Аш-су остасы төшке аш әзерли

№ 189

(Икенче кечкенәләр төркемендәгеләр өчен эшчәнлек)

Юлия ВӘЛИЕВА, Эльвира ШӘРИПОВА,

Чаллыдагы  6 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат: аш-су остасы һөнәре белән таныштыруны дәвам иттерү һәм булган белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

белем бирүдә: савыт-саба, аш-су остасының махсус киемнәрен танып белү; җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне классификацияләү:

үстерелешле: сөйләмнең диалогик формасын үзләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мусскуллары хәрәкәтен үстерү;

тәрбияви: ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Эшчәнлек төрләре: уеннар, аралашу, танып-белү үсеше.

Балалар белән әзерлек эше: аш-су остасы һөнәре белән таныштыру, иллюстрацияләр карау, әңгәмә үткәрү, аш бүлмәсенә экскурсия, шигырьләр уку.

Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар әзерләү, уенчыклар булдыру.

Җиһазлау һәм материаллар: Алсу исемле курчак, киемнәр, тылсымлы капчык, савыт-саба, җиләк-җимеш һәм яшелчә муляжлары, ике кәрзин, магнитофон.

Әти-әниләрнең катнашуы: уен өчен атрибутлар әзерләү.

Эшчәнлек барышы

I . Оештыру өлеше

(Балалар, төркемгә кереп, түгәрәккә басалар.)

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сезгә

Хәерле иртә барыбызга да!

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, безгә күпме кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән елмаеп исәнләшик әле.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, тыңлап карагыз эле.

Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый?

Балалар. Аш-су остасы.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, безнең аш-су остасы яки пешекче апаларыбыз. Пешекче – аш бүлмәсендә эшли торган кеше. Ул безгә тәмле һәм файдалы ризыклар әзерли. Балалар исегездәме, без сезнең белән аш бүлмәсенә экскурсиягә барган идек?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Безгә тагын бер кунак килгән – Алсу исемле курчак. Аның бер дә кәефе юк. Ул бүген аш-су остасы буласым килә, ди, тик нәрсәләр кияргә икәнлеген белми. Балалар, булышабызмы?

«Алсу курчакны киендерәбез» уены

(Балалар, төрле киемнәр арасыннан махсус пешекче киемнәрен (ак халат, косынка) сайлап. Алсу курчакны киендерәләр.)

Тәрбияче.  Булдырдыгыз, балалар! Безнең Алсу хәзер аш-су остасы булды. Ул бүген төшке ашны әзерләр. Әмма төшке ашны әзерләр өчен безгә нинди савыт-сабалар кирәк булыр икән?

«Тылсымлы капчык» уены

Тәрбияче. Капчык эчендә нәрсәләр соң?

Балалар. Кашык, чынаяк, чүмеч, тәлинкә һ.б.

Тәрбияче. Әйе, капчык эчендэ савыт-сабалар. Нинди алар, әйдәгез, атап китик.

Тәрбияче. Афәрин! Балалар, бүген безнең төшке ашка нәрсә?

Балалар. Аш һәм компот.

Тәрбияче. Дөрес, ә без компотны нәрсәдән әзерләячәкбез?

Балалар. Җиләк-җимештән һәм яшелчәдән.

«Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кәрзиннәргә аер» уены

(Балалар бер кәрзингә – җиләк-җимешне, икенче кәрзингә яшелчәләрне аерып җыялар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Безнең җиләк-җимешләр дә, яшелчәләр дә әзер. Хәзер компот һәм ашларыбыз әзер булсын өчен аларны плитәгә куябыз.

Тәрбияче. Хәзер инде сезнең белән бераз ял итеп алыйк.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик:

Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

Менә шулай, менә  шулай

Тәмле пироглар ясыйк.

III. Йомгаклау.

Тәрбияче. Безнең төшке ашларыбыз да әзер булган. Балалар, Алсу курчак сезгә бик зур рәхмәт әйтә, аңа өйгә кайтырга вакыт. (Балалар Алсу белән саубуллашалар.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген кемгә булыштык? Сез нәрсәләрне истә калдырдыгыз? (Балаларның җавабы тыңланыла.)

Тәрбияче. Балалар, сез бүген бик нык тырыштыгыз, актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә!

Балалар, әйдәгез, кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар. Саубулыгыз!