып-белү:

– укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

Дәрес тибы: ЛГКК.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедиа проекторы, экран, презентация, биремле карточкалар.

Дәрес планы

  1. Оештыру

1) исәнләшү,хәл сорашу; уңай психологик халәт тудыру;

2) һава торышы,яз билгеләре турында сөйләшү.

  1. Актуальләштерү

1) әкият герое белән таныштыру, дәрескә сорау кую;

2) рәсемнәр белән эш, “Сайлап алу”уены;

3) уку проблемасын билгеләү.

III. Уку проблемасын чишү

1) яңа сүзләр белән танышу, алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү;

2) җөмләләр белән эш (интерактив тактада эшләү);

3) ”Ашамлыклар кибетендә”диалогы;

4) физминут;

5) карточкалар белән эш;

6)ситуатив күнегүләр.

  1. Рефлексия
  2. Йомгаклау

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше

– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Хәерле кн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә!

– Ә хәзер, әйдәгез әле, укучылар,  күз салыйк. Хәзер нинди ел фасылы? (Яз фасылы.)

– Ә сез нинди яз билгеләрен беләсез? (Кояш җылыта, көн озыная, төн кыскара.)

– Яхшы. Бераз сөйләшеп алдык. Ә хәзер дәресебезне алга таба дәвам иттерәбез.

  1. Актуальләштерү
  2. – Укучылар, беләсезме, безнең бүгенге дәресебезгә бер әкият герое килгән. (Слайдтагы рәсем күрсәтелә.) Сез аны таныйсызмы? (Бу – Шүрәле.)

– Әйе, Шүрәле. Шүрәле кайда яши? (Урманда.)

– Его мама послала за продуктами. А он многое не знает. И просит у нас помощи. Поможем ему? Ярдәм итәбезме? (Әйе, ярдәм итәбез.)

  1. – Хәзер экранга күз салыгыз. Шушы әйберләр арасыннан ашамлыкларны сайлап алырга кирәк. (Слайдта сөт, китап, бетергеч, шикәр, ипи,сыр, пенал, дәфтәр, кәнфит, туңдырма рәсемнәре куела. Укучылар ашамлыкларның исемнәрен әйтәләр, шул ук вакытта укытучы әлеге сүзләрнең тәрҗемәсен сорый.)

– Укучылар, уку әсбапларын әйтегез әле. (Китап, бетергеч, пенал, дәфтәр.)

– Ашамлыкларны әйтегез. (Сөт, шикәр, ипи, сыр, кәнфит, тундырма.)

– Әйе, молодцы.

  1. – Шүрәлегә сезнең җавапларыгыз бик ошады.Ул бүген безнең дәресебездә кунакта калырга тели. Тик ул дәреснең нәрсә турында булачагын белми. Укучылар, сез аңа әйтә аласызмы? (Шурале понравились ваши ответы. И он сегодня хочет остаться на нашем уроке. Но он не знает о чём будет наш урок. А вы можете ему сказать?)

– Как вы думаете о чём мы сегодня будем говорить?

– Әйе, бүгенге дәреснең темасы – «Ашамлыклар».

Бүген без дәрестә ашамлыкларның = исемнәрен искә калдырырбыз, алар белән җөмләләр төзербез. Бу сүзләрне сөйләмдә дөрес кулланырга тырышырбыз.

III. Уку проблемасын чишү

  1. Яңа сүзләр белән танышу.

Кибеттә – в магазине

Сатучы – продавец

Сата – продает

Эшли – работает

Ничә сум? – сколько стоит?

Укытучы. Әйдәгез әле, яңа сүзләр белән сүзтезмәләр,  җөмләләр төзеп карыйк.

  1. – Ә хәзер Шүрәле дустыбызга нәрсәне эчәргә, нәрсәне ашарга кирәклеген аңлатып китәрбез. (А теперь, давайте, объясним нашей Шурале, что можно пить, что кушать.)

– Хәзер бер уен уйнап алырбыз. Мин эчемлекләрне әйтсәм, басасыз, ашамлыкларны әйтсәм, утырасыз.Ялгышканнар уеннан чыга. Игътибар белән тыңлагыз. (Уен уйнау.)

  1. – Молодцы. А теперь обратите внимание на экран. В предложениях пропали слова. Пусть Шурале увидит, какое слово где находится. (Слайдларда.)

Әйтегез әле, … бармы?

Ничә сум тора?

Мин … эчәм. Мин … ашыйм.

(Аскы якта язылган ипи, аш, сок, ботка, сөт, кәнфит, шикәр, чәй, кесәл сүзләрен тиешле җөмләгә урнаштырырга кирәк була.)

Укытучы. Молодцы, булдырасыз.

  1. – Укучылар, әйтегез әле, без ашамлыкларны һәм эчемлекләрне, гадәттә, кайдан алабыз? (Скажите, а где мы обычно берём продукты?) (Из магазина. Кибеттән.)

– Давайте, мы с вами откроем в учебнике стр. 20.

– Найдите диалог. Я вам прочитаю и вы думайте диалог о чём?

– Давайте переведём диалог.

– Все в месте прочитаем в полголоса.

– А теперь прочитаем  по ролям.

– Продуктовый магазин как будет по-татарски. (Ашамлыклар кибете.)

– Игътибар итегез әле, безнең монда кибет бар. Әйдәгез, сатучы һәм сатып алучы булып уйнап алабыз. Шүрәлене дә өйрәтәбез. (Вы, наверное, обратили внимание. У нас на экране есть магазин. А сейчас, давайте, немного поиграем. И Шурале пусть смотрит и учится.)

“Ашамлыклар кибетендә” диалогы

Укытучы. Собирите диалог.

1) – Исәнмесез.

– Исәнмесез.

– Әйтегез әле, сөт бармы?

– Әйе, сөт бар.

– Ничә сум?

– Ун сум.

– Миңа сөт бирегез әле.

– Рәхим ит.

– Рәхмәт,сау булыгыз.

2) – Исәнмесез.

– Исәнмесез.

– Әйтегез әле, кефир бармы?

– Юк, кефир юк.

– Ә сөт бармы?

– Әйе, бар.

– Ничә сум?

– Җиде сум.

– Миңа сөт бирегез әле.

– Рәхим ит.

– Рәхмәт, сау булыгыз.

Укытучы. Бик әйбәт, укучылар. Менә Шүрәле тыңлап торды, сез әле итәгатьле итеп сөйләшә дә беләсез икән. Бу – бик әйбәт сыйфат.

  1. – Без ял иткән арада Шүрәле буталган. Карточкадагы биремне эшли алмыйча аптырап беткән. Ә сез аңа ярдәм итегез әле, укучылар. Карточкалардагы сүзләр белән рәсемнәрне тоташтырып чыгыгыз.

(Соединяйте слова с рисунками. Помогите Шурале.)

– А теперь, обменяйтесь карточками и проверяйте правильность друг у друга. Обратите внимание на экран. (Экранда дөрес җаваплар күренә. Укучылар, шуңа карап, дөреслеген тикшерәләр.)

– Сейчас нарисуйте солнышко, как считаете нужным.

– Яхшы. Сез бу эшне яхшы башкарып чыктыгыз. Җаваплары дөрес булганнар басыгыз әле. (У кого без ошибок, встаньте, пожалуйста. Молодцы.)

  1. Рефлексия

Укытучы. Ребята, Шурале собирается уходить. Но он хочет знать ваше мнение о сегодняшнем уроке.

– Если вам всё было доступно и интересно, то поднимите правую руку.

– Те кто не до конца разобрался или что-то не понятно, поднимите левую.

– Для тех, кому было не интересно и не понятно, поднимите обе руки.

– Очень хорошо, Шурале вам тоже показывает свою правую руку говорит вам: “Спасибо”.

  1. Йомгаклау

Укытучы. Димәк, без бүген “Ашамлыклар” темасы буенча сөйләштек. Әлеге тема буенча өйрәнелгән сүзләрне сөйләмебездә кулланып, сүзлек запасыбызны баеттык.

– Бүген барыгыз да бик актив булдыгыз. Сегодня все были активными. Молодцы!

– Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз.